|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2017 Җәмгыять
Нигезен белгән нигезләнәӘле ел башында өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе өлкә “Туган як” һәм Кызыл Октябрь районының “Сельские вести” газеталары белән берлектә “Нигеземә кайтып барам” дип аталган зур проект игълан иткән иде. Проект кысаларында берничә номинация буенча конкурслар оештырылды. ГабдуллаТукай әкиятләре буенча рәсемнәр һәм кул эшләре, “Минем туган авылым” темасына иншалар, шигырьләр һәм презентацияләр, “Минем ярат-кан әнием” темасына рәсемнәр, иншалар һәм кул эшләре, “Ми¬нем шәҗәрәм” конкурсларында 200дән артык кеше катнашты, шуларның күбесе балалар булды, әлбәттә, олылар да, коллективлар да бар иде. Кайберләре берничә номинациядә үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итте. Мәсәлән, Зур Рбишча мәктәбеннән Кари¬на Закирова, Татар Моклокасы мәктәбе укучысы, бозлаулы Эльвина Талипова, чыгышы белән Сафаҗайдан булган, Татарстанда гомер итүче якташыбыз Әлфия ханым Гыймадиева берничәшәр номинациядә катнаштылар. Иң күп эшләрне Татар Моклокасы мәктәбе тәкъдим итте, Уразавыл, Зур һәм Кече Рбишча, Камка мәктәпләре зур активлык күрсәтте. Тулаем алганда, проектның гео¬графиясе киң булды – Түбән Нов¬городтан алып һәр татар авылына кадәр. Мәктәпләр, бакчалар, рус мәктәпләрендә укучы татар ба¬лалары, аерым кешеләр – кем дә якта калмады, бик күп иҗади шәхесләрдә кызыксыну тудырды бу бәйге. Әлбәттә, мондый ак¬тивлык шатландыра, димәк, теле¬без, мәдәниятебез югалмый, әби-бабайлар онытылмый. 18 май көнне Уразавыл мәдәният йортында шушы зур проектны йомгаклау буенча зур мәдәни чара булып үтте. Аны югарыда әйтеп үткән оеш¬тыручылар өлкә һәм районара “Ак калфак” оешмалары белән берлектә уздырдылар. Залда бар¬лык эшләрнең күргәзмәсе оешты¬рылган иде. Тантанага проектта катнашучыларның күбесе, шулай ук кайбер мәктәпләрдән иҗади коллективлар килде. Бәйрәмне автономиянең башкарма директо¬ры урынбасары Илдус Абдуллин алып барды. Иң башта ул “Туган тел”не белүче барлык укучыларны сәхнәгә чакырды һәм алар шушы татарларның гимнын башкар¬ды. Зал да аягүрә басып кушыл¬ды, ә башлап Карина Закирова җырлады. Пашат балалар бакчасы-башлангыч мәктәпнең “Шатыр-ботыр” фольклор төркеме Тукайга багышланган бик матур музыкаль композиция башкарды. Аннары халыкны бу иҗат бәйрәме белән Кызыл Октябрь районының җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов, район администрациясенең мәгариф комитеты җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанова, “Сель¬ские вести” газетасы редакторы Рауф Ваһапов, “Туган як” газетасы хезмәткәре Наилә Жиһаншина сәламләделәр һәм һәрбересе бу бәйгенең мөһимлеген билгеләп, катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Кичә бүләкләүләр һәм иҗади чыгышлардан торды. Һәр номинациядә җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар Диплом¬нар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Аларны “Туган як”, “Сельские вести” редакцияләре һәм автономия вәкилләреннән торган жюри алдан билгеләгән иде. Шулай ук барлык җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Минем туган авылым” номинациясендә катнашучылар арасыннан алты кеше “Туган як”, ике кеше “Сель¬ские вести” газеталарына ярты ел¬лык подписка белән бүләкләнде. Һәр номинация буенча бүләкләүдән соң иҗади чыгыш¬лар булды. Камка, Татар Мокло¬касы, Зур һәм Кече рбишча, Ян¬давишча һ.б. мәктәп укучылары җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Аеруча Петрякс урта мәктәбен билгеләп үтәргә кирәк. Алар берничә но¬мер әзерләгән иде, күптән түгел тектергән яңа милли костюмнары гына да күз явын алырлык, юга¬ры профессиональ дәрәҗәдә әзерләнгән һәрбер номерлары кайнар алкышларга күмелде. Бу чара бик зур булганлыктан, бераз аңлашылмаучанлыклар, хаталар да килеп чык¬ты – кемнәргәдер Дипломнар, бүләкләр җитмәде, үпкәләүчеләр дә булгандыр. “Борчылмагыз, ба¬рысы да төзәтелер, соңарып бул¬са да, бүләкләр ияләренә тапшы¬рылыр”, - дип ышандырды Илдус Ханяфиевич. Барлык катнашучыларга, оештыручыларга, аеруча өлкә татарлары автономиясенә кабат зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Алда да шулай милли мәнфәгатьләребезне кайгыртып, бергәләп эшләргә язсын.
Наилә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|