|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2017 Фаҗига
Чаллыда эштән кайтып кергән ана 12 яшьлек инвалид улы мәетенә тап булган
25 нче март көнне кичен Яр Чаллының Яңа шәһәр өлешендәге йортларның берсендә фатирда кресло-каталкада буылу билгеләре белән 12 яшьлек малай гәүдәсе табыла. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе. Якынча мәгълүматларга караганда, фатирда ике улы белән бер ханым яшәгән. Фаҗига көнне ул ДЦП диагнозы белән яшәгән кечкенә улын 24 яшьлек олы улына калдырып, эшкә китә. Кичен олы улы әнисенә шалтыратып, дуслары белән урамга чыгарга рөхсәт сорый. Ана тиздән кайтырга тиеш булганлыктан, аңа өйдән чыгып китәргә рөхсәт бирә. Әмма өенә кайтып кергәч, кечкенә улының үле гәүдәсенә тап була.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|