|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2017 Интернет
«Матбугат.ру»га тәүлекнең кайсы вакытында күбрәк керәләр (СТАТИСТИКА)«Матбугат.ру» сайтына укучылар тәүлекнең кайсы вакытында күбрәк керә? Ә кайчан әзрәк? LiveInternet санагычы барын да исәпләп бара. Бу статистика белән сезнең белән дә уртаклашырга булдык. Башта диаграмманы бирәбез, аннары шушы диаграмманы аңлатып китәрбез. "Матбугат.ру"га кеше иң әз кергән вакыт - төнге 2дән иртәнге 4кә кадәр. Кемнәрдер иртәнге 4тә һәм 5тә уяна булса кирәк, чөнки шушы вакыттан сайтка керүчеләр саны арта башлый.
Иртәнге 5тән 8гә кадәр сайтка халык ташкын булып агыла. Күпләр иртән торуга эшкә киткәнче "Матбугат.ру"ны карап чыга, күрәсең.
8дән 12келәргә кадәр әлеге ташкын бераз тынычлана. Кемдер укуда, кемдер эштә. Әмма динамика барыбер югарыга үрмәли.
Көндезге уникедән соң "Матбугат.ру"га керүчеләр саны кискенрәк арта. Төшке аш вакыты бит.
Бу дәрәҗә 16.00 сәгатькә кадәр бер чама тора. Артмый да, кимеми дә.
16.00 - 17.00 "Матбугат.ру"га керүчеләр саны кискен кими. Бу аңлашыла да. Кемдер эштән кайта, кемдер баласын мәктәптән, балалар бакчасыннан ала. Кичке аш пешерәсе бар.
17.00дән 19.00гә кадәр керүчеләр саны тагын кискен арта. Кеше өйгә кайтып, ашап-эчкәч, кабат сайтка керә.
19.00 - 20.00 - тәүлек дәвамында "Матбугат.ру" иң күп керүчеләр саны шушы вакытка туры килә.
20.00 - 21.00 - керүчеләр динамикасы кими.
22.00 - Иртәнге сигездә күпме кеше кергән булса, төнге унда да шул кадәр.
01.00 - "Матбугат.ру"га керүчеләр саны тәмам кимеп бетә. Тыныч йокы! Иртәгә иртән кабат "Матбугат.ру"ны ачасы бар.
Сүз уңаеннан, 40 %ка якын халык сайтка социаль челтәрләрдән керә. 33 % - Яндекс һәм Гугллардан. 25% - закладкалар аша. Һәм бары тик 1,8% кына чит сайтлардан.
Менә шулай яшәп ятыш.
--- |
Иң күп укылган
|