|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2009 Медицина
ПЛАСТИК ОПЕРАЦИЯ 20 МЕҢ СУМНАН БАШЛАНАМатур булып күренер өчен нинди генә алымнар кулланып карамыйбыз. Хәзер пластик операция ярдәмендә кешенең тәнендәге җөйләрен бетерү, йөз-кыяфәтен үзгәртү генә түгел, хәтта җенесен дә алыштырырга мөмкин. Пластик операция ясату өчен бүген чит илләргә чыгып йөрү мәҗбүри түгел. Андый хезмәтне Казанның берничә медицина үзәге тәкъдим итә. Әйтик, 12 нче хастаханәдә шул рәвешле елга 300-400 операция ясала. Әлеге нечкә эшнең үзенчәлекләре турында югары категорияле табиб, онколог, косметолог, эндохирург Азат Сөнгатуллин сөйләде.
– Пластик операция ике төрле – реконструктив һәм косметик була, – диде ул. – Тумыштан яисә травма аркасында тәнендә җөй, җәрәхәт эзе булганнарга беренчесе ярдәмгә килә.
Косметик дигәнен икенче төрле эстетик хирургия дип тә атыйлар. Бу очракта кеше бары тик кыяфәтен үзгәртергә (борынын турайтырга, маңгай, ияк, бит, муен, күз кабагын тарттырырга) тели.
Ике операция дә зур җаваплылык сорый. Соңыннан кеше тәнендә бернинди эз калырга тиеш түгел.
– Пластик операциягә кемнәр күбрәк бара?
– Хатын-кызлар.
– Операцияне ясату кемнәргә катгый рәвештә тыела?
– Йөрәк, үпкә, бөерләре авырткан һәм шикәр чиреннән интегүчеләргә.
– Татарстанда пластик операция күптәннән ясаламы?
– Ул безгә 20-30 еллар элек үтеп керде. Хәзер бу өлкәдә Казанда белгечләр җитәрлек. Шәхсән үзем 1999 елдан бирле пластик операция ясыйм.
– Операция ясатырга теләүчеләр эшне нидән башларга тиеш?
– Иң элек табиб белән киңәшләшү зарур. Чөнки пластик операция бөтен кешегә дә килешми. Пациентларны кире борган очраклар да юк түгел. Теләк белән мөмкинлек туры килгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Операция кирәклеген ачыклауга анализ тапшырыла. Компьютер аша модуляция (әйтик, борынны үзгәртергә теләгәндә нинди формадагысы килешкәнен карау) ясыйбыз.
– Операция ясау процессы озакмы?
– 30 минуттан 3-6 сәгатькә сузылырга мөмкин. Шунысы бар, өзлекмәс өчен операциядән соң саклану мөһим. Әгәр кеше эч турысындагы майларын алдыра икән, бер ай дәвамында бандаж, ботларга операция ясаганда махсус шорты кияргә киңәш итәбез. Бит тиресен тарттырган очракта бер-ике көн сөйләшергә, башны боргаларга ярамый, бер атна дәвамында руль артына утырмаска кушабыз. Бер айдан тулы канлы тормыш белән яши башларга мөмкин.
– Пластик операциянең бәясе күпме?
– Төрлечә. Операциянең катлаулылыгына карап. 20-25 мең сумнан да ким түгел.
– Пластик операциягә килүнең сәбәбен пациентлар ничек аңлата?
– Кимчелек булып тоелган җирдән арынырга телибез, диләр. Кайсының ияге асылынып төшкән, шуны яхшыртуны сорый. Кайсы биттәге җыерчыкларыннан канәгать түгел.
– Йөзен үзгәрткән кешегә паспорт алыштырырга кирәкме?
– Юк. Чөнки ул танымаслык дәрәҗәдә булмый. Бары тик бераз яшәреп китә.
– Мондый операция наркоз белән ясаламы?
– Әйе.
– Сездә җенесне үзгәртү мөмкинме?
– Юк, андый операцияне Мәскәүдә генә ясыйлар.
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|