|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2017 Мәдәният
Артистларның бөтен серләре GONGTV каналында чыгучы “Йолдызлы алачык” тапшыруында (ФОТО)Татар эстрадасының популяр җырчылары һәм алып баручылары, музыкантлар, фото һәм видео өлкәсендә эшләүче профессионаллар һәм хәтта танылган блогерлар GONGTV спорт һәм музыка каналында чыгучы “Йолдызлы алачык” тапшыруында даими рәвештә катнашалар. Бернинди кысалар белән чикләнмәгән тапшыруда артистларның эксклюзив серләрен алып баручылар – К.Тинчурин театры артистлары Артём Пискунов һәм Резедә Сәләхова чишә дә инде. Җырчыларның PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән төшерелгән клипларының кадр артында калган мизгелләре һәм төшерү төркеменең тормышы, артистларның сәхнәдә тәкъдим ителмәгән һөнәрләре һәр яңа чыгарылышта сурәтләнә. Кунаклар арасында Казан һәм Татарстан артистлары гына түгел, ә Башкортстан, Самара якларыннан махсус тапшыруда катнашу өчен килгән җырчылар да бар. Башка тапшыруларда ачылмаган четерекле темалар, скандаль шоу-бизнес яңалыклары һәм артистларның эчкерсез аралашуы һәр якшәмбе, кичке сигездә бары GONGTV спорт һәм музыка каналында.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|