поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.12.2009 Мәдәният

ТӘГӘРИ КИТТЕ ЙОМГАГЫМ...

Чебешләрне көз көне саныйлар, дисәләр дә ел кыш аенда декабрьдә тәмамлана. Шуңа күрә сәхнә сәнгатебезнең 2009 ел әйләнәсендәге уңышлары һәм проблемалары турында менә хәзер сөйләшүебез урынлы булырдыр.

2009 елда истә калырлык нинди вакыйгалар булды соң?

 

Иң беренчесе, әлбәттә, «Сәхнә» журналының «Салават күпере»ннән аерылып чыгып, мөстәкыйль журнал булып яши башлавыдыр. Элек тә журналның үз йөзе табылган иде. Аның өчен без «Сәхнә»не «Сәхнә» итү өчен бик күп көч куйган язучыбыз Зиннур Хөсниярга рәхмәт әйтергә тиешбез. Башта «Сәхнә»не гәҗит итеп, аннан журнал рәвешенә китереп, «Салават күпере» акчасына чыгарып килде. Бу, милләт турында сөйләнеп йөрүгә караганда, күпкә отышлырак гамәл.

 

Сәхнә бертуктаусыз әйләнеп үзгәреп торучы сәнгать. Һәрбер яңалыкка тукталып тормастан, зуррак вакыйгаларны искә төшереп үтәргә кирәктер.

 

Төрки халыкларының «Нәүрүз» театр фестивале татар театрлары тормышында аерым урын алып тора. Ул күрсәтелгән спектакльләрнең сыйфатын билгеләү белән генә чикләнми. Дөнья халыклары буталышып, берсен икенчесеннән аеру авырлашкан чакта (ул глобальләшү дип атала) туганнарга елышу, бер-береңә ярдәм кулы сузу, бер идея тирәсенә берләшеп, төрки дигән уртак исемебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу бик тә мөһим. Казанга җыелган төрек, казах, әзәрбайҗан, якут, башкорт, кыргыз, хакас театрларына үзебезнең берничә театр кушылгач, егермеләп спектакль күрсәтелде. Спектакльләргә бәя бирү минем максатым түгел. Ә менә фестиваль тәмамлангач, саубуллашу мәҗлесе нык тәэсир калдырды. Якын туганнар мәҗлесе иде ул. Кочаклашулар, тагын очрашырга сүз куешулар чын мәгънәсендә туганлыкны дәлилләүче фактлар булды. Тик бер нәрсә генә күңелдә канәгатьсезлек тойгысы калдырды: чакырылган театрларның барысы да килә алмады. Минем фестивальдә үзбәк, балкар, уйгыр театрларын да күрәсем килгән иде. Аеруча Алма-Атадагы уйгыр театрының юлга акчалары булмау сәбәпле килә алмавы күңелдә төер булып калды. Казахстан хөкүмәтенең анлык кына акчасы булгандыр дип уйлыйм. Күпчелек халкы кытай җирендә яшәүче 15 миллионнан артык уйгыр туганнарыбыз бүгенге көндә яклаучысыз. Туганнары ярдәм итмәгәч, кемгә ялынып барсыннар! Икенче бер канәгатьсезлек спектакльләргә бәя бирүче жюри составының камил сайланмавындадыр. Мәскәү тәнкыйтьчеләреннән торган жюринең, үзен ревизорларча тотып, театрлар белән өстән торып сөйләшүләре миңа ошамады. Киләчәктә жюринең төп составын төрки халыклардан тупларга кирәк! Мәскәү һәрвакыт үзен хуҗа итеп тотарга өйрәнгән. Фестивальгә хуҗа булып килеп, үзләрен генә белдекле санап, уңга-сулга селтәнеп сөйләшү күп театрларның хәтерен калдырды.

 

Сәхнәгә турыдан туры кагылышы булмаса да, «Алтын мөнбәр» халыкара мөселман кинофестивале турында сүз әйтми ярамас. Әлеге фестиваль елдан ел популярлаша бара. Кино сәнгате алга киткән илләр арасына Татарстанның да әлегә зәгыйфь киносы белән кереп, нидер әйтергә тырышуы, әлбәттә, күркәм эш. Без бит Рәсәй тарихында икенче сорт халык булып яшәп, кино мәсьәләсендә 50-60 елга артта калган идек. Бу фестивальдә Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиевнең бүләккә лаек булулары киләчәккә өмет уята. Әмма шунысын да әйтергә кирәк – фестивальнең иң зур бүләген мөселманлыкка катнашы булмаган фильмның алуы уйландырды.(«Одна война». Режиссеры – В.Глаголева) Нәрсә бу? Киләчәктә мөселман дигән сүзне сызып ташлап, гап-гади Казан фестивале итеп кенә калдыруга беренче адыммы? Әгәр шулай булса, бу хәл туып кына килгән татар киносының үлемгә дучар ителүенә китермәсме? Ваклану булса да, әйтмичә кала алмыйм – зур акчалар түләп, фестиваль кунагы дигән булып исеме колакта яңгырап торып та эшләгән эше белән әллә ни эш кырмаган кешеләрне чакыру фестивальнең дәрәҗәсен төшерә түгелме?

 

Зур вакыйгаларның тагын берсе – халык театрларының ел саен Казанда үткәрелә торган фестивале. Башка елларда Татарстан хөкүмәтенең, аерым алганда Мәдәният министрлыгының игътибары җитенкерәми иде аңа. Театрлар Казан үзәгеннән читтәрәк – Мәскәү (элеккеге Урицкий исемендәге) мәдәният сараена җыелалар иде дә тырыша-тырыша уйнап, кайтып китәләр иде. Җиңүчеләргә дигән бүләкләр дә әлләни түгел иде. Ул фестиваль, дөресен әйткәндә, район җитәкчеләренең халык театрына игътибары, театр җене кагылган фидакарьләрнең тырышлыгының нәтиҗәсе. Бу очракта Республика фәнни методик үзәгенең халык иҗаты бүлеге мөдире Камил Саттаровка рәхмәт әйтергә кирәк. Ул янып-көеп йөрмәсә, фестиваль язмышы кыл өстендә булыр иде. Быелгы фестивальгә Мәдәният министрлыгының да игътибары начар булмады. Һәрхәлдә, аның вәкилләре спектакльләрне карап бардылар. Минем карашымча, халык театрлары һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиешләр. Беренчедән, алар иҗади яктан бик нык үстеләр. Һәвәскәрләр арасында профессионал артистлар белән ярышырлык талантлар бар. Режиссерлар да махсус белемлеләр, оештыру сәләтләре дә югары. Төп эшләреннән бушаган чакта бергә җыелып театр булып яшәү ифрат авыр эш. Икенчедән, халык театрлары Казанның аулак урынында чыгышлар ясап тамашачыларны театр сәнгате тирәсенә туплап торалар. Урицкий исемендә мәдәният сарае көн саен шыгрым тулы булды. Тамашачылар көзнең ноябрь айларында халык театрларының килүен көтеп торалар. Әйтүләре буенча, фестиваль дәвамында 6 мең тамашачы спектакль карый. Моның файдалы ягы тагын шунда – Казанда татар телендә уйнаучы халык театрлары бетте диярлек. Башкалабызда алар турында уйлаучы да юк. Казан җитәкчеләре һаман да үз дөньялары белән яшиләр. Аларга, ачулары килмәсен, татарның мәгарифе дә мәдәнияте да кирәкми. Сарманлылар уйнаганда яныма Казанда яшәүче берәү килеп миңа зарын сөйләде. Минем дә татарча үзешчән театрда уйныйсым килә, барып төртелерлек урын юк. Кая барабыз без, әйтегез шуны миңа, ди. Мин кая барганыбызны аңа әйтергә базмадым. Югыйсә, һәлакәткә барабыз, энекәш, дип әйтергә тиеш идем. Аптыраган хәл – татар өчен бер көй дә язмаган Суфия Гобәйдуллинага музыка үзәге төзеп махсус штат тотабыз, ә Рөстәм Яхин кебек атаклы композиторыбызга йорт кайда? Югыйсә ул Гобәйдуллиналардан һич кенә ким композитор түгел. Аксеновның йортын тергезеп, Мәскәү кунаклары чакырып мактанабыз, һич кенә дә аңардан ким булмаган Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Аяз Гыйлаҗев, Нурихан Фәттах кебек татар язучылары исеме белән бәйле үзәк кайда? Мин Гобәйдуллинаны да, Аксеновны да хурларга җыенмыйм. Ләкин үзебезнекеләрне нигә читкә кагарга? Гобәйдуллиналар, Аксеновлар теләсә кая китеп яши. Халкына тугры татар язучысы, татар композиторы кая барып сыенсын? Казан татар иҗтимагый фикере формалаша торган бердәнбер шәһәр. Сораулар күп – җавап юк.

 

Әлбәттә инде, 2009 ел да юбилейларга бай булды. Чөнки гасырлар буе җыелган рухи хәзинәбез сандыгында сәхнә сәнгатенә кагылышлылары да бихисап. Барысын да санап тормастан, татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның 130, даһи режиссерыбыз Марсель Сәлимҗановның 75 еллыгын театр җәмәгатьчелеге бик зурлап үткәрде. Юбилей кичәләре кызыклы һәм мәгънәле булдылар. Киләчәктә дә бөекләребезне барлап, хәтеребезне яңарта бару безнең бурычыбыз булырга тиештер. Хәтерен югалтмаган халыкның гына киләчәге бар.

 

Юбилейлар уңаеннан Түбән Кама драма театрына 20 ел тулуын да елъязмабызга теркәп кую урынлы булыр. Заманында Анатолий Богатарев һәм Рөстәм Галиев тырышлыгы, «Нефтехим»нең генераль директоры Җәмигъ Сәхәпов ярдәме белән оешкан ярым үзешчән театр, ниһаять, дәүләт театры статусын алды. Группа әкрен-әкрен профессионал артистлар белән тулылана. Киләчәктә без бу театрдан югары сәнгатькә ия спектакльләр көтәбез һәм коллективка иҗат уңышлары телибез.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 12 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»