|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2017 Криминал
Татфондбанк башлыгына карата тагын бер җинаять эше ачылганРоберт Мусинга карата "Вазифадан авыр нәтиҗә бирерлек итеп явызларча файдалану" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, - дип хәбәр итә "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының республика идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Җинаять эшен тикшерү вакытында гаепләнүченең тагын бер өстәмә җинаятьчел эшчәнлеге ачыкланган. Тикшерү версиясе буенча, Мусин һәм Татфондбанкның билгесез затлары, банкның түләргә мөмкинлеге булмавын һәм илнең Үзәк банкы лицензияне алырга мөмкин икәнен белеп, 2016 елның декабрендә "Урман" ҖЧҖнең Татфондбанктан 4 кредит алган вакытта залогка салган, барлыгы 847 миллион сумнан артык акча белән бәяләнгән милкен законсыз рәвештә залог булудан туктата. Килешүне туктату турындагы ялган документлар тутырыла. Залогка салынган мөлкәт башка клиент белән килешү төзүдә файдаланыла. Нәтиҗәдә кредиторларга кредит бирү буенча бурычлар һәм Үзәк банкка бурычлар үтәлми кала. Зыян 207 млннан артык сумны тәшкил итә.
--- |
Иң күп укылган
|