поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.11.2009 Язмыш

АХЫРЗАМАН ГАЛӘМӘТЛӘРЕ, КҮРӘСЕҢ...

Мондый хәлләр киноларда, әдәби әсәрләрдә генә буладыр дип уйлый идем. Классташым белән булган әлеге вакыйга турында ишеткәч, өнсез калдым. Ахырзаман якынлаша дигәннәре шулдыр, күрәсең. Мәрхүмә карт әбием гел, ахырзаман вакытында ана – улны, ата кызны белмәс, дип кабатлый торган иде.

Илүзә – ун ел бер сыйныфта укыган партадашым, якын дустым. Карап торырга оялчан, сабыр, тыйнак кыз. Үзе чибәр, сылу гәүдәле, чем кара күзле, бөдрә чәчле. Зуррак сыйныфларга күчкәч, чибәркәйгә егетләрнең дә күзе төшә башлады. Күпләр чаптылар аның артыннан. Ә ул ялындырды, сайланды, сынады. Унберенче сыйныфта чыгарылыш кичәсенә әзерләнеп йөргәндә, көтмәгәндә Илүзә: «Туемда шаһидә булырсың әле, яме?» – дип гаҗәпкә калдырды. «Кияүгә чыгарга иртәрәк түгелме соң әле безгә?» – дисәм дә, ул ике ай очрашып йөргән егете Фәритне мактап туя алмады. Аны яратканын, үзеннән ун яшькә олырак булса да, беркем белән дә алыштырмаячагын сөйләп, барыбер туена килергә күндерде.

 

Туйлар гөрләп узды. Мин – шаһидә, шаһит – Фәритнең дусты, өйләнгән, өч бала атасы. Кайберәүләр, янәсе, шаһитләр буйдак, кияүгә чыкмаган булырга тиешләр, киресенчә булса, гаилә таркала, имеш, дип тә сөйләнделәр. Юраганнары юш килгән, ахры. Туйда әйтелгән: «Ныклы гаилә булып яшәгез, игелекле балалар үстерегез», – дигән теләкләр дә фәрештәләрнең «Амин!» дигән сәгатенә туры килмәдеме? Яшь гаиләләрнең тормышлары җай гына бармады. Беренче көннәрдән үк классташым кайнанасы белән уртак тел таба алмады. Аннары иренең эчеп кайтуыннан зарланырга тотынды. Соңрак шәһәргә укырга урнашып, атналар буе сессиядә югалып кайта иде. Тора-бара, Илүзә ире өстеннән йөри икән, дигән имеш-мимешләр тарала башлады. Начар хәбәрне, пышылдап әйтсәң дә, ишетәләр бит аны. Кайнанасына, иренә, туганнарына да бу хәбәр барып ирешкән булса кирәк. Илүзә әйберләрен җыеп, әти-әнисе янына да кайтып торгалый башлады.

 

Биш ел бергә гомер кичерсәләр дә, Илүзә белән Фәритнең балалары юк иде. Бәлки, үзләре теләмиләрдер дип уйладым. Баксаң, Илүзә беркайчан да бала таба алмый икән. Хатын-кыз өчен бу иң куркыныч диагнозларның берседер, мөгаен. Ул, дәваланып, операцияләр ясатып та караган. Әмма, нәтиҗәсез... Бу хәбәрне белгәч, партадашым азгынлыкка ныграк бирелде кебек. Ул ачыктан-ачык хыянәт итә башлады. Авыл халкы Илүзәнең тетмәсен тетә: ана мәче, азгын хатын, себерке, бала күз яше дә тотмый үзен, нигә дип кеше иренә асылынырга?.. Мин дә классташым өчен оялып, вакыйгаларны үзгәртермен дип, Илүзә белән сөйләшеп карадым. «Хыянәткә корылган гаилә нык булмый бит», – дип акыл өйрәтергә тотынсам да, ул: «Ирем беренче башлады, ул барысына да гаепле», – дип озак сөйләшеп тормады. Хәзер иреннән аерылып шәһәргә китеп төпләнде.

 

Беркөнне Илүзәнең кайнанасын күреп сөйләштем. Биш вакыт намазын калдырмаган, шөкер кылып яшәгән, изге күңелле ананың битендә җыерчыклар арткан. Күзләре моңсуланып калган. Аның белән туйларны, үткәннәрне искә алып озак кына сөйләшеп утырдык. Кинәт ул миңа коточкыч серне ачты. Баксаң, Фәрит Илүзәнең әнисе белән очрашып йөри икән. Хатынының әнисен сөя, аның белән бергә булырга тели. «Фәрит кичләрен китеп югала башлагач, беркөнне артыннан күзәттек. Ни күрим, улым кодагый белән кача-поса сөяркәләр кебек уйнашалар. «Өсләрендә» тоттым, шушы яшемә җитеп бу хәшәрәтлекне күрермен дип уйламаган идем», – ди ул, ачынып. Кода исә йомшак холыклы кеше, әллә берни сизенми, әллә инде белсә дә сиздермәскә тырыша. Бу хәлләрне сихер галәмәтедер дип уйлый ана. Шулай булмаса, яратып өйләнгән чәчәк кебек яшь хатынын аның олы яшьтәге әнисенә алыштырыр идеме? Җитмәсә, Фәрит гел: «Без дөнья читенә качып китәр идек, әти генә кызганыч», – дип, хатынының әнисен ничек яратуын сөйли ди.

 

Бәлки Фәритне аңларга да булыр иде. Әйе, ярата, йөрәккә әмер биреп булмый, диләр бит. Тик бары җенси теләкне канәгатьләндерүгә генә корылган, хайваннарча яратышу мәхәббәт була аламы? Бу күңелне болгата торган, пычрак ярату ләбаса.

 

Тагын бер яшь гаилә таркалды. Өйләнешкәннәренә биш кенә ел иде югыйсә. Сәбәбе ни булды соң? Хатынның бала таба алмавымы? Юк. Сабыйны балалар йортыннан алып тату, тулы гаилә булып яшәүчеләр бихисап. Иренең эчкече булуымы? Исерек тә бер айный. Эчкечелектән дәвалаучы үзәкләр буа буарлык. Кайнана арага кергәнме? Башка йортка аерылып чыгып аерым яшәргә дә була иде ләбаса. Күрәсең, күңелдә иман булмау, шайтан коткысына бирелеп, иң тыелган, кагылырга ярамаган җимешне татып карарга теләү, хисләргә ирек бирү туры юлдан тайпылдыргандыр да аларны…

 


Язгөлем МӨДӘРИСОВА
Шәһри Казан
№ 218 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»