04.02.2017 Язмыш
Дөньяга аваз салган көнне әнисез калган кыз әбисе савыксын дип, дога кыла
Апас районының Кече Күккүз авылында гаҗәеп бер кыз яши. Кызчыкның язмышы гыйбрәтле. Дөньяга аваз салган көнне әнисез кала ул. Кечкенә Илүзәне бала табу йортыннан әтисе белән әбисе алып чыга.
– Әтиемне бик яратам. Ул мине тәрбияләде. Дәү әнием исә миңа әниемне алыштыра. Әби белән әти мине кадерләп үстерделәр. Ятимлек ачысын сизмәсен дип шулай эшләгәннәрдер, мөгаен. Миңа җиде яшь чагында әтием икенче әниемә өйләнде. Бу көнне яхшы хәтерлим. Әни чит итмәде. Хәзер менә тату гына гомер итәбез, – ди Илүзә.
17 яшьлек Илүзә Гәрәева тормыш арбасын үз иңнәрендә тарта. Сабый чагы булмый да кала аның. Яшьтәшләре курчак уйнаганда, Илүзәгә язмыш тагын бер сынау бирә. Кызга унөч яшь чагында әбисе авырып китә. Табиблар инсульт кичергәнен әйтәләр. Шәһидә апа шул көннән бирле урында гына ята. Әбисе авыргач, аны тәрбияләү, өйдәге мәшәкатьләр Илүзә өстенә өелеп кала. Бу вакытта әтисе яңа гаиләсе белән Яшел Үзәндә яши.
– Аларны борчымадым. Авылда эш юк бит. Ә яшәргә кирәк. Әбиемне үзем карарга булдым. Аны тәрбияләү – минем бурычым. Ул мине кечкенәдән үстергән, хәзер мин аңа булышам. Баштарак кыен иде. Үзе йөргәндә әбием миңа бер тапкыр да ашарга пешертмәде. Урынга егылгач, башта әнә шул проблема белән күзгә-күз очраштым. Нишләргә дә белми торам. Кухня белән зал арасында тик йөгереп йөрим. Әбием өйрәтеп тора, мин ризык әзерлим. Әкренләп бар эшкә өйрәндем. Җыештырам, юам, укырга да йөгерәм. Әле янымда энем белән сеңлем дә бар. Аларны да тәрбияләргә өлгерәм. Пешереп ашатам, киемнәрен юам, дәресләрен әзерләшәм. Атна ахырында әти белән әни кайталар. Хәлемне аңлый торган, кирәк чакта ярдәм кулы сузарлык дусларым күп минем. Үзем эшләгән эшләрне гайре табигый дип саныйм, әбине мин карамасам, кем карар соң? – ди ул.
Мәктәпне тәмамлагач, җырчы буласы килә икән Илүзәнең. Әнисе бик матур җырлаган диләр. Әмма әбисен дә ташлап китәсе килми. Дөрес, Илүзә укуын тәмамлаган вакытка, әти-әнисе авылга күченеп кайтырга җыена. Әле шушы көннәрдә Илүзә районда узган “Кайнар йөрәк” дигән конкурста җиңгән. Кызны бүләкләү өчен Мәскәүгә чакырганнар.
– Әбиемне бик тә терелтәсем, яшәтәсем килә. Бервакыт Болгарга экскурсиягә бардык. Шунда мөселманча киенгән бер апага бу хәлләрне сөйләп бирдем. Ул: “Ясин догасы укы”, – диде. Әбием савыксын дип, шул доганы укып чыктым. Аллаһы Тәгаләгә гел ялварам. Ул мине ишетә кебек. Аллага шөкер, әбием ятып кына торса да, янәшәмдә бит. Шуңа да бик шатмын! – ди Илүзә.