поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
04.05.2008 Шоу-бизнес

ҖЫРЛАМА, ЛӘЙЛӘ!

Соңгы вакытта үз тирәсендә сүз куертучы, үзләрен таныту өчен әллә ниләр уйлап табучылар артып китте. Үз тирәләренә танылган шәхесләрне туплап та популярлык яулап йөриләр. Әле күптән түгел генә Ләйлә Дәүләтованың концертын караганнан соң туды бу фикер. Хәер, ул әллә концерт, әллә тамаша, әллә иҗат кичәсе булды шунда – аңламадым. Тамашачы да нәрсә караганын аңламады бугай.

Радио-телевизордан әйләнгән саен яңгырап торган реклама шәп иде.  Алып баручылар Айдар Галимов белән Фидан Гафаров булачагын әйтү генә дә ни тора! Халыкның легендар Фиданны карарга агылып киләчәгенә шикләнәсе дә юк. Зал шыгрым булачак дип фаразлаулар чынга ашты: концерт карарга теләүчеләр “Уникс” залына сыймыча, Ләйлә шул ук көнне көндезгә дә тамаша вакытын билгеләде.  Миңа бу концертның көндезге вариантын күрергә насыйп булды.

 

Шигырьләр белән үрелеп барган концертта Ләйлә Дәүләтова җырлап җибәргәч, тамашаның яме китте. Залны күзәтәм. Янымда утырган урта яшьләрдәге апа авызын кулы белән томалабрак, гаепле кеше сыман: “Җырлый белми инде анысы, белми, - дип әйтеп куйды. - Фиданны күрергә килгән идем мин”.

 

Бу бер тамашачы фикере генә түгел. “Ник җырлый инде?!” – дигән сүзне шактый ишетергә туры килде. Хәер, бу сүзләрне моңа кадәр дә шактый ишетергә өлгергән Ләйлә бу концертында да җырлаячагын яшереп тормады. “Сүксәләр дә, сүкмәсәләр дә җырлаячакмын, чөнки җырчы булу – минем электән килгән хыялым”, - дип “куркытып” куйды. Ә концертында бу хакта сорау биргән тамашачыларга: “Минем урыным шигърият дөньясында”, - дип җавап бирде. Урынын үзе бераз  чамалый икән тагы.

 

Аннан килеп, җырчыларның да үзләре генә белә торган эчке кагыйдәләре бар бит, шуңа күрә шагыйрьләрнең анда буталып йөрүе кирәкми. Фонограммага җырлау өчен дә зур осталык кирәк, мәсәлән. Шигырь сөйләргә чыккан саен кием алыштырган Ләйләбез исә бу кагыйдәләрне әллә онытып җибәрде, әллә артык дулкынланып китте. Костюмын җайлап маташканда, Әлфия Авзалова әйтмешли, “җыр тегермәне” Ләйләнең катнашыннан, аның җырлавыннан гына башка әйләнә бирде. Микрофонны авызга китерү дә онытылды. Бу вакытта кием мөһимрәк иде бугай. Халык нишләсен инде. “Әй, фонограмма икән”, - дип авыр сулап куярга гына мәҗбүр булды.  Тамашачы бит аңгыра түгел, барысын да күреп тора.

 

Ә менә сәхнәдә күптәннән күренмәгән Хәмдүнә Тимергалиеваны тамашачы алкышларга күмде. Сагынганнар җырчыбызны. Халыкның кул чабуыннан да кемгә нинди бәя бирүен аңларга мөмкин. Кайвакытта спектакльдә дә алкышлар күбрәк төп геройга түгел, ә рольне яхшы уйнаучыга була бит.

 

Бер сәгатьтән тәнәфескә чыккан тамашачының канәгатьсезлеге йөзенә чыккан иде. “Бик тиз төгәлли болар. Биштә булачак концертка өлгермибез дип куркалардыр”, - дип сөйләнделәр. Концерт ахырында Ләйлә Дәүләтова үзе дә: “Концертка килүегез өчен рәхмәт. Моны репетиция дип әйтемме инде?!” - дип ычкындырды. Кызык, хәзер тамашачы 300-400 сум түләп репетиция карарга тиеш микәнни?

 

“Тимәгез инде аңа. Җырласын, бәйләнмәгез”, - ди Ләйләнең бер танышы. Тимибез. Шигырь язсын. Аның иҗат иткән җырларын башкарсыннар. Әмма җырламасын инде. Бер җырчыга да: “Бер үк сөйли күрмәгез, җырлагыз гына. Сандугач сайрарга тиеш”, - дип әйтелгән тәнкыйть сүзе ярап куйды бит. Хәзер ул сөйләми диярлек. Тәнкыйть – кирәкле шәйдер, дип Тукай тикмәгә генә әйтмәгәндер. Һәркем үз урынын белеп, “күпкырлы” таланты арасыннан берәгәйлесен, затлысын гына күрсәтергә тиештер.

Лилия ЗАРИФ
Татарстан яшьләре
№ 55 | 29.04.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»