|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2017 Мәдәният
Камал театры Kamal Backstage проектын башлый (ВИДЕО)Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Kamal Backstage проектын башлау турында игълан итә. Әлеге проектның максаты - тамашачыларыбыз белән якыннанрак танышу. Тамашачыларның яраткан артистлары белән очрашулар оештырыла һәм спектакльләргә чакыру билетлары уйнатыла. Атнаның һәр дүшәмбесендә 3 чакыру билеты (2 кешелек) уйнату игълан ителә, киләсе дүшәмбедә компьютерның очраклы саннар генераторы 3 җиңүчене билгели. Җиңүчеләр чакыру билетлары белән бүләкләнә, шулай ук аларга спектакльдән соң сәхнә артына кереп, декорацияләр янында фотога төшү, театраль костюмнар киеп карау, яраткан артистлары белән аралашу һәм автограф алу мөмкинлеге бирелә.
--- |
Иң күп укылган
|