|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2017 Милләт
Тукай энциклопедиясе Кемерово нәшриятында бастырылдыДәүләтнең махсус максатчан акчасына финансланган Тукай энциклопедиясе 2 мең тираж белән чыкты. Бу хакта Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров әйтте. «Билгеле бер процедуралар узганнан соң, конкурс нәтиҗәләре буенча Тукай энциклопедиясен бастыру хокукы Кемеровадагы нәшрият отты», — ди И. Гомәров. Энциклопедиягә 2 мең 358 мәкалә, 800 дән артык иллюстрация урнаштырылган. Узган гасырда эшли башланган күләмле проектта 135 мәкалә авторы һәм 15 фәнни редактор хезмәте кергән. Энциклопедияне эшләү барышында, җыелган материалларны әзерләп, халык таныша торсын дип аерым (күләме зур булмаган) китаплар итеп тә чыгара бардык. Нурмөхәммәт Хисамов, Резидә Ганиева, шәхсән үземнеке дә аерым басмалар булып нәшер ителде. Тукай әсәрләренең 734енә анализ ясаган белешмәлек дөнья күрде. Энциклопедияне әзерләгәндә Тукайның академик 6 томлы басмасы да нәшер ителде. Бу галимнәрнең күптәнге хыялы иде. Кремль тыюлыгы белән берлектә «Тукайга сәяхәт» дигән әдипнең үзе исән вакытта булган бөтен язма материалларын һәм башка материалларны тасвирлаган саллы китаплар бастырылды», — ди профессор, тукайчы галим Зөфәр Рәмиев. Тукай энциклопедиясен тәкъдим итү чарасы 7 февраль көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Фәннәр академиясе бинасында узачак.
--- |
Иң күп укылган
|