поиск новостей
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Март
  • Ренат Вәлиев - баянчы
  • Рим Хәсәнов - композитор
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
19.04.2017 Киңәш-табыш

Бәрәңгенең кайсы сорты мул уңыш бирә? (КИҢӘШЛӘР)

Быел нинди бәрәңге утыртырга уйлыйсыз? Яңарак сортны сынап карыйсыгыз килмиме? “Интертат.ру” электрон газетасы һәвәскәр бакчачы Нияз Сабирҗановның мул уңыш бирә торган бәрәңге сортлары турындагы язмасын тәкъдим итә. Нияз, яшь кенә булса да, Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында бик оста бакчачы буларак танылган.

Олы Мәңгәрдә ел саен бәрәңгенең унга якын сортын утыртабыз. Шулар арасыннан бары өчесен генә орлыкка алып калабыз. Без мәктәптә укыганда күмәк хуҗалык басуларына “Невский” сортын утырталар иде. Хәзер бу сорт искерде инде. Аннан да сыйфатлырак һәм зуррак уңыш бирә торган сортлардан хәзерге вакытта “Удача” сортын саныйбыз. Ул корылыкка да чыдам, колорадо корты да аны бик яратмый. Алай гынамы соң, яфрагы бик куе булганлыктан, чүп үләннәренә дә басарга ирек бирми. Чыгышы яхшы, бәрәңгеләрнең тышы – сары, эче – ак. Чәчәге дә ап-ак.



2016 нчы елның 17 нче июлендә (моннан тугыз ай элек!) төшерелгән бу фотода ак чәчәк атканнары – “Удача” сорты. Ул бик иртә өлгерешле сорт түгел. Моны казып караган булсак, тавык йомыркасы зурлыгындагы бәрәңгеләр чыккан булыр иде. Нинди туфракта да үсә ала. Безнең климат өчен менә дигән!

Шул ук көнне, якшәмбе ялына кайткач, иртә өлгерешле бәрәңгене ашарга алдык. Ул чакта аны Колхоз базарында 30-35 сумга саталар иде. Бу сортны табуы читен түгел, аны ел әйләнәсе яңа бәрәңге дип супермаркетларда да саталар. Ул – “Гала” сорты. Шәхсән үземә тәме бик ошап бетми, чөнки ярмаланмый, боламыкка бармый, суынгач ката. Иртә өлгерешле булгангамы, бер гектардан бары 20-30 тонна гына уңыш алып була, диләр.



Өстәге фотода кызыл-шәмәхә чәчәк аткан бәрәңгенең сорты нинди дип сораучылар да табылыр. Анысы – Голландиядә уйлап табылган, “Рокко” дип атала.

Укучыларга аз гына мотивация өчен. Биш айда 500 мең сум, ягъни аена йөзәр мең сум акча эшләп аласыгыз киләме? Шушы бәрәңге сортын алып бер гектар җиргә утыртыгыз. Бер гектардан 50-60 тонна уңыш алып, килосын 9-11 сумга сатсагыз, бер машина алырлык акчаны биш айда эшләп тә алырсыз. Олы Мәңгәрдәге бакчабызда аның уңышы гектарга күчереп исәпләгәндә, шул чама булды. Бер квадрат метр – бер якка бер метр, икенче якка бер метр – шул җирдән чыккан бәрәңгене бер чиләккә салыгыз да, үлчәгез: 5 кило булса – гектардан 50 тонна дигән сүз, чөнки бер квадрат метр ул – гектарның ун меңнән бер өлеше; шулай булгач, бишне ун меңгә тапкырлыйбыз, уңыш 50000 кг килеп чыга. Алай гынамы соң, бездә бер төптән чыккан ике бәрәңгенең авырлыгы бер кило да җиде йөз грамм булды. Уртакулны, вакларны, киселгәннәрне басуда калдырып, бер төптән ике-өч кенә бәрәңге чүпләп чыксагыз – ике йөз мең сум акча кесәгездә дигән сүз инде.
 

 
Сортларның барысы да яхшы. Элита, суперэлита булса бигрәк тә. Әгәр быел орлыклык бәрәңге яисә сорт сайлап алмагансыз икән – бүген үк өй яныгыздагы супермаркетка йөгерегез. Аларда ел буе нинди генә бәрәңгеләр сатылмый: “Ароза”, “Ред скарлет”, “Импала”... Исемнәре бик күп, мин бер тапкыр “Монте Карло” дигәнен дә очраттым! Ниндиенә генә юлыксагыз да, шуларның өч литрлы банкага сыйганнарын тәрәзә төбенә яисә кояш нурлары төшә торган җиргә куегыз. Бәрәңге яшел күз төртсен, борынласын өчен! Болай эшләгәндә, уңышны тагын да тизрәк алачаксыз! Зурларын ярып утыртырга була. Бары бер кагыйдә: утыртыр алдыннан башта агуларга, аннары ярырга. Гадәттә, “Престиж” дигән пестицидны файдаланалар. Аны берүк базардан ала күрмәгез (су кушып саталар). Бер литр агуны бер чиләк (10 л) суга кушабыз һәм орлыклык бәрәңгегә бөркибез. Шушы бер чиләк бер тонна орлыклык бәрәңгене эшкәртергә җитә. Бер тонна орлык исә бер гектарлы басуның өчтән беренә чәчәргә җитәргә тиеш. Әгәр бакчагызда бәрәңгенең үзен тишкәли торган корт бар икән, дозаны аз гына арттырасы була. Бәрәңге тишкәләнү, гадәттә, күпьеллык үлән үскән җиргә утыртканда күзәтелә. Бездә, әлхәмдүлилләһ, бер корт та булмады. Колорадоныкы берән-сәрән генә күренгәләде, ләкин яфракка тимәде (фотодан күренә).
 


Борынлату өчен апрель уртасында бәрәңгеләрне Олы Мәңгәрдә менә шулай итеп банкага салып куйдык. Фотода: “Сантэ” сорты.

 


Нияз САБИРҖАНОВ
Интертат.ру
№ --- | 18.04.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы