|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2017 Шоу-бизнес
Рәнис Габбазовка кем һөҗүм итә?Р. Ваһапов фестивале лауреаты, моңлы җырчы Рәнис Габбазовның рәсми төркеменә хакерлар һөҗүм иткән. Әмма төркем Ваһапов фонды ярдәме белән тиз арада үз хәленә кайтты, эшләвен дәвам итә. Ни өчен Рәниснең төркеменә һөҗүм ясаганнар? Гастрольгә әзерләнеп йөрүче яшь җырчының кәефен төшерү максатыннан эшләнелгән явызлыкмы бу? Бәлки Рәнис Габбазовның дошманнары бардыр? - Рәнис Габбазовның Вконтакте төркемендәге рәсми төркеме хакерлар тарафыннан юк ителде. Иң элек берәү төркемне юк итүне таләп итеп язды һәм шуннан соң төркем юкка чыкты. Бу күңелсез хәл җырчының гастрольләре башланыр алдыннан килеп чыкты. Әмма юристларыбыз вәзгыятьне шундук хәл итте. Шөкер, төркем гадәттәгечә эшли башлады. Һөҗүм итүченең кем икәне безгә билгеле, ләкин аның исемен әлегә әйтә алмыйбыз, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Р.Ваһапов фондының җәмәгатьчелек белән элемтә җитәкчесе Айбикә Фәттахова.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|