поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.11.2009 Киңәш-табыш

ТАТАР ЮМОРЫ – "ЧИРӘМ ҖИР"

Юмор темасына бер утырып сөйләшеп аласы иде дигән теләк күптән күңелне кымырҗытып тора иде. Менә, ниһаять, җыелдык. Әлбәттә, юмор-сатирага кагылышы булган барлык кешеләрне дә берьюлы җыеп бетерү мөмкин эш түгелдер. Шуңа күрә бүгенге түгәрәк өстәлебездә аларның кайберләре генә – сатирик язучы Фәнзаман Баттал, Буа сатира театрының баш режиссеры Раил Садриев, нәфис сүз остасы Аграфена Васильева, “Барс-рекордс” компаниясенең юморы “хуҗасы” Фәрит Галиев һәм пародияче Данир Хәбриев катнашты. Әмма бу очрашу-сөйләшү соңгысы булмас дигән өмет тә бар. Бүген “Түгәрәк өстәл”нең сөземтәсен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

Фәнзаман Баттал:  Юмор-сатираның милләте бар дип саныйм. Менә инде күпме еллар Жванецкийны тыңлап-тыңлап карыйм, әмма аңламыйм, чөнки ул яһүдләр генә аңлый торган "телдә" сөйли. 

 

Хайван белән кешене аера торган иң беренче сыйфат –   юмор. Әмма көлү артында ниндидер мәгънә ятарга тиеш. Әгәр коры көлдерү генә булса, ул бик арзанлы юморга кайтып калачак. 

 

Һәр чорның үз анекдотлары, мәзәкләре була. Кешене бүгенге көндә күңеленә якын тема белән генә кытыклап була. Юмор хис-тойгылар уятырга тиеш. Кеше көлгәндә дә: “Карале, безнең тормышыбыз, чыннан да, шушы бит”, – дип гыйбрәт алырга тиеш.   Күңел  сәламәт булсын, кешенең башы эшләсен өчен юмор кирәк. Бигрәк тә хәзерге кризис чорында. Кризисны мин гади генә менә болай аңлыйм – әгәр дә түрәләр халык җитештергәннән күбрәк урлый башлыйлар икән,  кризис менә шул була. 

 

Раил Садриев: Юморның милләте юк, аның милли йөзе бар. Бу минем фикер. Юморны халыкка төрле формада бирергә була. Түбәтәй кигезеп, мәсәлән...

 

Юмор – ул дәва.   Европа илләрендә безнең кебек ихлас көлә белгән кешеләр юк. Алар безгә караганда чирлерәк. Без шундый авыр тормышта яшәсәк тә,  күңелебез хөр.  

 

Юмор – ул халыкның үз-үзенә куйган диагнозы, бүген нинди халәттә икәнне искәртеп торучы әйбер. Үзеннән көлә белгән халык кына яши алачак.  Юмор – ул көзгегә карау. Үз-үзеңнән көлә белеп, һәрвакытта дөрес диагноз куеп, бүгенге халәтеңне, пульсыңны тикшереп тору. Татарның юморы бүтәннәргә иярү түгел, аның үзенең юморы бар. Юмор бүгенге көндә милләтне торгызу коралы булырга тиеш. Ул – милләтнең иммунитеты. Бүген замана үзгәрә, хәтта диннәрнең чиге югала. Телевидение кан эчендә. Кешене кеше буларак, милләт буларак саклап калу өчен юмор кирәк. Коткару, диагноз кую, дәвалау чарасы бары тик юмор гына.

 

Менә “Татарстан яшьләре” инде егерме ел буена соңгы битендә юмор   чыгара. Бу берөзлексез юмор чыгарган бердәнбер газета. Шушы егерме ел эчендә бер буын алышына – туа, аякка баса, үсә. “Татарстан яшьләре” юмор белән бер буынны тәрбиләп үстергән газета.  

 

Фәрит Галиев: Яшьләр хәзер “Камеди-клаб” карый. Анда бер сүзгә, бер кешегә бәйләнәләр дә, көләләр. Кешенең җитмәгән ягыннан көлү – ул Америка юморы. Уйландырмый торган, җайлы юмор. Бөтен нәрсә күрсәтелә анда, ыштаннарын да төшерәләр. Безнең татар юморы әкренләп сәхнәдән, телевидениедән, газеталардан юкка чыгып барган вакытта, яшьләребез шул “Камеди-клаб” кебек юморга ияләнеп килә. Бездән татар яшьләре: “Нишләп сез дә “Камеди клаб” стилендә татарча шоу эшләмисез?” – дип  сорый.  

 

Татарның юморы монолог стилендә, ул итагатьле юмор. Аны аңлау өчен тәҗрибә кирәк. Хәзер техника заманы, халык ялкауланып килә. Юморны да ялкау гына кабул итә. Бүгенге кешегә барын да сөйләп, күрсәтеп бирергә кирәк. 

 

Раил Садриев: “Билдән түбән” дигән бер сүз бар. Аның нәрсә икәнен билгеләү бик авыр. Ул “сират күпере” шикелле. Моннан егерме еллап элек кайберәүләр сәхнәдә  чүп-чар сөйләп йөреп, халыкның зәвыгын бетерделәр. Ул чагында тамашачыны үз артыңнан ияртеп, стадионнар җыеп була иде, тик татар юморын тудыру өчен беркем дә эшләмәде. Шуңа күрә татар юморы күренеш буларак бүген дә юк. Берән-сәрән бар, ә менә сайлап алырга юк. 

 

Җәмәгать, бүтен татар юморы – ул “чирәм җир”! Нинди техникаң бар –  атыңмы-чуртыңмы, кинәнеп сукала, тырмала, чәч! Әмма юмор язучылар юк, сценарий язучылар юк, ә ихтыяҗ зур. 

 

Данияр Хәбриев: Дөрес, татарда юмор язучылар аз. Менә безне урыслаштыгыз, урысчадан тәрҗемә итәсез дип сүгәләр. Махсус юмор язучылар булмагач кая барасың инде...

 

 Фәнзаман Баттал: Заманында минем “Көфер почмагы” дигән театрым бар иде. Тормыш алып бару, акча эшләү максатында 4-5 ел эшләдем мин аның белән. Кичә вакытында сәхнәдән һәрвакыт залны күзәтә идем. Әгәр елмаю бераз сүрелә икән, ул бетте дигән сүз, яңадан күтәрелеп китә алмаячак. Тамашачыны һәрвакыт күзәтергә кирәк. Халыкның һәр хәрәкәте әһәмиятле аның. Матбугатта да шулай. Әгәр дә гыйбрәтле хәлләре дә, юморы да, сәясәте дә бар икән, газета әйбәт бара. Бөтен нәрсә матбугаттан башлана бит. Әгәр матбугат сүнә икән, халык та сүнә. 

 

Раил Садриев: 20 ел элеккеге тамашачы бүгенге тамашаны бүтәнчә кабул итә. Ул аны аңламаска да мөмкин. Бүгенге көндә буыннар арасында күпер юк, яшь буын аерылып калды. Милләт юморын күмәкләшеп күтәрергә кирәк.

 

Бүген татарның сатира киштәсе буш, юморы бик тар. Безгә тамашачыны җәлеп итәргә кирәк. Авылларда, шәһәрләрдә йөреп, тамашачыга нәрсә кирәк, шуны бирә белергә, аңа үзебезнең фәлсәфәне сеңдереп. Юмор кешедә кешелеклелекне саклап калырга тиеш Фәнзаман Баттал: Мин бит әле язучы гына түгел, мин укучы да. Юмор-сатира мәсәләсендә картаймыйм, чөнки бүгенге рухның, язу стиленең ничек булырга тиешлеген беләм. Шул ук вакытта үткән гасырларның юморы белән дә горурланам. Безгә шуларның бөтенесен бер мәйданга куеп  файдалана белергә кирәк. Халык юморсыз була алмый, юморсыз яши алмый! Халыкка юмор кирәк, ләкин   арзанлы юмор түгел.

 

Агрофена Васильева: Юмор яхшы булсын өчен тагын бер шарт бар – артистлар белән язучылар кулга-кул тотынып эшләргә тиеш. Сәхнәдән сөйләнелә торган әйбер артистка яраклаштырылган булырга тиеш. Әгәр артистлар белән язучылар бергә эшләсәләр, татарның юморын шактый күтәреп булыр иде. Әлегә безнең юмористлар да, артистлар да беренче чиратта акча табу өчен эшлиләр. Минем фикеремчә, “Татар җыры”, “Татар моңы” кебегрәк итеп юмор фестивальләре оештырылса, халыкка нәрсәнең кирәге, нәрсәнең кирәкмәгәнлеге күренер иде. Бүгенге яшәешкә кайсы туры килә, кайсы көн кадагына суга, боларны билгеләү мөмкин булыр иде. Әлбәттә, бик күп акча, ныклы оештыру таләп итә торган эш бу. Бәлки бүгенге көндә  мөмкин дә түгелдер. 

 

Раил Садриев: Быел мин оештырып карарга уйлыйм андый тамашаны. Декабрь аенда филармония концертлар залында биш көн “Татар юморы” дигән тамаша булачак. Бүгенгә бу – авантюра. Мин моның килеп чыгачакмы-юкмы, халык җыелачакмы-юкмы икәнлеген дә белмим. Әмма мин моны бүгенге көнне  түгел, киләчәкане уйлап оештырам. “Татар юморы” дигән проект киләчәктә фестиваль булып, традиция булып эшләргә тиеш. 


Чулпан ФАТТАХОВА язып алды
Татарстан яшьләре
№ 62 | 24.11.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»