|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2009 Спорт
ТАТАР КӨРӘШЕ ТАТАРЛАР ӨЧЕН БУЛЫРГА ТИЕШУзган ял көннәрендә Казанның Көрәш сарае татар милли спорт көрәше буенча икенче ярышларны кабул итте. Биредә 36 команда катнашында Россия чемпионаты һәм беренчелеге үтте. Командалар беренчелегендә Татарстан командасына быел да тиңнәр табылмады: тугыз үлчәү авырлыгының сигезендә безнекеләр чемпион исемен яуладылар. Гомумән алганда, Россия чемпионаты күңелләрдә матур гына хисләр калдырды. Шунысы ачык: ил беренчелегенең соңгы елларда статусы да, дәрәҗәсе дә бермә-бер үсте. Көрәшнең елдан-ел үзгәреш кичерүе, милләттәшләребез арасында гына түгел, дөнья масштабында да популярлык казануы – кире кагып булмаслык факт. Быел янә бер рекорд яңартылды: ачык статуска ия булган турнирга барлыгы 36 команда килгән иде. Ә бит биш ел элек кенә аларның саны сигезгә тиң иде. Өченче ел Россия чемпионатына 17 команда килүенә шатлансак, узган ел аларның саны 25кә җитте. Хәзер исә безгә таҗиклар да, белорусслар, Прибалтика вәкилләре дә килә.
Быел көз Җәүдәт Мидхәт улы Миннәхмәтов җитәкләгән федерация халыкара дәрәҗәгә лаек булды. Эш шунда ки, безнекеләр Литва башкаласына барып, FILA дигән көрәш оешмасына әгъзалыкка кабул иттелделәр. Бу исә татар көрәшен яңа баскычка күтәрелүен янә бер тапкыр раслый. Хәзер инде без Россия чемпионаты гына түгел, татар көрәше буенча Европа һәм дөнья чемпионатлары да уздыра алачакбыз. Шул рәвешле, татарлар тагын бер сенсация ясады: Россиянең спорт министрлыгы көрәшебезне әлегәчә танымаган вакытта (федераль реестрга керә алмау, дөресрәге безнекеләрне танымаска тырышу – шуның ачык мисалы), татар егетләре халыкара класслы спорт остасы, халыкара квалификацияле хөкемдар, дөнья чемпионы кебек дәрәҗәләр алып кую мөмкинлеге туды.
Шул ук вакытта күңелне бер нәрсә борчып куйды. Казандагы ярышларны ачу тантанасына әллә ничә төрле көрәш оешмалары җитәкчеләре килгән иде. Татар көрәшенә боларның нинди катнашы бар соң? дигән сораулар да туды күңелдә. Һичшиксез, Россия татарча көрәш федерациясенең максаты бер булырга тиештер: көрәшебез үзенең миллилеген саклап калсын иде. Инде шул дәрәҗәгә барып җиттек ки, төрле-төрле оешмаларның вәкилләренә ярарга теләп булса кирәк, чыгышларыбызны да урыс телендә башкара башладык. Андыйларга үрнәкне үз федерациябез җитәкчесе Марат Әхмәтов күрсәтте: иң беренче булып татарча сөйләп, аз гына урыс телендә чыгыш ясады. Ниндидер ясалма оешмаларга керү дә – үзмаксат булырга тиеш түгел. Татарча көрәш, беренче чиратта, татарча булырга, татарлар өчен яшәргә һәм үсәргә тиеш дип саныйбыз.
Ярышлар, гадәттәгечә, яшьләр һәм унсигез яшьтән өлкәнрәк арасында үтте. Шөкер, олылар арасында Татарстан чемпионатында беренче урынны яулаган көрәшчеләребез ил беренчелегендә дә сынатмады. Тугыз үлчәү авырлыгында безнекеләрдән бары Морад Әмирханов кына икенче урынны яулады. Узган ел ут күршеләребез шулай ук бер генә алтын медаль белән канәгатьләнгән иде. Шул рәвешле, командалар беренчелегендә дә Татарстан көрәшчеләренә тиңнәр табылмады. Башкортстан – икенче, пермьлеләр - өченче, Ульян көрәшчеләре – дүртенче.
Яшүсмерләр арасында шәхси беренчелектәге чемпионнар:
50 килограммга кадәр – Марат Купкенов (Чувашстан) 55 килограммга кадәр – Илсур Гыймадетдинов (Татарстан) 60 килограммга кадәр – Рәмис Саматов (Татарстан) 65 килограммга кадәр – Салават Йосыпов (Башкортстан) 70 килограммга кадәр – Василий Чурашов (Татарстан) 75 килограммга кадәр – Муса Галләмов (Мари Иле) 80 килограммга кадәр – Нурлан Фаталиев (Төмән өлкәсе) 80 килограммнан авыррак – Руслан Абдуллин (Татарстан)
Олылар арасындагы чемпионнар:
60 килограммга кадәр – Нәфис Миңнебаев (Татарстан) 65 килограммга кадәр – Руслан Нургалиев (Татарстан) 70 килограммга кадәр – Ранил Габдрахманов (Татарстан) 75 килограммга кадәр – Наил Мөхәммәтҗанов (Татарстан) 80 килограммга кадәр – Айвар Билалов (Татарстан) 85 килограммга кадәр – Лениз Абдуллин (Татарстан) 90 килограммга кадәр – Илнар Әхмәтҗанов (Татарстан) 100 килограммга кадәр – Айрат Гилаев (Татарстан) 100 килограммнан авыррак – Ильяс Галимов (Татарстан)
Радик САБИРОВ |
Иң күп укылган
|