|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2017 Мәдәният
![]() Нәҗип Бәдретдиновка бүген 65 яшь тулдыТанылган баянчы, Татарстанның атказанган артисты, ТНВда чыгучы "Җырлыйк әле" тапшыруын башлап җибәрүче Нәҗип Бәдретдинов бүген кечкенә генә юбилеен бәйрәм итә. Аңа бүген 65 яшь! "Туган көннәремә, юбилейларыма әллә ни зур игътибар бирмим мин, - диде Нәҗип абый "Матбугат.ру" хәбәрчесенә, - 60 яшемне дә зурлап үткәрмәгән идем, 65 яшемне дә үткәрергә җыенмыйм". Бу аңлашыла да, чөнки Нәҗип Бәдретдинов бүген актив иҗатта. Елларга нәтиҗә ясап утырырга вакыты юк, ахры. Нәҗип абыйны чын күңелдән котлыйбыз! Иҗатында уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек теләп калабыз!
--- |
Иң күп укылган
|