поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.11.2009 Язмыш

БЕЗНЕҢ ЯШИСЕ КИЛӘ

Ишекне Светлана үзе ачты. Аның кыяфәтен күргәч, башта югалып калдым. Бер күзе кылый, икенчесе урынында – кып-кызыл чи ит. Ул идәннән тезе белән шуышып хәрәкәтләнә. Тездән аскы өлеше арттан сөйрәлеп йөри. Бот тирәсе дә түм-тәгәрәк шарны хәтерләтә – һәммә җире шеш белән тулган. Өйдә исә мәет озаткандагы кебек авыр тынлык. Әмма сер бирергә ярамый: эчке бүлмәгә уздым. Казанның бер фатирында дүрт стена арасында һәм ябык ишекләр артында яшәп, дөресрәге, җан асрап ятучы инвалид Людмила һәм Светлана Демьяновалар янына баргач, иң элек әнә шундый авыр тойгы биләп алды.

Әгәр аларның авыруларын медицина терминнары белән яза башласак, тулы бер бит кирәк булыр иде. Әмма һәрбер авыру – савыга алмаслык һәм гомерлек. Апа-сеңелнең икесе дә I төркем инвалид. Халык телендә бу авыру «тиз сынучан, бик нәзберек яки хрусталь, пыяла сөякләр» дип йөртелә. Людмилага 32 яшь булса да, аның тән авырлыгы нибары 16 кг гына. Болар өстенә ул әле йөрәк-нерв системасы авыруы белән дә җәфалана. Кайчандыр түп-түгәрәк Светлана да әниләре вафатыннан соң бер-ике тапкырга ябыккан. Кызга – 28 яшь. Людмила инвалид арбасында гына хәрәкәт итә ала, әмма аңа утырырга да кеше ярдәме кирәк. Ә бит көн туды исә ашарга әзерләргә, өен дә җыештырырга, керен дә юарга, үзләренә дә юынырга кирәк. Светлана азмы-күпме хәрәкәт иткәч, өйдәге иң кирәкле эшләрне башкару – аның өстендә. Әмма газ плитәсенә чәйнек кую да – кыз өчен мең газап. Пешерә алганы да – көйгән бәрәңге боламыгы һәм карабодай боткасы. Ә хәзер күз алдына китерегез: Света, идәннән шуышып, плитә янына урындык өстерәп алып килә, аннан соң шуңа менеп тезләнә, газдан кайнап торган кәстрүлне ала, шуны тоткан килеш кире тез белән шуышып урындыктан төшә, раковинага шуышып бара, тагын урындыкка менә һәм суны түгә...

 

Хәрәкәт итүләре дүрт стенадан ерак китми, әмма аннан да яманрагы – ялгызлык, көчсезлек һәм чарасызлык.

 

Әнисез калу

 

Моңа кадәр аларны әниләре Надежда Ивановна тәрбияләгән. Соңгы көнгә кадәр ул беркемгә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән. Ничек итсә иткән – тешен кысып түзгән. 62 яшенә карамастан, бер фирмада баш бухгалтер булып эшләгән ул. Әмма бәла бу гаиләнең ишеген көтмәгәндә кага: гаиләне туендыручы, караучы, ә иң мөһиме – кызларга терәк һәм таяныч булган әниләре авырып китә. Хатынга «кендек бүсере кысылган» дигән диагноз куялар. Әниләре турында Люда сәгатьләр, көннәр буе сөйләргә әзер. 11 июльгә каршы төнне исә аеруча яхшы хәтерли ул: «Әни авыртудан бик каты кычкырды. «Ашыгыч ярдәм» чакырдык. Әмма алар бик озак килмәде. Мин, туктаусыз шалтыратып, тизрәк килеп җитүләрен ялварып сорадым. Әни һаман өзгәләнде». Табиблар ананы алып чыгып киткәндә, ул, кызларына таба борылып: «Мин башка кайтмам, ахры», – ди. Һәм дөрестән дә, шул китүдән алар әниләрен исән килеш күрми.

 

7 нче шәһәр хастаханәсендә Надежда Ивановна ун көн ята. Алып киткән төнне үк аңа операция ясыйлар. Хәле азрак яхшыра башлагач, телефоннан кызлар белән дә сөйләшә. Барысы да яхшы булыр, дип тынычландыра. Әмма ананың хәле авырайганнан-авырая бара. Янында кизү торырлык кешесе булмагач, хатын «сиделка» яллый. Шуңа күрә әниләренең ул көннәрдә үлем белән ничек көрәшкәнлеге турында кызлар аның сүзләреннән генә белә. «Табиблар әнигә күбрәк хәрәкәтләнергә кушканнар. Утырырга, сыек ризык эчәргә кирәк, дигәннәр. Утырта башлагач, әни авыртудан аңын югалтып егылган. Табиблар исә шулай булырга тиеш дип тынычландырганнар. Берничә көн шулай кабатланган. Соңгы тапкыр утыртырга теләгәндә ярадан үлек ага башлаган», – ди күз яшьләре аркылы Люда. Ананы кабат операциягә алып китәләр. Әмма табиблар кызларга бу хакта беренче көнне дә, икенче көнне дә хәбәр итми. Көненә берничә тапкыр шалтыратсалар да, аларга бернинди мәгълүмат та бирүче булмый. 6 сәгать барган операциядән соң Надежда Ивановна мәңгелеккә күзләрен йома.

 

– Әни безнең өчен барысын да эшләде. Һәм мин бервакытта да ул үләр дип уйлый алмадым. Әлбәттә, безнең тормышта авырлыклар күп булды. Сүзгә дә килгән вакытлар юк түгел, әмма алар бик тиз онытыла иде, чөнки без бер кечкенә генә гаилә идек. Әни, без инвалид булсак та, яшәвебезне теләде. Ул Светаны «түгәрәгем», дип сөя иде, миңа, «курчагым», дип эндәште.

 

Яшәү өчен көрәш

 

Әниләре үлгәч, кеше ярдәменнән башка берни дә эшли алмаган кызлар өчен чын тәмуг башланган. Баштарак ерак туганнары ярдәм итеп тора, әмма һәр кешенең үз гаиләсе, үз проблемалары. Дөрес, инвалидларның әтиләре бар. Әмма балаларын кечкенә чакта ук ташлап чыгып киткән атадан ни-нәрсә өмет итәргә? Исеме бар – җисеме юк. Хәер, кызлар да, аларның әниләре дә бервакытта да кешедән ярдәм көтмәгән. Люда октябрь ахыры-ноябрь башында ике атна хастаханәдә яткан. Бу вакытта Светлана ничек яшәгән, нәрсә ашаган – Люда белми. Өйгә кайткач, аның хәле тагын да авырайган. Ашарга пешерергә кеше юк, атналар буе йогурт белән генә яшәп кара син! Люда ачлыктан, чарасызлыктан үз-үзенә кул салыр дәрәҗәгә җиткән. Мондый вакытларда аны: «Ә Света миннән башка нишләр?» – дигән сорау гына туктатып калган. «Акрынлап газапланып үлә башладык. Күзем йомыла башлагач, глюкоза ясатыр өчен берничә тапкыр «ашыгыч ярдәм» чакырырга туры килде», – ди Демьяноваларның олысы.

 

Казанның һәр районында эшләп килүче халыкка социаль хезмәт күрсәтүче үзәкләр бар барын, әмма аларның хезмәте – түләүле. Дөрес, күп дигәндә 400-500 сум чамасы гына ул, тик минималь пенсия алучы инвалидлар өчен бу акчалар да – шактый саллы сумма. Ризык, кыйммәтле дарулар алгач, фатирга түләгәч бик аз гына акчалары кала икән. Әниләре үлгәннән соң Люда кирәкле даруларын да эчә алмаган. Аннан соң Демьяновалар социаль хезмәткәрләрнең игътибарын артык җәлеп тә иттерәселәре килми дип аңладым. Чөнки алар үзләрен интернатка көчләп «тыгып кую»га теш-тырнаклары белән каршы.

 

Беркемгә кирәксез һәм файдасыз булмас өчен берәр нинди эш белән шөгыльләнүдән дә баш тартмый Люда. Бисер белән чигү эшләрен башкара ала. Компьютерда да эшләргә өйрәнәсе килә икән кызның.

 

Аларның иң курыкканнары – кешелек дөньясыннан аерылып, бер ялгызлары калу. Әниләре үлгәннән соңгы дүрт айда кызлар гап-гади игътибарга, кеше белән аралашуга сусаган. Алар хәлендә инде моннан да куркынычрак нәрсә була алмас кебек, ә бит ябык ишекләр артындагы үлемнән дә яманрагы юк…

 

P.S. Хөрмәтле укучым, бу гаиләгә бәла өстенә бәла өелеп килгән. Аларның фаҗигасенә битараф калмасагыз иде. Әгәр ярдәм күрсәтәсегез килсә, редакциягә шалтырата аласыз. Тик аларның үзенчәлекле булуларын истә тотып, кием-салым алып килмәсәгез иде. Апа белән сеңел, матди ярдәм белән беррәттән, гап-гади игътибарга да мохтаҗ. Шулай ук аларның шәхси счетына акча да күчерергә мөмкин.

 

РЕКВИЗИТЫ ЛЕНИНСКОГО ОТДЕЛЕНИЯ №6672

ПОЛУЧАТЕЛЬ: Демьянова Людмила Анатольевна

БАНК ПОЛУЧАТЕЛЯ: ОСБ «Банк Татарстан» №8610 г.Казань

КОР/СЧЕТ 30101810600000000603

РАСЧЕТНЫЙ/СЧЕТ 40817810862267521151/53

ИНН: 7707083893                      БИК: 049205603

КПП: 165702001

 


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ 216 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»