12.04.2017 Җәмгыять
Гагарин бәлеш яраткан
Бүген Россия – Космонавтика, Халыкара авиация федерациясе – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика, Берләшкән милләтләр оешмасы – Кешенең галәмгә очу халыкара көнен билгеләп үтә. Чынында 1961 елның 12 апреле галәмгә тәүге тапкыр очу гына түгел, бәлки кешенең үсеше һәм аңындагы гаять зур борылыш көне дә.
Шулай булмыйни, кешелек Җирдән тыш, галәм цивилизациясен дә буйсындыруга керешсен әле! Бу көнне Гагарин Галәмгә очып һәм Җиргә исән-имин әйләнеп кайтып, кешелек тарихында иң зур вакыйгаларның берсенә нигез салды.
Әлеге көн, минемчә, календарьның “кызыл” көненә, ягъни бәйрәм көнгә әйләнергә тиеш. Ә һәр бәйрәмнең – үз үзенчәлекләре. Гәрчә “кара”, ягъни эш көне булып кына калса да, Гагарин көненең бөтен халык тарафыннан билгеләнеп үтүе кирәк. Галәмне үзләштерү тарихын, аңа тәүге тапкыр юл яручыларның тормыш юлын, Гагарин шәхесен үз эченә алган кайбер үзенчәлекләренә тукталып, бәйрәм планын төзеп карыйк әле.
Башлана...
Бу көнне бәйрәм чараларының 9 сәгать 7 минутта, легендар “Восток” ракетасы Гагаринны Байконурдан күккә очырган мизгелдә башланып, рәсми өлешенең 1 сәгать 48 минут (беренче космонавтның галәмдә булу вакыты) дәвам итүе кирәк. Әлбәттә инде, ул аэрокосмик өлкә ветераннарын һәм бүгенге хезмәткәрләрен хөрмәтләү, мемориалларга яки һич югында галәмгә тәүге юл яручылар портретларына чәчәкләр кую белән үрелеп барсын.
Тантананың рәсми өлеше 10 сәгать 55 минутта, Җир шарының тәүге космонавты аягы Саратов өлкәсенең Смеловка авылы басуына кагылган мизгелдә төгәлләнсен. Гагарин көнендә концертлар, салют, ярминкә, аттракцион, агач утырту, тантаналы мәҗлесләр булсын.
Бәйрәм ашы – итле бәлеш
Кичке мәҗлеснең табын үзәгенә нинди ризык куелсын? Әйтик, Юрий Гагаринның иң яраткан ризыкларыннан берсе – зур бәлеш! Хатынының әтисе – Оренбургтагы танылган аш-су остасы Иван Степанович Горячев әзерләгән итле бәлешкә бик тә мөкиббән киткән ул. Зур бәлеш бөтен гаиләне, дус-ишләр, гомумән, изге эшләр хакына берләшүчеләрне бер табын янына җыйсын. Вак бәлешне дә бәйрәм аш-сулары исемлегеннән сызып ташларга ярамый. Гагарин галәмдә иттарткыч аша чыгарып әзерләнгән иттән авыз иткән. Димәк, фрикаделькалы ашлар, салат һәм кәтлитләр дә бәйрәм табынын бизи ала. Аның әле тагын, йолдызларга соклана-соклана, кура җиләгеннән ясалган джем, ирис һәм шоколад кәнфитләр белән сыйланганын искә төшерик. Бүгенге космонавтларның йөземле эремчек яки кара карлыган вареньесын яратуларын да онытмыйк. Җирнең икенче космонавты Г.Титовның галәм “өстәле”нең бавыр паштеты, балыклы бәлештән “сыгылып” торганлыгын искәртик. Аннан килеп, космонавтлар – төрле хорафатларга ышанучан халык та бит әле. Шуңа күрә көтелмәгән хәлләрдән саклау өчен бөти сыйфатында табынга миләш яки мүк җиләгеннән әзерләнгән берәр нинди ризык кую да ярап торыр. Ә чәй чын мәгънәсендә “гагаринча” – лимон салынган кара яки яшел чәй булсын! Һәй, лимонлы чәйне болай да көн саен эчәбез, дип әллә кемләнергә ашыкмагыз. Үзенчәлеге шунда: чәйне эчеп бетергәннән соң лимонны ашап кую кирәк. Юрий Гагарин 1961 елда Бөекбритания Королевасы Елизавета II үткәргән кабул итү мәҗлесендә нәкъ шулай эшләгән. Әби патша бу гадәтне безнең өчен саклаган: әле бүген дә, бу вакыйгадан соң инде 56 ел узганнан соң, Букингем сараенда вакыт-вакыт “гагаринча” чәй эчкәләп куялар ди!
Орлык бәрәңгесе
Бөтен халык бәйрәме ярминкәсез дә булмый. “Гагарин” ярминкәсе башкалардан, әйтик, Яңа ел, Нәүрүз яки Сабантуй ярминкәсеннән кайсы ягы белән аерылып торырга тиеш? Бу сорауга җавапны да Юрий Гагаринның очыш вакытыннан, апрель ахыры – май башында гади халыкның ихтыяҗыннан чыгып табарга тырышыйк.
Гагарин очышының соңгы этабын – Саратов өлкәсенең Смеловка авылы басуына төшеп утыруын тагын бер кат искә төшерик. Татар хатыны Анихәят Тахтарова белән аның алты яшьлек оныгы Румия кырда бәрәңге утыртып йөргән чагында, тегеләрнең башларына диярлек килеп төшкән ич ул. Кызчыкның: “Әбекәй-әбекәй, күтәрелеп кара әле, күктән ике баш төшеп килә!” – дигәнен күпләребезнең ишеткәне бардыр дип беләм.
1961 елның 12 апрелендә Россиянең көньяк полосасында инде бәрәңге утырту чоры җиткән була. Ә урта, ягъни безнең полосада бу чор 3-4 атнага соңарып килә. Безнең өчен 12 апрель – орлык бәрәңгесен баздан чыгарып, утыртырга әзерләү чоры. Димәк, Юрий Гагаринның кырга төшүен безне туендыручы, тормыш итү һәм эшләү өчен мөмкинлек бирүче җирнең кыйммәтен бәяләү, язгы кыр эшләренең башлану чорын күрсәтү, дип тә карарга була. Ә төп ризыкларыбызның берсе нәрсә? Әлбәттә, бәрәңге. Шуңа күрә “Гагарин ярминкәсе”ндә шәхси, шулай ук күмәк хуҗалыклар өчен орлык бәрәңгесе төп товарга әйләнсен. Ярминкәдә башка товарлар: ит, балык, яшелчә, җиләк-җимеш, көндәлек кирәк-яраклар, календарь, СССР һәм Россия флаглары, беренче космонавт рәсеме төшерелгән футболкалар, камыр ризыклары, шашлык, чәй булсын, төрледән-төрле “космик” аттракционнар оештырылсын.
Эрбет булмаса, чыршы да ярый
Бу көнне галәмгә тәүге юл яручылар хөрмәтенә эрбет (галәмдәге Гагаринга җирдән “Кедр” дип эндәшкәннәрен искә төшерик), чыршы (эрбет урынына утыртырга була, бу агач та – батырлык, кыюлык символы), юкә (Җир символы, миләш (гаиләдә тынычлык һәм бәхет символы) агачлары утыртырга мөмкин.
Ә инде бәйрәм тантаналары салют, җыр-бию, йолдызлы күккә карап соклану, Бөек Галәмгә, кешелек “бишеге” – Җиргә, галәмгә юл яручыларның батырлыгына, кеше рухының бөеклегенә баш ию белән төгәлләнергә тиеш.
Кем белә, туып үскән җиребездә нык басып торган хәлдә карашларыбызны күккә төбәп, Смоленск егете Юрий Гагарин турында җырлар көйләп, галәмне буйсындыручыларның һәммәсенә баш исәк, безнең арадан – татарлар арасыннан да үз космонавтлар үсеп чыгар иде, бәлки.
Хәлил Гайнетдинов,
“Җиһангирлар” инициатив төркеме рәисе