• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 06 Июль Гөлчәчәк Хафизова
  • 06 Июль Марат Моратов
  • 06 Июль Луиза Закирова
  • 06 Июль Венера Якупова
  • 06 Июль Галия Хәбибрахманова
  • 07 Июль Гөлназ Якупова
  • 07 Июль Илгиз Закиров
  • 07 Июль Әнвәр Бакиров (1920-2001)
  • 07 Июль Булат Мансуров (1937-2011)
  • 07 Июль Ильяс Гаффаров
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Актаныш.каен жилэге сатыла шалтратыгыз 89656177574
 
 

 
Архив
 

               

03.12.2009 Язмыш

САЛИХ ТА СУГЫШТАН КАЙТТЫ...

Сарман районы, Сарсаз Тәкермән авылында яшәүче Гөлҗиһан апага быел көз Смоленск өлкәсенең Духовщина районы, Озерный поселогында гомер итүче Татьяна Самсоновадан түбәндәге хат килеп төште:

“Исәнмесез, Гөлҗиһан Хәсәншовна! Әлеге хатны сезгә таныш булмаган хатын  – Татьяна Александровна яза. Безнең туган авыл – Жилинщина район үзәге Белыйдан 7 чакрым ераклыкта. Нимесләрнең Мәскәүгә юллары турыдан-туры шушы тирәдән – Смоленск-Белый-Жилинщина-Ржев-Тверь-Калинин аша үтте. Бу юлларда коточкыч бәрелешләр барды. Безнең авылда артиллерия батареясы торды, хәрбиләрне фатирларга тараттылар. Безгә батарея капитаны В.Докучаев, лейтенант А.Ханкин һәм өлкән лейтенант Салих Шәехов урнашты. Мин ул чакта өч яшьлек кечкенә кыз идем. Салих абыйны бик яхшы хәтерләүче апам да исән, аңа 84 яшь. Ул сезнең абыегыз һәлак булган  Жилинщина авылында гомер кичерә. Килә алсагыз, безнең якларга кунакка килегез, үз туганнарыбызны каршылаган шикелле бик шатланып каршы алырбыз, чөнки Салих безгә дә чит кеше түгел иде, гаиләбездә  аның якты истәлеген саклыйбыз. Әни белән апам минем Салих абыйны ничек яратканымны сөйлиләр иде. Батареядән кайткач, ул мине кулларына алып, бүлмә буйлап йөртә торган булган. Мин, өч яшьлек кыз, аңа: “Сине Вася абый кебек яратам”, – дип әйтәм икән. Вася  – минем абый, ул да сугышта, ул да – лейтенант иде. Әни, үз улы өчен кайгырган кебек, Салих абыйлар өчен дә бердәй  кайгыра иде.  Нимесләрне безнең тирәләрдән чигендергәч, үгезләр җигеп, мәетләрне арба-арба ташыдылар. Вакытлыча күмелгән җирләрне дә ачып, барысын бергә уртак кабергә күмделәр. 1955 елда монда  бронзадан солдат һәйкәле куелды. 1932 солдат арасында Сезнең абыегызның да исеме бар. Минем Вася абыем да сугыштан кайтмады. “Хәбәрсез югалды” дигән язу гына килде. Әни, бичаракаем, үлгәнче аны көтте”.

 

Сугышка китеп, хәбәрсез югалган абыйсы турында 67 ел буе берни  белми яшәгән Гөлҗиһан апага, бер карасаң, шатлыклы да, икенче яктан, бик моңсу да яңалык әнә шулай килеп иреште.

 

Татьяна Самсонова Гөлҗиһан апаны ничек таба алган соң? Сугышта хәбәрсез югалган Вася абыйлары турында бернинди мәгълүмат таба алмыйча газапланулары Татьяна Александровнаны уйга сала: “Үз абыем шикелле якын күргән Салих абыйны да, бәлки, кайдадыр газиз якыннары эзлидер, көтәдер?! Аның кай җирләрдә сугышып йөргәнен, үлгән урынын беләләр микән?” 

 

Шуннан соң Татьяна Самсонова Салих Шәеховның туганнарын эзләргә тотынган. Интернетны яхшы белә торган балалары да ярдәмгә килгән. Бергәләшеп “Мемориал” сайтына юлыкканнар. Әлеге сайт  Русия президентының “Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү турында” карары нигезендә Саклану министрлыгы тарафыннан оештырылган. Монда сугышта катнашкан, һәлак булган һәр кеше турында мәгълүмат тупланган. 

 

Менә шушы “Мемориал” аша Татьяна Александровна һәм аның балалары лейтенант Салих Шәеховның Сарсаз Тәкермән авылыннан  чыгуын, Ворошилов исемендәге хәрби комиссариат тарафыннан сугышка алынуын һәм хәбәрсез югалуы турындагы мәгълүматны табып укыйлар. 

 

“Хәбәрсез югалмады Салих! Батырларча һәлак булды, аны үз кулларыбыз белән күмдек!” – дигән хәбәрне җиткерер өчен Татьяна Александровна Казанның  “Ватан” дигән төбәкара мәгълүмати-эзләү үзәгенә чылтырата, Салихның туганнарын табарга ярдәм итүләрен сорый. Әлеге үзәк  хезмәткәрләре исә Сарман районының Сарсаз Тәкермән авылыннан Салих Шәеховның бертуган сеңлесе Гөлҗиһан апаны бик тиз арада эзләп табалар.  

 

“Абыемның кабере табылганын ишеткәч, ниләр уйларга да белмәдем, – ди Гөлҗиһан апа. – Аннан военкоматка киттем. Тизрәк юлга чыгарга ашкындым. Военкомат, юлга тиешле документларны биреп, хәерле юллар теләп, озатып калды. Мәрхүм ирем Нәкыйпнең туганы Рәйхана белән чыгып киттек. Казан-Смоленск поезды белән бер тәүлек бардык”. 

 

Смоленскида Гөлҗиһан апаларны теге хатны язган Татьяна Александровнаның якыннары каршы алган. “Урыс халкы белән гомеремдә әллә ни аралашканым юк иде, – дип сөйли Гөлҗиһан апа, – алардан да яхшы кеше юк икән, дип кайттым.” 

 

Жилинщина бүген ике-өч кенә йортлык авыл икән. Сугыш вакытында, аннан соң да халыкның кайсысы кая китеп беткән. Күпләрнең йортлары җимерелгәч, янәдән күтәреп тормаганнар. Бәрелешләрдән соң мәетләр белән түшәлеп калган җирләрне хәзер Үлем даласы дип йөртәләр, шуңа күрә монда кайтып яшәргә ашкынып торучылар да юк. Гөлҗиһан апаларны 84 яшьләр тирәсендәге әби, аның улы, килене каршы алган. Авылда алардан башка кеше яшәми икән. Ни хикмәт – сугыш чорындагы йорт һаман исән, бүгенгәчә шунда яшәп яталар. “Салих менә шушында йоклый иде дип күрсәткәч, йөрәгем өзелмичә ничек чыдагандыр”, – дип сөйли Гөлҗиһан апа. 

 

Кочаклашып-күрешеп,  озак кына  елашканнан соң, марҗа әби сугыш чорында ниләр булганын сөйләгән. Кунакларны каршылаган  бу әби –   Салих торган йорттагы хуҗаларның кызы. Аңа ул чагында 17 яшь булган. 

 

“Ашап-эчеп, бераз ял иткәннән соң, абый күмелгән җиргә киттек, – дип сөйли Гөлҗиһан апа. – Әйләнә-тирәдә бер җан әсәре күренми. Җире сазлыклы, урыны-урыны белән сулар җыелып тора. Барып җиткәнче, бер йорт әсәре күренмәде. Кан аккан, мәет белән тулы җиргә йорт салмаганнардыр инде. Атлый торгач, агачлыкка барып җиттек. Шунда кергәч, зур алан күренде. Ә анда – челтәр койма белән әйләндереп алынган каберлекләр. Кулына автомат тоткан солдат һәйкәле тора. Каберлек өсләренә күп итеп чәчәкләр, веноклар куелган. Каберлекләрне безне каршы алган карчык, аның улы, килене карап, тәртиптә тота икән. Исләребез китте: ник бер чүп әсәре булсын! Шулай итеп, абыем турында гомерем буе берни белмичә яшәп, ниһаять, аның күмелгән урынын булса да барып кочакладым. Күңелем тулып еладым. Әнкәебезнең кабер туфрагын да үзем белән алып барган идем,  аны Салих абый күмелгән җиргә салдым." 

 

1942 елның июль ае... Бомба ташлап, өйләр биеклегеннән генә самолетлар оча, танклар гөрселди,  автоматтан ата-ана мотоукчылар   килә... Алар үз юлларындагы бөтен нәрсәне җимереп барган. 

 

Атыш, бомбага тоту бераз тынгач, авыл кешеләре җир өстенә чыкканнар. Салихның җансыз гәүдәсен  аларны фатирга керткән апа күреп алган.  Чит якларның чит бер хатыны, үз улыдай якын күргән  татар егетенең җансыз гәүдәсен кочаклап, әрнеп-әрнеп  елаган... 

 

...Сугышка кадәр  үзләренең  авылларыннан ары җиргә чыкмаган татар балалары – гайрәтле ирләр, сөлектәй егетләр сугышка  киткәннәр дә, юк булганнар. Яу кырларында күпме Хәмзә, Гомәр, Рамазаннар, Риза, Назыйф, Фәйзрахманнарның сөякләре ята. Сарман районының Сарсаз Тәкермән авылыннан  26 яшьлек укытучы егете Салих та – шулар арасында. Гөлҗиһан апа сөйли: “Минем  абый Алабугада укытучылыкка укыды. Институттан соң, Сарманда эшли иде. Аннан фин сугышы чыкты. Абыйны армиягә  алдылар. Герман белән сугыш башланды. Ул шуннан кайтмады инде. Әткәй дә Смоленск тирәсендә булган, ул да юк. Абый сугышка алданрак китте, аннан әтине алдылар.Салих абый безгә бик ярдәм итте, акчалар җибәреп торды. Командир булгач, аларга биргәннәрдер инде. Абый үлгәч, Мәскәү банкыннан да чылтыратып әйттеләр – әни исеменә дә акча салган булган. Ул акчаларны да кайтарта алдык.  Янгын чыгып, бик нык яндык та бит әле. Берниебез дә калмады. Шулчакта Салих абыйның безгә җибәргән акчасы өй салырга ярдәм итте. Абый велосипед алган иде, Сарманга эшкә шуның белән  йөрде. Киткәч, әнкәй аны өй түбәсенә менгереп куйган иде, үзе кайтканчы торсын, дип. Әни бик елады, Салихымның велосипеды янды, кайткач, ни белән йөрер инде, дип. Әти белән абыйны әнкәй көтә-көтә яшәде. 1968 елда вафат булды”.

 

Жилинщинада Гөлҗиһан апалар  дүрт кич кунганнар. “Марҗа әби сөйли дә сөйли, без елыйбыз. Киләсе елга да, килегез, дип чакырып калдылар. Белмим инде, барып булырмы-юкмы” – диде ул. 

Рәйханә МИРСӘЕТОВА
Татарстан яшьләре
№ 66 | 03.12.2009
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№20 (817677) / 17.10.2012 22:52:47

эльмира, Син бик дерес язасын, молодец

№19 (28912) / 04.12.2009 01:19:34


Эльмира афэрин

№18 (28906) / 04.12.2009 01:02:32

СССР тәрбиясе алай ук начар түгел кебек иде Схб әби! Мәктәп безне пионер комсомол итеп тәрбияләде! Өлкәннәрне хөрмәт итәргә,кечкенәләрне,көчсезләрне рәнҗетмәскә,физик кимчелеге булган кешеләрне кимсетмәскә,мактанмаска (ЭЭЭЭ тагын үзегез дәвам итегез)һәм бу болай ук начар түгел иде шикелле.
Хәзер уртанчы класслар да мәктәп ишегенә терәлеп тәмәке пыскыталар.Берәүне унау кыйнаганда өчәү видеога төшерәләр.укытучылар тәмәке зыяны турында сөйләмиләр,чөнки аз түлиләр,аннан вакыт та калмый, көнгә 6-7дәрес укытып авызың талчыккач,аны тагын лишний раз ачасы килми.Мәктәптә эшләсәм үзем дә шулай эшләр идем. Ә син С абыстай Сәвит тәрбиясе дисең!

Аннан Явыз Иван аркасында күргән зыянны минем күрше дядя Саша компенсироват итмәс бит инде!
җимешләр- сәвитнеке түгел,перестройка җимешләре ул мәктәпләрдә. Совет заманында мораль облик өчен көрәштеләр бит.Ә хәзер без барыбыз да индивидиум,бер-беребездән кием,сакал,кендеккә беркетелгән алка,аркага ясалган хәшәрәт рәсемнәр белән аерылабыз.шул исәптән урыслардан да.
Ни уйлавыбыз берәүне дә кызыксындырмый только бернәрсә сорамыйк,таләп итмик кенә!

№17 (28875) / 03.12.2009 21:02:29

Сәхипҗамал,янәшә дидем-бергә түгел.

№16 (28873) / 03.12.2009 20:53:43

//Чын татар кызы, Ил язган шушы биткә
http://www.obd-memorial.ru/Memorial/Memorial.html
кереп, эзли торган кешеңнең исем фамилиясен, тагын да яхшырак -- отчествосын язасың да, барлык мәгълүмат чыга. Туган елын белсәң, тагын да яхшы.//
Мемориал! Син язганча Меморал архивыннан кирәкле кешеңне табу алай аңсат түгел шул. Хәтер Китабыннан күчереп язылганнар гына аңсат табыла. Госпиталь документлары, Пленда булганнарның документларында кешеләрнең фамилияләрен, исемнәрен, авыл район исемнәрен ничек кенә рәвешләргә кертеп төрләндереп бетермәгәннәр анда. Аларның да әле 50 проөенты да мемориал исемлегенә кертелмәгән. ЦАМО архивларында эшкэртелмэгэн килеш подвалларда ята. Бу факт!
Шәехов Салих агай исэ Мемориалдагы \"Безвозвратных потерь\" исемлегенә Шаихов Салих дип кертелгән. Бу бик удачный вариант. Документында Старший лейтенант, командир взвода диелгән. Туган елы 1914. 1942 елның 7 июлендз дошман чорналышыннан чыкканда үтерелгән диелгән. Әтисе Ахмет Шаихов Тат Карманы авылында яши дип тә язылган. Захоронен \"СВ\" 1500 км д. Пушкарь Бельского района Смоленской области диелгән. Салих ага командир булганлыктан аның мәгълүматларын әнә шулай төгәл ачык итеп тутырганнар. Шулай булса да күрәсен извещениесе авылга килеп җитмәгән.
Гади солдатларның документларын эзләсәң исләрең акылларын китә. Тамашалар бар ул Мемориал данныйлары, военкомат данныйлары, госпиталь документлары арасындагы язмаларның аермасына. Монысы аерым тема.

№15 (28868) / 03.12.2009 20:15:09

Онытканмын икән. Гафу итегез Юл расходын каплауның тагын бер әһәмиятле шарты бар. Һәлак булган хәрбинең кабере Россия территориясендә булырга тиеш

№14 (28867) / 03.12.2009 20:12:00

//Военкомат, юлга тиешле документларны биреп, хәерле юллар теләп, озатып калды//
Мәкалә авторы күрсәтмәгән, военкомат юл расходларын каплады микән? 2001 елгы Путин Указы белән сугыш кырында һәлак булганнарның туганнарына бердәнбер ярдәм барлыгы әйтелә. Бу - сугышта һәлак булган кешенең бер якын туганына елга бер мәртәбә һәлак булган якын туганы каберенә барып кайтуның юл расходын капларга дигән. Юл расходын түләү өчен бер шарт үтәлергә тиеш. Җирләнгән урындагы военкоматтан, чыннан да анда җирләнүе турында белешмә һәм башка документлар кирәк.
Әгәр Гөлҗиһан апа бу юл акчаларын алмаган булса, киләсе елга барган очракта бу хакта Сарман военкоматына гариза язарга тиеш. Военкомат вәкилләре бу Указны халыкка рекламаларга ашкынып тормыйлар.

№13 (28860) / 03.12.2009 19:46:22

Чын татар кызы, Ил язган шушы биткә
http://www.obd-memorial.ru/Memorial/Memorial.html

кереп, эзли торган кешеңнең исем фамилиясен, тагын да яхшырак -- отчествосын язасың да, барлык мәгълүмат чыга. Туган елын белсәң, тагын да яхшы.

№12 (28859) / 03.12.2009 19:41:34

Иии,җанашкайларым,яшим мин алар белән.Кая барасың.
Кигәвен әйткәндәйләре дә күп.

Бик сөйрәк әйбәтләре дә Очырый.

Әмма алар белән туганлашасым килми,нинди булса да үз "поганый" ТАТАРЫМ.

Татарлар да төрле,алар арасында яманы яхшысы бар.
Мисал -безнең сайтта фикерләүчеләр фикереннән чыгып,нәтиҗә ясарга була.Вот мы такие.Ниндиләребез генә юк.
Шулай булгач ,барыбыз да СССРда тәрбия алганнар. Эльмира кызым әйткәнчә,менә хәзер "җимешләрен" җыябыз.

№11 (28856) / 03.12.2009 19:11:24

Әйе,чын урыс кешесе,чын яхшы кеше.Урыс исеменнән хәрәкәт итеп,татар һ.б.халыклар арасына чөй сугучылар булган һәм булачак.Күп бәлаләр шуннан килеп чыгадыр.
Иркә әйткәнчә һәм Рәйханә Гөлҗиһан ападан әйттергәнчә,урыс белән татар,туганнар кебек дуслар булып янәшә яши алалар.

№10 (28852) / 03.12.2009 18:04:45

"Сарман районы, Сарсаз Тәкермән авылында яшәүче Гөлҗиһан апага быел көз Смоленск өлкәсенең Духовщина районы, Озерный поселогында гомер итүче Татьяна Самсоновадан түбәндәге хат килеп төште:"

хат килеп тошкэн моментта автор эби янында булганмы эллэ?

№9 (28849) / 03.12.2009 17:16:03

Иркэ, бик дорес эйткэнсен! Югыйсэ бит безнен халык кубесенчэ урыс тегенди дэ, урыс мондый дип русларны сугэргэ генэ ярата. Чынында исэ, яхшысы да, яманы да хэр халыкта да бар.

№8 (28843) / 03.12.2009 15:53:16

Чыннан да кочле язылган.

“Урыс халкы белән гомеремдә әллә ни аралашканым юк иде, – дип сөйли Гөлҗиһан апа, – алардан да яхшы кеше юк икән, дип кайттым.”

Шушы жомлэ бу - язманын пигы.Калганнары бар да таныш, гадэти.Шул жомлэ кунеллэрдэ ботенлэй икенче борылыш ясый.
ТЯ - яхшыны яхшы ,дибез.)))))

№7 (28832) / 03.12.2009 14:02:15

Без моннан ике ел элек гэзиттэ \"Озелгэн гомерлэр эзеннэн\" дигэн акция башлаган идек. Акция Башкортстанныњ Шафран поселогында БВС вакытында ђирлэнгэн кешелэрнен туганнарын эзлэўдэн гыйбарєт иде. Шафранда сугыш вакытында госпиталь урнашкан булган, шуннан 353 кеше савыгып чыга алмаган. Архивта бу кешелэрнен туган еллары, туган жирлэре турында мэгълўмат сакланган. Шуларны алдык та, хатлар жибэрдек. Ике Актаныш кешесе дэ бар иде арада. Анда кемнэр генэ юк: Белоруссия,Украина, ботен союздаш республикалардан. Актанышныњ Тубэн Яхшый авылында оныклары яши. Балалары улгэн инде. Алар бабаларынын кабере Шафранда гына икэнен белми иде. Килеп курделэр, хэзер ел саен 9 Майда килеп китэлэр. Є Аеш авылы кешсенењ кызы Мєлєвездє генє яшєп яткан, белмэгэн. 353 кабернењ 40ка якыныныњ туганнары табылды. Калганнарыннан жавап килмэде. Ул Шафранга алып барган саен мистика була иде. Єле ап-аяз жирдэн зират эченэ генэ янгыр явып ўтэ, я гомергэ курмэгэн этилэре тошлэренэ кереп, рэхмэт эйтэ.

№6 (28826) / 03.12.2009 13:17:40

сугыш бекђнгђ књпме инде. ђ књз яшђлђре џаман тама. темасы књћелле булмаса да мђкалђ шђп язылган.

№5 (28824) / 03.12.2009 12:43:09

чын татар кызы, 

конкретрак языгыз. проблемагыз?
менә монда бар бит
http://www.obd-memorial.ru/Memorial/Memorial.html

№4 (28819) / 03.12.2009 12:04:00

язмада телгђ алынган "Мемориал" сайтын таптым,лђкин сугышта катнашучылар турында язылган бњлекне, списокны таба алмадым. кем кызыксынды, ярдђм итегез ђле ...

№3 (28817) / 03.12.2009 11:32:46

Мәкалә ошады.
+

№2 (28816) / 03.12.2009 11:23:09

Йөрәкне әрнетерлек мондый язмышлар тормыш-яшәеш кадерен белергә өйрәтә.
Һәр адымда үлем көтеп торган сугыш,ачлык,ятимлек турында нигә онытабыз соң?Мондый гыйбрәтләрдән сабак алмыйбыз?
Вакытсыз үлгәннәрнең урыны җәннәттә булсын,ә исәннәргә Аллаһы сабырлык-түземлек бирсен.

№1 (28812) / 03.12.2009 11:02:09

Бик шап макала, авторына афарин!

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте