|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2009 Мәдәният
БАРЫСЫННАН ДА ТЫЕЛДЫМТатарстанның халык артисты, татар Опера театрына нигез салган солистларыбызның берсе, искиткеч бай репертуарлы җырчы – тиздән 95 яшен тутыручы Усман ага Әлмиев бүген дә җырлап, тормыштан ямь табып яши. Аны республикабыз опера сәнгатенең Аксакалы дияргә була. “Алтынчәч”, “Галиябану”, “Җәлил”, “Ирек”, “Качкын”, “Намус”, “Түләк”, “Шагыйрь” операларында, “Башмагым”, “Хуҗа Насретдин”, “Аршин мал алан” музыкаль комедияләрендә, “Наемщик” музыкаль драмасында, гомумән, театрыбыз сәхнәсендә нинди милли спектакль куелган булса, барысында да җырлаган ул. Усман ага белән Корбан бәйрәме көнне Актерлар йортында очраштык. Аның зирәклегенә, активлыгына, төгәллегенә, матур тавышына сокландым. Бирегә һәр җомга саен сәнгать ветераннары җыела. Рәхәтләнеп аралашалар, җырлыйлар, чәй эчәләр икән. Кыскасы, тик ятмый алар.
Туган елы: 24 апрель, 1915 ел Туган урыны: Яшел Үзән районы Акъегет авылы Белеме: Казан театр техникумы, Мәскәү консерваториясе Гаилә хәле: тормыш иптәше Разыя Фәйзуллина – татарның беренче флейтачысы (кызганыч, 1991 елда якты дөнья белән мәңгелеккә хушлашты ул), улы Надир Әлмиев – рәссам Яраткан җырчысы: итальян җырчылары, Галия Кайбицкая, Ситдыйк Айдаров, Наилә Рәхмәтуллина һ.б.
– Усман абый, 95 яшькә җитеп килгәндә, атна саен очрашуларга барып, концертлар куеп, җырлап йөрисез. Күңел төшенкелегенә бирелмисез, бер дә зарланмыйсыз. Озак һәм матур яшәвегезнең сере нидә?
– Гомерем буе бер тапкыр да тәмәке тартмадым. Аннары, опера җырчысы булганга, һәрчак режим белән яшәдем. Чөнки андый рухтагы көйләрне башкару бик авыр, гел өске ноталарда җырларга кирәк. Моның өчен вакытында йокларга ятарга, торырга, аракы белән мавыкмаска, тартмаска һ.б. ларны булдырмаска... Аллага шөкер, барысыннан да тыелдым. Хезмәтемә зур хөрмәт һәм җаваплылык белән карадым.
Туклануга килгәндә, аз-азлап барысын да ашыйм. Яшелчә, җиләк-җимеш, сөт ризыклары, эремчеккә игътибар күбрәк бирәм. Ашарга үзем әзерлим. Барлык ризыкны да пешерәм. Сирәк кенә дусларым килеп булышкалый. Күбесенчә барысын да үзем башкарам.
– Авырулар бик борчымыймы соң?
– Әлбәттә, бүген чирдән зарланмаган кеше юк. Шулай да түзәрлек. Ходай гомерне дә, саулыкны да бирде. Ишетәм, якты дөньяны әйбәт күрәм, йөрим, рәхәтләнеп ашыйм, хәтерем яхшы икән, бу яшьтә сәламәтлектән зарлану ярамас. Дөрес, аяклар борчый, авырта.
– Ялгызлык бик яман бит. Вакытны ничек уздырасыз?
– Кызганыч, тормыш иптәшем Разыя 1991 елда безне калдырып арабыздан китеп барды. Улым Надир да аерым яши. Ялгызлыкка түзәсең инде. Ә кая барасың?! Хис-тойгылар белән яшәсәң, максат-планнарың булса, аннан котылырга мөмкин. Күңел төшенкелегенә бирелсәң, ялгызлык сине басып ала. Атна саен биредә – Актерлар йортында җыелабыз. Иҗат итәбез, концертлар куябыз. Вакытны бик күңелле һәм әһәмиятле итеп уздырабыз.
– Ветераннар советының эше нидән гыйбарәт?
– Театр әһелләренең ветераннар бүлегендә эш 1972 елда иҗат концертыннан башланды. Анда ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкарам. Монда сәхнәдә уйнаучы актерлар, җырчылар гына түгел, театрның техник хезмәткәрләре дә җыела. Бирегә кайчандыр актив йөрүчеләрнең күбесе арабызда юк инде. Әйтик, Рәйсә Билалова, Рәйсә Нуриева, Зәйтүнә Ваһапова һ.б. Аларны беркайчан хәтердән чыгармыйбыз.
Бүген Роза Хәйретдинова, Хәлимә Искәндәрова, 45 ел дәвамында опера театрында декоратив бизәлеш хезмәтен башкарган Мария Бондаренко һәм башкалар актив йөри. Якынча 15 ләп кеше җыелабыз. Концертлар, иҗат кичәләре уздырганда заллар туп-тулы була.
Атна саен җомга сәгать 12 дә бирегә җыелабыз. Киләсе көннәр өчен план төзибез: очрашулар билгелибез, авыру ветераннарның хәлен беләбез, туган көннәрне уздырабыз, арабызда булмаганнарны искә алабыз, иҗат кичәләре үткәрәбез.
– Яшьлегегез сугыш елларына туры килгән. Тылдагыларга концертлар куя идегезме?
– Бөек Ватан сугышы башланганда, Опера театры әле ачылган гына иде. Казан эвакуацияләнгән халык белән тулды. Бераздан театр да эшләми башлады. Миңа да сугышка китәргә дигән боерык булды. Бөтен әйберләремне урнаштырып, җыелу пунктына килгәч: “Әлмиев, Казанда каласыз”, – диделәр. Шулай итеп, сугышка алынмадым.
Аннан соң калган артистлар белән бергә театрның репертуарын барларга, репетицияләр ясарга, яңа спектакльләр әзерләргә керештек. Госпитальләрдә, хәрби частьларда, гарнизоннарда, тимер юл вокзалында кайткан, китеп баручы сугышчыларга концертлар бирдек. Көненә 12-15 тамаша гадәти хәлгә әйләнде. Сугыш елларында радиода тере тавышка җиңү җырларын башкардым. Ул вакытта кайчан телисең, шунда әйләндерергә әзер язмалар юк иде.
– Әти-әниегез кемнәр иде?
– Ятимлектә үстем. Әнием Газизә миңа 5 яшь чакта якты дөнья белән хушлашкан, төпчегебез имчәк баласы булып калган. Әниемне һаман искә төшерәм, сагынам: ул уртача буйлы, чибәр, ягымлы, озын кара чәчле иде. Әтием Гафиятулла ачлык елларында үлгән. Шуңа Зөя балалар йортында тәрбияләнгәнмен. Без 8 бертуган идек. Бүген бары тик мин генә исән. Туган ягыма сирәк кайтып йөрим, якыннарым зиратына баргалыйм. Авылда хәзер апамның уллары-кызлары гына яши. Аларда кунак булам.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|