поиск новостей
  • 18.06-27.08 Театральләштерелгән фольклор шоу. Туган авыл. 18:00
  • 14.07 Ришат Төхвәтуллин. Пермь, Барда авылы. 20:00
  • 14.07 «Древо жизни» мәдәни-агарту проекты, «Черек күл» паркы, 18:00.
  • 25.08 "Матур CITY", 12+,18:30,Кариев театры
  • 26.08 "Супер кияү", 12+,18:30,Кариев театры
  • 27.08 "Мәхәббәт күгәрченнәре",12+,18:00,Кариев театры
  • 28.08 "Корт",12+,18:00,Кариев театры
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек...",12+,18:30,Кариев театры
  • 25.09 Сезон ачылышы. Уникс. 17:00
  • 29.09-02.10 Гүзәл Уразова. 20 ел сәхнәдә. Уникс. 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Июль
  • Мәсгут Имашев - композитор
  • Ләйсән Таишева - җырчы
  • Ләйсән Сөнәгәтова - җырчы
  • Рушания Арсланова - шагыйрә
  • Илнур Гайниев - мәдәният хезмәткәре
  • Рәфкать Муллин (1947–2013) - шагыйрь
  • Казан шәһәре Авиатөзелеш районыны Яшьләр урамында 1 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. Студентлар өчен кулай вариант. Тулырак белешмәләр өчен 89674635452 номеры буенча шалтыратыгыз
  • Ищу соседа на подселение) Авиастроительный район тецевская 4 д, Двухкомнатная квартира, цена 20000 всё включено, остальные вопросы ватсап 89274287185
  • Бер бүлмәле фатирны арендага бирәбез. Ул. Халева дом 15, 1 этаж, тел. 89518954298
  • Исэнмесез, квартира снимать итэм озак вакытка Казанда Ершова урамында. РУК-ка якынырак булса эйбэт булыр иде. Кыйбатлы тугел. Яза алсагыз, пожалуйста языгыз ватсапка бу номерга: 89083383788. Рэхмэт.
  • Казанда центрда 18 кв м булмэ сатыла. Срочно. Бэясе килешу буенча Тел 89083429378
  • Бер бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. (Гудованцева урамы 29 автобус конечный тукталышында).Бәясе 12000+ком.Бар уңайлыклар да бар.Телефон 89274126362
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • 2 булмэле фатирнын бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле татар кызы кертэм. Д.К.Химиков каршында.8 9272469637
  • Казанда бер булмале квартира, яки студия снимать итэм,но подешевле. Метро якын булса яхшы булыр иде.Новосавиновский, Москоский район, Вахитовский тирэлэре ярый. Риелторлар борчымагыз. Ватсап 89061242981
  • Сатып алам,кирэк булган тачка строительный 89506660021 Казань хэм якын тирэ районнар
Архив
 
02.12.2009 Аш-су

ТАТАР ТАБЫНЫ

“Дәстархан” сүзе инде Ана телебездә кулланылмый. Дәстархан ул җәймә, келәм дигән сүз, чирәмгә җәелгән келәм өстенә табын әзерләп, тәгам куйсаң, ул да “дәстархан” булыр иде.
Бу язмамда мин онытылган, онытылу алдында торган сүзләрне кулландым. Һәм татар дәстарханыннан, татар табыныннан юкка чыккан борынгы ризыкларыбызны әзерләү ысулларын тупладым. Максатым -- әнә шул онытылган ризыкларны әзерләү ысулын кире кайтару, тергезү.
Сез мөселман-татарларга нинди ризыклар хәләл, ниндиләре хәрам икәнлеге турында да мәгълүмат алырсыз.

Дуңгыз ите

 

 “Аллаһ сезгә бары тик үләксә, кан, дуңгыз ите ашауны вә Аллаһтан башка затка багышлап суелган итне хәрам кылды. Ләкин мәҗбүр хәлдә калса, чамадан тыш булмаганда, аз микъдарда комсызланмыйча ашаса, гөнаһы булмас”.

Коръән, 2:173.

 

 Дуңгыз ите – хәрам. Мөселманнарга дуңгыз итен ашау Коръән тарафыннан тыелганын һәркем белә. Ләкин аерым очракларда Аллаһу Тәгалә хәрамны (дуңгыз итен) ашарга рөхсәт итә. Әйтик, кеше үләр дәрәҗәдә ачыкса, мөселман кешесе җан саклар өчен, дуңгыз итен ашый ала, моның гөнаһсы булмас. Мәсәлән, Русия гаскәрендә хезмәт итүче мөселман җегете дуңыз итен ашарга мәҗбүр, юкса, ул ачтан үләчәк. Русия зинданында утырган мөселманга да хәләл ризык пешереп тормыйлар. 

 

 “Кем дә кем ашарына ризык табалмыйча, ачлыктан гаҗиз булса, гөнаһалы булмас дәрәҗәдә (харамны да) ашый ала. Һичшиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә кичерүчедер.”

Коръән, 5 : 3.

 

 Коръән мөселманнарны дуңгыз ите ашаудан тыя, ләкин ни өчен тыйганын ачыкламый. Чучканың хәрамлыгы турында мәкаләләр дә күп язылды, вәгазъләр дә күп укылды. Егерме еллар моннан элек бер менла “Социалистик Татарстан” гәзитендә: дуңгыз нәҗес ашый, пычракта коена, шуңа күрә, ул хәрам санала, дигән сымаграк фикер язган иде. Тавык та нәҗес ашый, әмма ни өчендер мөселманның иң яраткан ризыгы тавык ите.

 

Икенче бер язучы: дуңгыз итендә егерме ике төрле чирнең микробы бар, дигән иде.  Дуңгыз итендә егерме ике чир булса, ни өчен керәшеннәр, урыслар, кытайлар кырылышып бетми? 

 

1996 елда мин Һамбургка (Германиягә) йөрәгемә гамәлият (операция) ясарга алып киттеләр.  Атаклы җәррах (хирург) Кальмар әфәнде әйтүенә караганда, ул җитәкләгән йөрәк институында 90-95 яшьтәгеләргә дә гамәлият ясыйлар икән. Аларның аорталь капкачы урынына дуңгыз йөрәгенең капкачын куеп чыгаралар икән. Һәм донор дуңгызның йөрәк капкачы кешенең йөрәк капкачы булып китә. Тәҗрибәләр күрсәтә ки, дуңгыздан башка бер генә җанварның да әгъзалары кеше тәненә ияләшеп китә алмый. Кешенең тәне чит-ят хайваннарның әгъзаларын кабул итми. Дуңгызның кан составы да кешенеке белән бер дип әйтерлек. Аннан соң дуңгызның йөрәк капкачы бик арзанга төшә.

 

Профессор Кальмар әфәнде мине дуңгыз капкачы куйдырырга ризалык бирсен, дигән кебегрәк әйтте кебек. Ләкин миңа тимер капкач куйдылар, тамырларны алыштырып бетерделәр. Аллага шөкер, гамәлият бик уңышлы чыкты!

 

– Аннан соң, – диде Кальмар әфәнде. – Кешенең дә, дуңгызның да кан составы дүрт төркемгә бүленә. Башка җан ияләренең кан составы 12 төркемле.

 

Шунда гына башыма йөгерде: бу турыда Коръәндә язылган бит. Аллаһ кяферләрне дуңгызга әверелдерә. Димәк, дуңгыз ул әүвәл кеше булган, менә ни өчен мөселманга ул итне ашарга ярамый.

 

 “Кем Аллаһның ачуына дучар булды, кемнедер Ул дуңгызга әверелдерде...” 

Коръән, 5 : 60.

  

Балык һәм диңгез җанварлары  

 

Алар хәләл ризык. Диңгез-күл-елгада яши торган балыклар, су җанварларының ите хәләлдер. Тәңребез Аллаһу Тәгалә аларны чикләүләрсез ашарга кушты, аларның канын агызмаенча да кулланырга буладыр.

 

 “Һәм сезгә, һәм юлчыларга, файда буларак, диңгездә ау оештыру, тотылган ризыкны ашау хәләл кылынды”.

Коръән, 5 : 96.

 

 Коръән диңгез-океан-елгаларда тотылган җан ияләрен ашарга хәләл кыла. Димәк, креветкалар, кальмарлар, диңгез еланнарының барысы да ашарга яраклы!

 

Ат  ите  турында

 

 Ислам динендәге төрекләр белән гарәпләр җылкы ите ашамый. Үзара сөйләшкәндә алар болай аңлаталар. Имеш, ат  кешенең дусты, тугры ат иясен орышлардан исән-сау алып чыга, хуҗасын үлемнән коткара. Төрек, гарәп кешесе дустының итеп ашамый, диләр. Алардан башка мөселман халыклары: татарлар, казакълар, кыргызлар, уйгырлар, башкортлар, нугайлар җылкы итен ашый, җылкы ите аларда иң затлы ризыклардан санала. 

 

Төркиягә күченеп килгән татарларның, казакъларның җылкы ите ашап, кымыз эчеп утыруларын күреп, төрекләр гаҗәпкә кала.

 

– Коръән ат ите ашарга кушмый! – диләр алар.

 

Хикмәт нәрсәдә соң? Ни өчен мөселманнарның кайсылары җылкы итен ашый, кымызын эчә, бәгъзеләре бу ризыкны хәрамга саный?

 

Төркия буйлап сәяхәт иткәнемдә мин татарлар, казакълар яши торган авыллар янындагы басуларда җылкы көтүен күреп, юлдашым, татар кешесе Ихсан бәйгә әйттем:

 

– Әфәндем, төрекләр җылкыны хәрамга саный, сез монда көтүе белән ат асрыйсыз! – дидем.

 

– Төрекләр үзләре җылкы ашамаса да, татарларга җылкы тотуны тыймадылар. Без – Төркиядәге татарлар, казакълар, кыргызлар Муса Биги Җаруллага чиксез рәхмәтлебез. Муса бәй мөселман дөньясына әйтте ки: Коръән җылкы итен ашаудан тыймый, диде.

 

Чыннан да, Коръәндә атлар турында ике генә урында әйтелә (Коръән, 38: 31- 33; 100: 1- 6.). Анда да җылкы турында түгел, чабышкыйлар һәм сугыш атлары турында гына. Изге китапта җылкы итен ашауның хәрамлыгы, хәләллеге турында бер сүз дә юк. 

 

 Казакъ, кыргыз, башкорт, татар-нугай халыкларының яшәү шартларына күрә,  аларны ат хайваныннан, җылкы итеннән, кымыздан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Җылкы – ул ит, ат ул Ðтире-күн, дирбия, чатыр-йорт, ат – ул ярыш, узыш, бәйгеләр – бәйрәмнәр.

 

Дала халыклары (шул хисаптан, татарлар, башкортлар, нугайлар да) а т белән җ ы л к ы малын аерып карый. Бәйге, сугыш атлары аерым, бу атлар ризык буларак кулланылмаган һәм без ап-ачык итеп әйтәбез ки: 

 

– Татарлар ат ите ашамаган! 

 

Чыннан да, ир-җегет үзенең сугышчан дустын – атын суеп ашамаган, хәтта аның аты үлем җирәхәте алган булса да. Ләкин дәстархан өчен, табын өчен түркләр атның аерым төрен – җ ы л к ы симерткән. 

 

Сугыш аты, чабышкый ат, җир сөрә торган алашалар ите ашалмаган, чөнки аларның ите каты, шулпасы болганчык, әче исе бөркелеп тора.

 

Җылкы исә (ту бия) махсус симертелгән тай, җигелмәгән, иярләнмәгән, атланылмаган, җир сөрмәгән, айгыр алмаган ике-дүрт яшьлек бия.

 

Симез җылкы ите йомшак, сутлы, тәмле, шулпасы да үтәкүренмәле саф, хуш исле була. 

 

 Бөек баһадир, әмир Идегәй (1348-1418) сөекле углы Норадын белән әңгәмәсендә әйтә:

 

– Син туганда, Норадын,

Ту бияләр суйдырдым;

Алты көнләп аш биреп,

Галимнәрне туйдырдым, 

Җиде көнләп аш биреп,

Ятимнәрне туйдырдым.

 “Идегәй” дастаны, 194 бит.    

 

Җылкы ризыклары 

 

Җылкы ите турында риваятьләр йөри халык телендә. Җылкы ите белән туенган кеше суыктан курыкмый. Чыннан да, җылкы мае, җылкы ите суыкта катмый. Шуңа күрә, җылкының аякларыннан койка (холодец) ясап булмый, чөнки ул оемаячак.

 

 Кем җылкы белән туена, ул кеше картлыгына чаклы ирлек куәтен саклаячак.

 

 Чыннан да, ата-бабаларыбыз җитмеш, сиксән яшьтә дә ата булганнар. Алар бу хәлне җылкы ите ашаганнары белән аңлата.

 

Казы 

 

К а з ы л ы к дип сөйләү дөрес түгел, андый ризык юк, к а з ы исемле ризык бар. Казы ясар өчен әзерләнгән җылкы ите к а з ы л ы к  и т дип атала. Күлмәклек комач, дигән кебек. Күлмәклек комачтан күлмәк тектерәләр. Казылык иттән казы ясыйлар. 

 

Ш а ш л ы к атамасы белән дә эш шулайрак тора. “Шеш” яки “Шиш” төрки сүз, ул Ана телебездә “шөшле”дә сакланып калган. “Шеш, шөшле” озынча чыбыкны, тимер таякны аңлаткан. Ә шешкә тезеп пешерелергә тиешле итне “шешлек ит” дигәннәр. Шуннан килеп чыга ш а ш л ы к.

 

 Казыны җылкының корсак өлешеннән эшлибез. Казылык итнең 30-40 проценты майдан торырга тиеш. Итне 10-12 см озыклыкта телемләп турыйбыз. Казылык итнең тозы чыгынкы булырга тиеш. Тоз салгач, итне яхшылап болгатабыз. Өстен каплап, авырлык белән бастырып, караңгы, салкынча урынга куябыз.

 

Җылкының эчәкләрен яхшылап юып, әйләндерәбез дә 40-60 см озынлыкта кисәбез. Эчәкләрне бераз тозлап, савытка салып, караңгы, салкынча урынга куябыз.

 

Аз микъдардагы казы өчен бер-ике сәгать, күп микъдардагы казы өчен тәүлек узгач, әзер итне эчәкләргә тыгызлап тутырабыз. Эчәкнең бер башын бәйләп куябыз. Һавасын чыгарабыз да икенче башын да бәйлибез. Дугасыман казыны салкынча урынга (чарлакка, балконга) эләбез. Кыш айлары буена казы шулай эленеп торырга тиеш. Бер-ике атна узгач, казыдагы май калкып кала, сум итле урыннары кибеп, эчкә бата. Ара-тирә (якынча–атнага бер) һәр казыны (мае калкып торган урыннарын) уклау, таяк белән кыйныйбыз. Бу казы тигез-йомры булып кипсен өчен һәм май иткә сеңсен өчен эшләнә. 

 

Казы өч айдан әзер булыр.

 

Кайбер осталар казылык иткә бераз гына шикәр яки бал һәм борыч, сарымсак, кыргый әнис, бөтнек тә өстиләр.

 

 Пешерелгән казы

 

 Шул ук ысул белән әзерләнә, ләкин эчәккә итне тыгыз тутырмыйбыз. Кайнаганда казы шартламсын өчен шулай бушрак итеп ясыйбыз. Казыны җылкы суйган көнне үк пешереп, кайнар килеш ашарга була. Артып калган казыны суыткычка, бозлыкка куярга мөмкин. 

 

Ысланган казы

 

 Тыгыз тутырылган һәм һавасы чыгарылган казыны шул ук көнне ысларга куябыз. Кайнар ысланган казыны шул көнне үк ашарга була. Яки карга күмеп, арышка батырып та куярга мөмкин.  

 

Җылкы кабырыгасы

 

 Кабыргалы түш итен өлешләргә турыйбыз да (зур табакка, кисмәккә, эмальле савытка салып) тозлыйбыз. Тозланган кабыргаларны яхшылап болгатабыз. Өстен каплап каплавычына авыр йөк (гер, таш) бастырабыз. Ара Ðтирә болгаткалап, бер тәүлек тотабыз. Һәр аерым кисәкне эчәккә тутырабыз. Ике башын да яхшылап бәйләп куябыз да ыслыйбыз.

 

 Къарта  

 

 Къартаны юып, эшкәртәләр дә, кайнап торган тозлы суга, зур казанга салып, бер сәгать чамасы пешерәләр. Пешкән къартаны судан алып, түгәрәкләп кисеп табынга куялар. Өстенә түгәрәкләп туралган суган салалар. Къартаны салкын килеш тә ашарга мөмкин. 

 

Ял

 

 Салкыныда каклаган ял әзерләр өчен  җылкының ялын баш сөягеннән алып, камыт сөягенәчә кисеп алабыз да, уч белән уа-уа тозлыйбыз, кызыл борыч онында әвәлибез, әнис бөртекләрен мул итеп сибәбез, ялны каплап, салынча караңгы урында бер-ике көн тотабыз. Аннан соң ялны (балконга, өй түбәсе астына) элеп бер-ике ай тотабыз. Кышын озын юлга чыкканда, урман кисәргә барганда әбәт итәргә бер телем ял белән бер кисәк ипи ала торганнар иде. Шуның белән ир кеше көне буе урман кисә торган иде.

 

Ял бозылмыйча озак саклана һәм туклык сыйфатын югалтмый.

 

 Ысланган ял  башта нәкъ баягысыдай әзерләнә һәм ысларга куела. Ысланган ял кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик туклыклы. тәмле була.   

 

Бастырма

 

 Озак өлгерә торган бастырма әзерләр өчен җылкы итен кулъяссуы кадәр мае белән бергә турыйсың да мичкәгә, кәдкегә, зур табакка тутырасың. Яхшылап тозлыйсың, борычлыйсың, әнис сибәсең дә шәпләп болгатасың. Өстен каплап, йөк белән бастырып, караңгы, салкынча урынга берÐике түлеккә куясың. Ара-тирә (кимендә ике тапкыр) болгатасың. Вакыт узгач, кисәкләрне мичкәдән алып, майлы ягын өстә калдырып эләсең. 

 

Бастырма кайберәүләрнең һәвәсенә күрә, бер атнадан, икенчеләр өчен ике-өч атадан әзер була. Әзер бастырманы бозлыкка яки суыткычка куялар.

 

 Ысланган бастырма шулай ук әзерләнә дә ысларга куела. Ысланган бастырманы кайнар килеш тә, салкынлай да ашарга була.


Рабит БАТУЛЛА
Татарстан яшьләре
№ -- | --
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar