поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.02.2017 Мәдәният

Равил Сабыр: «Әйе шул, «йонлач» куллы яклаучым бар!»

«Хәйран халыкны аякка бастырдыгыз сез!» — дип шылтыратты ул безгә «Равил Сабыр табылды» дигән язма чыккач (аны 2 000 артык кеше укыды). Равил әфәнде әйтүенчә, күпләр: «Син югалган идең мени?» — дип шаярып шылтыратса, шактый кеше чыннан да аның хәзерге вакытта Әлмәттә яшәгенен, кайда эшләгәнен белмәгән булган, имеш-мимешләрдән чыгып кына фикер йөрткән. Бүген исә Равил Сабыр кайсы сүзнең гайбәт, кайсы чын икәнен сөйләп бирә.

— Үзем турында әллә нинди тузга язмаган сүзләр ишеткән бар минем, халыкның фантазиясе шәп эшли! Мәсәлән, имеш тә минем кызым Төркиядә укый икән. Бердән, минем ике балам да малай. Олысы Казан университетында, кечесе Әлмәт лицеенда укый.
 
Аннары төрле «зур» кешеләр белән туганлаштырырга яраталар мине. Бездә бит ничек уйлыйлар? Янәсе, хакимияттә эшли торган «йонлач» кулы булмаса, кеше үз таланты, тырышлыгы белән генә тормышта бернигә дә ирешә алмый. Зилә Вәлиева премьер-министр урынбасары булып эшләгән заманнарда мине аның плимәнниге дигән имеш-мимеш чыгардылар. Кемнәр генә сорамады, чыннан да шулаймы, дип. Юк инде, минәйтәм! Тик күбесе миңа ышанмады, хәйләкәр елмаеп кына куйдылар.
 
Берничә елдан, бу сүзләр онытылып бетте инде дигәндә генә, тагын бер имеш-мимеш килеп чыкты. Баксаң, мин әле тагын Васил Шәйхразиевнең дә (ул чакта Чаллының башкарма комитеты җитәкчесе) туганы икән. Бу юлы инде киресен исбатлап тормадым. Нигә дигәндә, Зилә Рәхимьяновна теге чакта өйрәтеп куйган иде: «Равил, барыбер беркемне дә ышандыра алмыйсың, иң яхшысы килеш, әйе плимәнниге, дип әйт, тынычлансыннар», — дигән иде. Мин шулай эшләдем дә. Соңрак Васил Гаязовичка сөйләгән идем, ул да көлде: «Дөрес эшләгәнсең!» — диде.
 
«Татнефть»кә «йонлы» кулсыз эшкә урнашып булмый, алар читтән беркемне дә алмый, дигәннәренә дә исем китә. Менә мине Чаллыдан чакырып китерделәр ич?! Хәер, беркемгә берни исбатлап торасым килми, болай дип языгыз: «Әйе, «йонлы» куллы яклаучым бар!» дип әйтте Равил, диегез. (Көлә). 
 
Җитди сүзгә күчкәндә, чын дөресен беләсегез килсә, имеш-мимешләр җыеп ятканчы, минем үземнән сорагыз. Ничекме? Мәсәлән, 19 февральдә сәгать 12дә Камал театрының кече залында минем пьеса буенча Булат Бәдриев куйган «Сигезле бию» спектакле уйнала, үзем дә шунда булырмын, дип торам, Алла боерса. Килегез, спетакль карарсыз, аралашырбыз!
 
Әлмәтлеләр җәмгысы 9 спектакль алып килә, алары да бик кызык, афишаны карагыз.
 
«Сигезле бию» спектакленнән күренешләр:
 
 
 
 
 
 
 
Тимур Биктимеров фотолары.

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.02.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»