поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.05.2017 Җәмгыять

"Кыстыбый" гаилә рестораны: "Бездә кыстыбыйның 16 төре бар (ТӘМЛЕ ИНТЕРВЬЮ)

Казанда урнашкан "Кыстыбый" исемле гаилә ресторанына килеп кергәч, эчкә җылы йөгерә, күңелгә рәхәт булып китә. Балалар өчен уен мәйданчыгы, өлкәннәр өчен китапханә почмагы булган һәм бертуктаусыз милли көйләр яңгыратучы бу ресторан 2016 елның декабрендә эшли башлады.

Татар фаст-фудын беренчеләрдән булып дөньяга таныткан бу ресторанны күп балалы гаилә Лена һәм Азат Нәҗметдиновлар ачкан. Азат һәм Лена белән әңгәмә кордык.

- Азат, үзенчәлекле юнәлешле ресторан ачу идеясе каян барлыкка килде?
- Без һәрвакыт гаилә рестораны, әти-әни, туганнар, дуслар белән очрашып утыру урыны ачарга хыялландык. Мин үзем ресторан челтәрендә 2 еллап кайныйм. Татар фаст-фудын булдыру - күптәнге хыялым. Әмма аны үзенчәлекле итәргә теләдем. Концепция өстендә 3 айлап хезмәт куелды. Кафе ачуга исә 3 миллион сум тирәсе акча сарыф ителде. Беренче айда әйләнеш күләме 300-400 мең сумны тәшкил итсә, март аенда ул 1 миллион сумнан артты. Әйләнешне 2 миллион сумга җиткерү максаты белән эшлибез. Статистикага күз салсак, фаст-фудка, хәләл ризыкка сорау көннән-көн арта бара. Димәк, без дөрес юлда дип саныйм. Бүгенге көндә "Кыстыбый"да аена 5 мең ярым кешегә хезмәт күрсәтелә. Социаль челтәрләрдә даими акцияләр үткәрәбез.

- Биредә һәр нәрсәгә җентекләп уйлап башкарылган сыман...
- Иң элек көчле команда тупладык. Барлыгы 15ләп кеше хезмәт куя. Кафеның интерьер һәм дизайныннан алып, соусларның тәменә кадәр - барысы да энәсеннән җебенә кадәр уйланылды. Кафеның урыны уңышлы сайланды дип уйлыйм, чөнки биредә машина кую өчен урыннар бар. Барлык ризыкларыбыз да хәләл. Алар Балтачтан китерелә, тәме буенча өйдә әзерләнгәненнән дә ким түгел. Шуны да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта бизнес моделен күзаллаучы франшиза буенча тәкъдим әзерлибез. Ул безнең кебек гаиләләргә бизнес ачарга ярдәм итәчәк.

- Ни өчен ресторанга "Кыстыбый" дигән исем сайладыгыз?
- Бер айдан артык исем сайлау белән мәшгуль булдык. Исем сайлаганда, берничә шарт бар иде: татар сүзе булуы, ризык белән бәйле булуы, ике телдә дә җиңел яңгыравы. Дүрт-биш исем арасыннан "кыстыбый"да тукталдык. Логотипны да кыстыбыйга охшатып ясадык. Татар халкының милли ризыкларын өйрәнгәндә, кыстыбыйга игътибар иттем. Гадәттә аның эчлеген бәрәңге яки тарыдан әзерлиләр. Ә бит уйлап карасаң, кыстыбыйны башка төрле ризыклар белән дә ясарга мөмкин. Бездә, мәсәлән, кыстыбыйның 16 төре бар: ит, балык, эремчек, яшелчә һәм башкалар. Барысының да исемнәре бар.

- "Кыстыбый" татар яшьләрендә татар теленә, мәдәниятенә кызыксыну уята алырмы?
- "Татар телен белегез, өйрәнегез" дип кенә яшьләрдә татар теленә мәхәббәт уятып булмый. Моңа милли ризыклар, заманча мода аша өйрәтергә кирәк. Татар мохитенә килеп кергәч, кеше үзеннән-үзе туган телендә сөйләшә башлый. Хезмәткәрләребез дә татар телендә аралаша белергә тиеш. Безгә туристлар, чит ил кешеләре еш килә. Монда килеп татар милләтенең, мәдәниятенең барлыгын белеп китәләр икән, без чиксез бәхетле. Ресторандагы мохит, кәефкә аерым басым ясала. Иртәнге сәгать сигездән кичке унга кадәр биредә татар көйләре яңгырый. Ресторанда төрле буыннарның җыелышып утыруын күрергә телибез.

- Бүгенге көндә шушы ук юнәлештә эшләүче рестораннарның кайсылары сезнең өчен үрнәк?
- "Макдональдс", "Starbucks" рестораннары ошый. Нәрсәнедер хәтта аларга охшатырга тырышабыз. Әйтик, "Хэппи-мил" урынына бездә балалар өчен "Куян күчтәнәче" бар. Сүз уңаеннан, якын киләчәктә Казанда тагын 3 ресторан ачарга ниятлибез.

- Ресторанга тикшерү белән "Ревизорро" тапшыруы килсә, ничә балл алыр идегез?
- Ун баллның сигезен алырбыз дип уйлыйм. Без мондый тикшерүгә әзер. Ризыкны әзерләү, саклау кебек һәр нәрсәгә аеруча җаваплы карыйбыз. Дөресен генә әйткәндә, таләпләр, кагыйдәләр һәрвакыт үзгәреп тора. Без аларны күзәтеп, өйрәнеп барабыз.

- Казан кызы Лена Түбән Кама егете Азат белән ничек танышты?
- Без Казан дәүләт энергетика университетында укыганда таныштык. Икебез дә уку йортының алдынгы студентлары идек. Әнә шул уртак кызыксынулар, эшчәнлек нәтиҗәсендә таныштык, очраша башладык, аннары гаилә кордык. Кияүгә чыгып татар гаиләсенә эләккәч, татар халкының кунакчыл булуына шаккатым. Минем әйбәт килен, дөресрәге татар килене буласым килде. Азатның әнисен, дәү әнисен күргәч, кызларымның татар мәдәниятендә тәрбияләнүен теләдем. Татар өендә кунак кабул итү, кичке ашка җыелу, милли ризык әзерләү - үзе бер бәйрәм.

- Ислам динен кабул итүең ничек булды?
- Кияүгә чыкканчы ук ислам дине белән кызыксына башладым. Булачак тормыш иптәшем татар кешесе икән, икебез бер диндә булырга тиеш дип уйладым. Беребез чиркәүгә, икенчебез - мәчеткә йөрү дөрес булмас иде. Аның хакына ислам динен кабул иткән дип уйламасын өчен, Азатка әйтмичә генә мәчеткә йөри башладым. Беренче баруымда татар гаиләсе турында сөйләштеләр. Татарлар - дини халык, аларның гаилә кыйммәтләре канга сенгән. Татар телендә аралаша алмасам да, аңлыйм. Балаларыбыз Арыслан, Ясминә, Айлинә татарча белә.

Тулырак мәгълүмат «Кыстыбый» ресторанының Вк төркемендә — https://vk.com/kstb_tatarfood


---
Матбугат.ру
№ --- | 12.05.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»