поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.04.2017 Шоу-бизнес

"Тамада-шоу" - язның иң грандиоз тамашасы!

12 апрельдә Казанның Филармония концертлар залында "Тамада-шоу" фестивале узачак. Тамашада Лилиана Ирназарова, Гөлназ Шәрипҗанова, Салават Миңнеханов, Зөлфәт Зиннуров, Илшат Исхаков, Марсель Әхмәдуллин, Газинур Фәйзуллин, Марсель Мәхмүтов, Рафил Галимуллин, Айнур Сөләйманов, Раил Габдуллин, Җәвит Шакиров - барлыгы 12 алып баручы чыгыш ясар дип көтелә.

- Фестивальнең максаты - алып баручының дәрәҗәсен күтәрү. Бәйрәм мәңгегә истә калсын өчен, аны үз эшенең осталары алып барырга тиеш. Шуңа күрә, беренче чиратта, фестиваль алып баручыларның абруен күтәрү, бәйрәм оештыруның төп асылын халыкка тәкъдим итү максатын күзаллый. Фестивальне елга бер тапкыр яз көне үткәрәбез. Быел ул тагын да кызыграк, күңеллерәк, шаккаткыч булачак. Кыскасы, бу - язның иң грандиоз чарасы! - дип сөйләде проектның авторы Замирә Рәҗәпова.

- Һәр алып баручының - үз стиле, үз тамашачысы бар. Ә "Тамада-шоу"да барыбызның да тамашачысы бер залда җыелачак. Тамада һөнәре - җиңел түгел, ул - психолог та, артист та, юморист та, биюче дә, матур итеп сөйләүче дә... Тагын шуны әйтәсем килә: алып баручылар арасында ир-егетләргә күбрәк өстенлек бирәләр, чөнки алар бәйрәмне, чын-чынлап, "кыздыра" ала. Әмма хатын-кыз алып баручылар килен белән ана темасына йөрәккә үтеп керерлек итеп сөйли белә, - ди "Бал&май" бәйрәм оештыру агентлыгына нигез салучы Марсель Мәхмүтов.
 

Шуны да әйтергә кирәк, "Бәби көтәбез әле" җырының клибында төшкән Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Замирә Рәҗәпова, Айгөл Шәйхетдинова, Гөлназ Шәрипҗанова "Тамада-шоу"да яңа җырның премьерасын тәкъдим итәчәк. "Бәхетле бул, балам" җырының көен Илназ Баһ, сүзләрен Эльвира Сафина иҗат иткән. Җырны артист кызлар өлкәнрәк балалары белән бергә башкара. Тиздән бу җырның клибы да дөнья күрәчәк.


 


---
Матбугат.ру
№ --- | 10.04.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»