|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2017 Җәмгыять
«Помоги, не касаясь»: күбәләк-балаларга ярдәм итү өчен уникаль проект дөнья күрдеКичә популяр актриса Ксения Раппопорт Санкт-Петербургта үткән халыкара икътисади форумда «Помоги, не касаясь» дип аталучы күбәләк-балаларга ярдәм күрсәтүгә ориентлашкан проект тәкъдим итте. Проект кысаларында хәйрия акчаларын Masterpass системасы аша онлайн күчерергә мөмкин булачак. Бу эштә QR-кодлар ярдәмгә киләчәк. Проект Mastercard һәм Uniteller компаниясе ярдәмендә тормышка ашырылачак. Аның максаты - «буллёзлы эпидермолиз» генетик авырулы балаларга хәйрия ярдәме күрсәтү. Икенче төрле мондый авыру балаларны “күбәләк-балалар” дип атыйлар. «Ростелеком» компаниясенең төрле сервислары ярдәмендә проект илебезнең 600 шәһәрендә тормышка ашырылыр дип көтелә. Кергән барлык акчалар “Күбәләк-балалар” www.deti-bela.ru фондына күчереләчәк. Партнерлар яңалыгы
--- |
Иң күп укылган
|