поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.03.2017 Хатлар

Биектаудан Зөһрә Хәкимуллина ШИГЫРЬЛӘРЕ

Исәнмесез, хөрмәтле Матбугат-руны гамәлгә ашыручылар!!! Мин - Зөһрә Хәкимуллина. Биектауда яшим. Миңа 53 яшь. Гомерем буе әдәбияттан ерак - сәүдә өлкәсендә хезмәт куйдым. Ләкин күңелем белән әдәбиятка гашыйк кешемен.

Сезгә үземнең берничә иҗат җимешемне тәкъдим итәм. Һәм аларны Сезнең сайтыгызда күрүгә өметләнеп калам.

Сезгә зур ихтирам белән Зөһрә Хәкимуллина. Биектау.

 

 

 


Дага таудан сәлам!

Биектавым — чал тарихлы таулар иле,
Дага тауда — минем халкым сере!
Тау битендә , ялгыз дәрвиш булып,
Хаҗи Мулла рухы йөри - тынгы бирми!

Изге Бабам рухы йөри,яктылыкка өнди.
Безгә ныклы иман көче тели .
Чакырып китерә дә меңнәрне ,
Яшьләндерә гамьсез күзләрне.

Әйтә кебек: күрәсезме мәңгелектән
Ничә чишмә мөлдерәп сезгә карый?
Бер дә юкка түгел, варисларым,
Җир-Анабыз Сездән дога сорый!

Бу тауларның катламнары
Халкыбызның йөзен саклый.
Шәһит киткән батырларның җаны
Әле Һаман тынгы тапмый!

Һәрбер карыш җирне саклап,
Балаларым сузылып яттылар.
Ядкарь булып батыр яугирләргә
Тау сыртлары гына арттылар.

Телне, динне сакламасак,Гайшә-Ана
чишмәсенә кемнәр чиләк элер?
Җәйләүләрдә кемнәр хуҗа булып,
Кем уллары Җирне сөреп йөрер?!

Бабайларның әманәтен саклау-
Хәзер менә сезнең җилкәгездә.
Югалтырга Аны - хакыгыз юк —
Нәрсә генә дисәгез дә!!!
Нәрсә генә дисәгез дә!!!

Уйла, кешем... Һәм онытма!!!

Яткан чакта җылы түшәк-мендәреңдә,
Менгән чакта кәнәфиең--мөнбәреңә
Уйла, Кешем, уйла һәм онытма:
Сине саклап улы сакта тора,
Аналары төн йокламый дога кыла.
Җир астында күмер чаба ир солтаны,
Нарасые өзелеп өйдә көтә аны!!!

Үрелгәндә затлы шәраб,яхшы кабымлыкка,
Көн күргәндә сыгылган бер табынлыкта,
Уйла,Кешем! Уйла һәм онытма:
Адым саен авыру сабый
Ярдәм сорап күзләремә карый
Әллә нигә түгел, сәламәтлек сорый!
Әби--бабайларым тиен саный.Телләрендә—
Ярый әле,Һәр ай килә, ярый--ярый.

Җилдергәндә затлы машинаңда,
Очкан чакта җитез очкычларда
Уйла, кешем! Уйла һәм онытма:
Азаплана берәү аякларым йөрми ди,
Ник соң таяклар да хәлгә керми ди.
Мал кайгысы түгел анда, җан кайгысы,
Ярдәм итәр кем ди, кайсысы?!

Очып йөргән чакта кайберәүләр
Хуҗа булып зәңгәр күккә
Җирдә меңнәр, ярдәм сорап,
Тәңребезгә сәҗдә китә.
Уйла, Кешем! Уйла һәм онытма:
Аллаһ-бөек! Аллаһ-берәү генә!
Барысын да Ул хәл итә,
Тотмагыз Сез күккә киртә!

Җир бүлгәндә күршең белән.
Сер бүлешер кешең белән
Уйла, Кешем! Уйла һәм онытма:
Алып китеп, булмый бездән кала,
Яшәгәндә гөлгә күмик Җирне,
Ахыр чиктә күп кирәкми,
Бер ләхетлек җир дә җитә,
Ахыр чиктә... Һәркемне дә
Үз урыны... анда көтә...

Яңа язлар килде! ...
Килде ул көтелгән манзара -
Язларның капкасы ачылды!
Наз көтеп арыган күңел-кош
Күкләргә, биеккә атылды!

Язлар яңа сулыш-тынын өрде,
Булмас ла бу кошны туктатып!
Яз җиледәй бииселәр килә
Тамганда тамчылар тып та тып.

Языласы яңа җырлар булып
Баскан эздән ургып су чыга.
Кар сулары бик зур дәва икән
Минем кебек моңлы юлчыга!

Саумысыз дип дәшәм талларыма
Аларның да күзе ачылган!...
Тау битендә үз сукмагым көтә -
Яңа гына кардан арчылган!..

Әманәт

Аяк астым яшел чирәм -
Әп- әзер бер хәтфә келәм.
Ходай аны үзе биргән,
Сиңа дигән,миңа дигән.

Эчәр суым —саф көмештер,
Безгә дигән зур өлештер.
Сулар һавам--Аннан бүләк,
Биргән камил акыл, зирәк йөрәк.

Күз-колаклар, аяк-куллар
Үз урынында кирәк дигән.
Кодрәте киң,мәрхәмәте чиксез—
Барысын да төгәл биргән.

Безне сөеп биргән нигъмәтләрне
Шөкер итеп кабул итик.
Булганнарның бәрәкәте булсын,
Алтын таулар өмет итмик!

Бу байлыклар--зур әманәт,
Үзе биргән, кадерен белик.
Саф көенчә, бөтен килеш
Оныкларга илтеп бирик!

Яшьтәшемә

Таудан аккан ташкын көчле була,
Тау елгасы үргә акмый ул.
Дулкыннарга ятып агып киткән
Яшь гомерләр кире кайтмый ул!

Күзләреңдә җемелдәгән чыкны
Керләр итеп кояш киптергән.
Шаянлыкны,шуклыкларны җилләр
Еллар итеп сибеп бетергән.

Буйсынма Син вакыт җилләренә,
Учагыңны сакла, бирмә күмергә!
Син еларга тиеш түгел әле,
Син көлергә тиеш,көләргә.

Агач утырт бакчаң түрләренә,
Соң түгел:әле сиңа илле... генә.
Алтмышыңда өзәрсең җимешен
Оныкларың белән бергә-бергә.

Кыз-улыңны җыеп җырың җырла,
Туган Илдән, Туган телдән туйма!
Җыруларың шытым бирер--онык-
ларың үз телеңдә җырлап йөрер!


---
Матбугат.ру
№ --- | 29.03.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»