|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2017 Криминал
Татарстанда ашыгыч ярдәм фельдшерына пациент һөҗүм иткәнЧаллыда ашыгыч ярдәм фельдшерына ясалган һөҗүмнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. “26 комплекста яшәүчеләрнең берсе чакыртуы буенча ашыгыч ярдәм машинасы урынга юнәлгән. Санитар автомобильнең салонында исерек хәлдәге пациентны караган вакытта, соңгысы фельдшерның башына суккан”, - дип сөйләде идарә вәкиле. Шуннан соң вакыйга урынына полиция экипажы килгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре каршында пациентка ярдәм күрсәтелгән. Баш сөяге яраланган фельдшерны шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр.
Эмма СЫЙТДЫКОВА |
Иң күп укылган
|