|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2017 Әдәбият
Улым (ХИКӘЯ)Коймакларын майлап тәлинкәсенә өеп куюга, чәе дә өлгерде Тәнзиләнең. Үзе яратып эчә торган ал чәчкәләр төшкән чәшкесенә башта күршесе керткән куе сөтне мулдан салды, аннары пыяла чәйнектән яңа гына пешерелгән чәен агызды да җайлап кына тәрәзә янында урнашкан утыргычына утырды. Бер калак шикәрен салып болгатканнан соң,”Биссмилла” әйтеп коймак белән чәй эчә башлады. Чәенең соңгы йотымын эчеп куюга Тәнзилә кинәт кенә каршы як стенага борылды. “И балам,Радигым, кайларда гына йөрисең икән, бердәнберем?” Күңеле тулып китте Тәнзиләнең. Дөресен әйткәндә, соңгы ара чыннан да күңеле үтә дә йомшакка әйләнде аның. Радиодан моңлы җыр ишетсә дә, үткәнен, яшьлеген искә төшерсә дә, еларга гына тора. Елатырлык мизгелләре күп булды шул аның тормышында. Иренең ташлавыннан соң берничә елдан ул тагы да гаилә учагы тергезде. Тик күкләрнең үз кануны булса кирәк: бу ирен инде күкләр аерып алды. Утынга дип киткән җиреннән үлеп кайтты Габдулласы. Трактор арбасында, утын өстендә кайтып килгәндә, йөкләре авып бүрәнәләр астында калып вафат булды ире. Күңелен юатырга балалары да булмый калды шул. Язмышым шулдыр, башка кияүгә чыкмыйм дип Тәнзилә үз-үзенә сүз бирде шул чакта. Инде олыгайган әти-әнисенә терәк булып, хуҗалыкның бар эшен үз өстенә алды: печәнен дә чапты, утынын да юнәтте, малын да карады. Шулай берничә ел узуга тормыш Тәнзиләгә тагы да бер сынау куярга уйлады булса кирәк: аны күрше авылдан хатыны вафат булган Закирга димли башладылар. “Юк, -диде Тәнзилә, – бәхетемне башка сыныйсым килми”. Теше-тырнагы белән каршы килде ул башта. Әмма олы яшьтәге әнисе генә: “Кызым, без бүген бар, иртәгә юк. Ә сиңа ялгыз калырга ярамый. Чык Закирга, начар кеше түгел диләр үзен. Бәлки, сиңа язган язмыш менә улдыр”, - дип киңәш биргәч, Тәнзилә Закирга чыгарга ризалыгын бирде. Әйе, Закир начар кеше булмады. Бергәләп гөрләшеп дөнья көттеләр алар. Закирның беренче хатыныннан туган кызы Хәмдия инде күрше авылда кияүдә, үзенең өч баласы бар иде. Туган авылында китапханәдә эшли, төшке ашка гел аларга кереп йөрде. Балалар да укыган чорда дәү әтиләре белән Тәнзилә апаларында кала иделәр. Менә шулай гомер салмак кына аккан елга төсле үз юлыннан алга таба барды. Тик көннәрнең берсендә язмыш тагы да Тәнзилә өстеннән үзенең кара канатын җилпеп узды. Көз ахырында, җир өсте туңдыра башлаган чорда атын басудан алып кайтырга дип киткән Закир юкка чыкты. Аты кайтып капка төбендә кешнәп җибәргәндә, Тәнзилә сарыкларга ашарга биреп йөри иде. Закирны кайтты дип уйлап, капка ачарга барды ул. Капканы ачуы булды, ат иярле, йөгәнле килеш ихатага килеп керде, ә Закир күренмәде. Күрше Хәмәтнур белән сөйләшеп торамы әллә дип урамга чыкты, тик күршеләрнең капка төбендә дә беркем дә юк иде. Урамның басуга илтә торган ягына карады хатын, аңа таба ул очтан Кашап карт менеп бара иде. Исәнләшкәч, Кашап карт Тәнзиләләрнең аты урамга үзе генә чабып керүен әйтте. “Хуҗаң кайда, мәхлук”, -дип калдым артыннан дип сүзен тәмамлады карт. Тәнзиләнең йөрәге чәнчеп куйды, “Ай, Алла, ул-бу була күрмәсен Закир белән, кая шул очка барыйм әле, басудан кайтып килми микән", -диде хатын. Кашап карт өенә таба китте, ә Тәнзилә исә урамнан басу ягына атлады. Урамны чыккач ерак урманга кадәр сузылган басуга күз ташлады ул, тик басу буп-буш, кешенең әсәре дә юк. Тәнзилә шомланып куйды, башыннан мең төрле уйлар үтте. “Болай торып эш чыкмас, кешеләргә,Хәмдиягә хәбәр итәргә, Закирны эзләргә, табарга кирәк. Аттан егылып төшеп я имгәнеп, я аңын югалтып ята торгандыр”, -дип үз алдына сөйләнде дә, борылып урам буйлап бригадир булып эшләгән Искәндәрнең өенә юнәлде. Ансы, бәхетенә каршы, өйдә булып чыкты. Тәнзилә аңа барсын да сөйләгәч, Искәндәр телефоннан берничә ир кешегә шалтыратып хәлне аңлатты, кемнедер машина, кемнедер ат белән, кемнедер җәяү урман буе басуына чыгарга кушты. Хәмдиягә дә бу хәбәрне җиткерделәр. Ярты авыл халкы эзләде Закирны, басуны аркылы-буй йөреп чыктылар, елга, урман буйлары калмады. Икенче көннең киченә генә Закирның үле гәүдәсен таптылар. Авылдан ерак та түгел икенче басуның урталыгында ята иде мәрхүм. Аты өстеннән егылып, башы белән туң җиргә килеп төшеп үлгән Закир. Таш булып катты Тәнзилә,елыйм дисә, елый алмады, тамагына аш та үтмәде. Ярый үги кызы Хәмдия, туганнары, күршеләре янында булды, Закирның өчен, җидесен, кырыгын үткәрделәр. Тәнзилә ниндидер томан эчендә йөргәндәй уздырды ул көннәрне. Үзенең нигә шулкадәр бәхетсез булуының сәбәпләрен эзләде. Нинди гөнаһлары өчен шушы кадәр дә ачы югалтулар бирә икән Тәңре дип елады. Закирының кырыгы узгач, Тәнзилә үзенең ялгызлыгын ныграк тоя башлады. Ни дисәң дә, һәркемнең үз дөньясы,күрше-тирәнең, туганнарның үз мәшәкате, үз эшләре. Хәмдия дә үз авылындагы кибеткә сатучы булып эшкә керде, туган йортка килүләр сирәгәйде. Аның да ихата тулы мал, эштән соң кайта, балалар инде кайсы кайда укый. Аларга да булышырга кирәк. Тәнзилә берсен дә гаепләмәде Тормышның үз кануннары, бары тик сабырлык белән бүгенгене кабул итәргә кирәклеген әллә кайчан төшенгән иде ул. Закирын да, Габдулласын да уйлады хатын, гомерләренең кыска булганына, фаҗигале үлемнәренә җаны әрнеде. Зүрәнисе, әнисе балачактан өйрәткән догаларны искә төшерде Тәнзилә, шуларны укып ирләренең рухларына багышлый башлады. Күңеленә дә ниндидер тынычлык урнашкан төсле булды. Әмма бер күңел ярасы гына төзәлерлек түгел иде Тәнзиләнең. Ул яра – бердәнбер улы, Радигының язмышы. Кайда ул, исәнме, уйлыймы аны? Кичләрен, төннәрен җанын уттай көйдергән шушы сорауларга Тәнзилә берничек тә җавап таба алмады. 15 еллар элек, Закирга кияүгә чыккан гына вакытта кайтты аның Радигы. Үзе генә дә түгел, ә Тәнзиләне сөендереп, хатыны һәм алма кебек ике кызы белән. Иң бәхетле вакытлары булды Тәнзиләнең ул елдагы июньнең ике атнасы. Карап туя алмады ул улына, килененә, ике оныгына. Рус милләтеннән булса да, Наташа килене “Ани” дип өзелеп тора иде. Ә Настя белән Катя исемле оныклары “Бабулька” дип ике яклап килеп кочаклаганнарын үлгәнче онытмаячак Тәнзилә. Улы белән барсы турында сөйләште Тәнзилә, кабаттан аңлатты башыннан узган хәлләрне. Радигы шулвакытта бит: “Әнкәй, мин барын да аңлыйм, сиңа бернинди дә үпкәм юк!” –дип кочаклап алгач, күңелендәге авыр ташның эрүен тойган иде ул. Фотоларын калдырдылар алар, әнә каршы як стенада эленгән килеш торалар. Менә монсы Радигы, аның янындагы фотода ике оныгы, монсында килен белән улы, ә алардан өстәрәк торган фотода бар гаилә...Закир дә бик җылы кабул итте Тәнзилә улының гаиләсен. Үз баласы, оныклары төсле иде алар аның өчен дә. Тәнзилә ул вакытта мәрхүмә әнисенә рәхмәтләр дә укыды әле, Закирга кияүгә чыгарга үгетләгәне өчен... Тәмләп чәй эчеп беткәч, Тәнзилә өстәлне җыештырып куйды. Шул арада үзенең әлеге көндәге тормышын сөйләп алды. Зарланмады да, бары тик булганына шөкер итеп яшәгәнен әйтте. Ә Таһир сабыр гына көтте. Өстәлнең өстен ипләп кенә ябып куйгач, Тәнзилә тәрәзә янындагы яраткан урынына утырып Таһирга карап сүз башлады: “Балам, әйдә, язып карыйк ул тапшыруга. Радик абыең исән булса да, үлгән булса да берәр хәбәрен бәлки белә алырмын”. Таһир үзе белән алып килгән блокноты белән ручкасын кесәсеннән алып, Тәнзиләдән улы турындагы бөтен мәгълүматны язып алды: кайчан туган, кайда яшәгән, нинди шәһәргә киткән. Хатыны, кызларының исем-фамилияләрен дә язды ул.Ә аннары исә Радикның гаиләсе белән төшкән фотосын сорап алды. Хат белән тапшыру редакциясенә салырга кирәк дип аңлатты ул ансын. Фотоны бирде Тәнзилә. Улын гына тапсыннар, аңа берни дә җәл түгел. Таһир Тәнзиләне кочаклап саубуллашты да, хатны язып иртәгә үк салып җибәрәм дип кайтып китте. “Ходаем, юллары уң булсын бу баланың. Радигым табылсын, үлгәнче бер күреп калсам ярар иде”. Тәнзиләнең күңелендә үзе кыен, үзе рәхәт ниндидер хис урнашты. Шушы өмет белән ул йокларга ятты. Төшендә исә ап-ак киемнән Закиры белән Габдулласын күрде. Икәүләп килеп Тәнзиләгә ак биләүгә төрелгән сабый тоттырдылар. Ул баланың матурлыгына исе-акылы китте Тәнзиләнең. Елмаеп карап тик тора аңа. Шушы кадәр дә җиңел, рәхәт иде Тәнзиләгә. “Бу – синең улың!” – диде дә Закиры, кулын болгап Габдулланы ияртеп яшел агачлар арасына кереп югалды. Ә Тәнзилә баланы күтәреп аклан уртасына барып утырды да, уянып китте. “Радигым кайтачак болай булгач”, - дип юрады ул төшен...
--- |
Иң күп укылган
|