|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2017 Мәдәният
Ваһапов конкурсында Рәнис Габбазов гран-при яулады (ФОТО)Казанда Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең 2017 елгы яшь башкаручылар конкурсы тәмамланды. Быел да конкурс яшь башкаручылар арасында зур кызыксыну уятып, рекорд куйды. Әйтик, 2013 елгы конкурска 33, 2015 елда 97 гариза килгән булса, быел исә 122! Эксперт комиссиясе шуларның 115ен жюрига тәкъдим итте. Конкурсның 2 туры Уфада (11 апрель) һәм Казанда (13 апрель) үтте. Ә йомгаклау туры 14 апрель Казан шәһәрендә узды. Конкурсның жюри рәисе – дөньякүләм танылган легендар җырчы Ренат Ибраһимов. Жюри бер тавыштан бәйгенең иң югары бүләге – гран-прины Казан мәдәният институты студенты Рәнис Габбазовка бирергә, дигән карар кабул итте. Яшь җырчыны бу зур уңышы белән котлыйбыз һәм яңа иҗади үңышлар телибез! 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 Рәсемдә: конкурс күренешләре. В.Мамедов , М. Носков фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|