поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.05.2017 Могҗиза

"Миңа да синең белән бер көнне үләргә туры киләчәк бит!" (БУЛМАС ДИМӘ)

Гайре табигый бу хәлне фатир күршем Асия апа әле шушы көннәрдә генә сөйләде. Шаккатып, тетрәнеп тыңладым мин аны.

Асия апаның туганнан туган энесе Марс (исемнәр үзгәртелде – авт.) гаиләсе белән Казан янындагы поселокларның берсендә бик матур, иркен йорт салып чыга, йорты янәшәсенә зур теплица кора. Булдыклы ир белән хатын, эштән бушаган арада, иртә яздан шунда яшелчә кәлшәләре, җәй буе помидор, кыяр, борыч, баклажан, яшел тәмләткечләр үстереп сатып, ел саен ярыйсы гына табыш ала. Ни дисәң дә, хәләл хезмәт белән көн күргән дүрт кешелек гаилә өчен иш янына куш була. Әмма 48 яшьлек Марс: “Моннан соң аның миңа кирәге чыкмаячак”, – дип, өйдәгеләрне шаккатырып, нык итеп корылган теплицаны узган көздә сүтеп ташлый.

Марс бер урамда уйнап үскән, бер класста укыган, бер үк хәрби частьтә хезмәт итеп, армиядән кайткач та бер үк һөнәрне сайлап, 45 яшьтә пенсиягә чыкканчы, полиция участогында хокук сакчысы булып иңне-иңгә куеп эшләгән якын дусты Фәнис белән бергә отставкага китүгә, алар, икәүләп, бер финанс оешмасының сак хезмәтенә урнашалар.

Көр күңелле, җитеш тормышлы ике ир, кирәк чакта бер-берсенә булышып, киңәшеп, бертуганнар кебек дус-тату яшиләр. Шулай ипле генә дөнья көткәндә, шушы яз көннәренең берсендә Фәнис авырып эшкә чыкмый кала. Тәүлек әйләнәсе кизү торган, арыган-талчыккан Марска янә бер сменага калып, дустын алыштырырга туры килә. Аннан ул Фәниснең хәлен белергә бара. Күңелле генә гәпләшеп, чәй эчеп утырганда, Марс:
– Дускаем, синең белән безнең язмышлар уртак, тормыш көнкүрешебез дә бер үк төсле. Терел инде тизрәк, юкса, миңа да синең белән бер көнне үләргә туры киләчәк бит! – дип шаярта.

Фәниснең табын янында кайнашкан хатыны бу сүзләрдән сискәнеп китә һәм:
– Ни сөйлисең, тәүбә диген! Ахмак шаяртуың фәрештәләрнең “амин!” дигән чагына туры килә күрмәсен! – дип, иренең җан дустын җиңелчә шелтәләп ала.

Кызганыч, Фәнис терелми. Илле яшькә дә җитмәгән өрлек кебек ир апрель башында, җомга кичендә, якыннарын кара кайгыга салып, күзләрен мәңгегә йома. Аны төн саклап чыгарга, соңгы юлга озатышырга, күмү мәрәсиме матавыкларын һәм чыгымнарын күтәрешергә якын дусты Марс беренче булып килеп җитә. Мәрхүмне мәңгелек йортына зурлап озаталар. Фәниснең җеназасын кабер янына күтәреп килгәндә, колашаның бер башыннан тоткан Марсның күз аллары караңгылана, тез буыннары калтырый, йөрәге яман чәнчешә, эчтән пычак белән сызып җибәргәндәй итеп, кискен авырту тоя. Фәнис гәүдәсен ләхеткә төшергән мәлдә, Марс, ухылдап, җиргә ава һәм шунда ук җан бирә. Ирнең гәүдәсен ярып карагач, патологоанатом “обширный инфаркт” дигән диагноз куя.

– Миһербанлы, юмарт энекәшем нибары 49 яшендә генә иде бит! – дип өзгәләнә Марсның якын туганы Асия апа. – Моңарчы бер мәртәбә чирләп тә карамады, таш кебек таза иде! Алдын-артын уйламыйча сөйләп, Газраилне үзе чакырып китергән ул, үзе генә...

Мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә, рухлары шат, каберләре нурлы булсын. Баһадирдай ирләрен кисәк югалткан хатыннарына, әтисез калган газиз балаларына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен иде.


Хәмидә ГАРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 12.05.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»