|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2017 Шоу-бизнес
"Тамада-шоу" барысын да биетә!.. (ВИДЕО)Җәмәгать, елның иң грандиоз чарасы - "Тамада-шоу" фестиваленә нибары бер көн калып бара. Оештыручылар сүзләренчә, фестивальдә барлыгы 150ләп кеше катнаша! "Монда "Тамада-шоу"ның төп геройлары - алып баручылар, артистлар, биючеләр, техник яктан җаваплы кешеләр, администраторлар, визажистлар һәм башкалар бар. Программа гаҗәеп кызыклы булачак. Көн саен егетләр һәм кызлар белән репетиция ясыйбыз. Катнашучыларыбыз юмор сөйләп кенә калмый, аларның бию осталыгын да күреп булачак", ди проектның авторы Замирә Рәҗәпова. Моннан тыш, тамашачыларны күңелле сюрпризлар көтә. Тамашага килүчеләрне фоейда мимнар каршы алачак, төрле күңел ачу чаралары оештырылачак. Сәхнәдә "Аваланж" ут театры чыгыш ясар дип көтелә. Тамашаның махсус кунаклары - Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем. Тамашада Лилиана Ирназарова, Гөлназ Шәрипҗанова, Салават Миңнеханов, Зөлфәт Зиннуров, Илшат Исхаков, Марсель Әхмәдуллин, Газинур Фәйзуллин, Марсель Мәхмүтов, Рафил Галимуллин, Айнур Сөләйманов, Раил Габдуллин, Җәвит Шакиров - 12 алып баручы катнаша. Җырлап-көлеп күңел ачарга, рәхәтләнеп ял итәргә теләсәгез, "Тамада-шоу"га рәхим итегез, дуслар!
--- |
Иң күп укылган
|