|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.02.2017 Җәмгыять
Ана белән ул эт һәм мәчеләр аркасында “этле-мәчеле”гә әйләнеп, судка барып җиткәнТомск шәһәрендә яшәүче ана белән ул этләр һәм мәчеләр аркасында “этле-мәчеле”гә әйләнеп, судка барып җиткәннәр. Алар икесе бер фатирда торган, ә берничә ел элек ана кеше өйгә этләр, мәчеләр ташый башлаган. Хайваннар саны көннән-көн арткан, алар бөтен йомышларын өйдә башкарып, шунда ук балалап, сугышып, бер-берләренең көчекләрен чәйнәп өзеп, өйне сасытып, идәнне черетеп, фатирны кеше яши алмас хәлгә китергәннәр. Җитмәсә, улы фатир өчен вакытында түләп килсә дә, әнисе соңгы вакытта аны өйгә кертми башлаган. Бүтән торыр урыны булмаган ир, аптырагач, фатирдан эт-мәчеләрне чыгаруын, ә үзен өйгә кертүен таләп итеп, әнисен судка биргән. Суд аны яклап, дәгъваларын тулысынча канәгатьләндерергә дигән карар чыгарган.
--- |
Иң күп укылган
|