поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.02.2017 Җәмгыять

"Мин аны буып үтерергә әзер идем..."

Үзләрен ата-ана дип санаучы кемсәләр колагына: әгәр сезнең бәлаләрегез (бала түгел, ә нәкъ менә бәла) кеше арасында үзләрен тота белергә өйрәтелмәгән икән, урамга чыкканда аларга борынчык кигертегез яки тезгенләп йөртегез. Нишләп алай дип әйтәмме? Хәзер мин сезгә өч кенә мисал китерәм һәм шуннан үзегез барысын да аңларсыз.

1 нче мисал. Автобус күрше шәһәргә бара, алда – 30 минутлык юл. Минем янымда алты яшьләр чамасындагы малай утыра, әти-әниләре – үтү юлының теге ягында. Сабый боргалана, акыра, колакчынымны тартып алырга, миңа кушаяклап тибәргә азаплана. Аңа күңелсез. Ә әти-әниләре нәрсә карыймы? Балаларының шундый тере булуына сокланып утыралар.

2 нче мисал. Кич. Супермаркет. Мин ашыкмый гына стеллажлар арасында йөрим. Шул вакыт һич көтмәгәндә әллә кайдан гына атылып чыгып, арбама 4-5 яшьлек кыз бала килеп бәрелә. Улау, чинау, маңка агызып елау. Халыкны як-якка төрткәләп, ана кеше килеп чыга, ник баланы бәрдерәсең дип җикеренә башлый. Бу “кыртлы тавык” бер баласына күз-колак була алмаганга бүтәннәр гаепле икән.

3 нче мисал. Тагын автобуста барам. Монысында – бер сәгатьлек юл. Янәшәмдә биш яшьләр чамасындагы баласы белән хатын утыра. Малайның әнисе алдында түгел, ә аерым гына утырып барасы килә, шунлыктан төрле әмәлләр белән мине утыргычтан төртеп төшерергә азаплана. Анасы нишләп бу кыбырсыкка аерым билет алмаган – монысын мин белмим, монысы миңа кагылмый. Ләкин бер сәгать эчендә бу бала минем сабыр канатларымны сындырды, килеп җиткәндә мин аны буып үтерергә әзер идем.
* * *
Кичә тагын бер “бронтозавр”га юлыктым бит әле. “Бронтозавр” дип мин авырлыгы 80-90 килолы симез адәмнәрне атыйм (күпчелеге – хатын-кызлар).

Андый кешеләрне аңларга һәм кызганырга кирәк, бәлки аларның симезлеге берәр төрле чирдәндер дисезме? Сүз бу хакта түгел. Алар арыкмы, симезме – миңа барыбер. Алар нәрсә ашый, кайда ял итә, нинди кием кия – миңа барыбер. Мин бер нәрсә генә телим – бу кешеләр минем шәхси киңлегемә үтеп кермәсеннәр!

Бронтозаврлар транспортта бер ярым урынны билиләр, басып барганда йомшак җирләре белән кеше җилкәсенә авалар. Алар тротуар буйлап былкылдаганда, үткән-сүткән кешеләр акробатлык үрнәге күрсәтергә мәҗбүри. Күрсәтмәсәләр – читкә очачаклар, аннан травматолог янына барырга мәҗбүр булачаклар. Ә бронтозаврлар исә моны сизми дә кала һәм тыныч кына юлларын дәвам итәләр.

Супермаркетларда бу кавем кассага чират торган кешеләрне бульдозер кебек этеп, алга таба кысрыклый, кибеттә кәрзинне беләкләренә асып йөреп, аның белән юлында очраган кешеләргә уңлы-суллы төрткәли.

Бронтозаврлар беркайчан да гафу үтенә белмиләр, бөтен кеше алар алдында бурычлы дип уйлыйлар. Гәүдәләре әвен кадәрле булса да, аларның баш миләре бик кечкенә, шуңа күрә үзләре турында бик югары фикердә торалар. Хәер, боларында минем эшем юк. Теләсә-нәрсә уйлагыз, теләсә-ничек кылансыннар, тик минем юлымда очрамасыннар!


Гали ВӘЛИЕВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.02.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»