поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
20.11.2009 «Яшьти» әдәби сәхифә

ЯШЬТИ БУЛАТ ИБРАҺИМОВ

Булат Ибраһимов – “Яңа дулкын”да үз шигырьләре белән күпләрне дулкынландырган, күптән түгел йомгакланган “Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсында гран-при алган егет. Бүген Булатның иҗаты белән танышырбыз. Шигырьләргә кадәр – бераз гына авторның үзе турында.

Тулы исеме: Ибраһимов Булат Хәким улы.

Туган ягы: Лаеш районы, Атабай авылы.

Туган көне: 19 октябрь, 1990 ел.

Әти-әнисе: гади эшчеләр, хәзер пенсиядә.

Шөгыле: “Әллүки” әдәби берләшмәсенең әйдаманы, шигырьләр, хикәяләр иҗат итә, баскетболл уйный, туризм белән шөгыльләнә

Белеме: Казан дәүләт университетының  татар филологиясе һәм тарихы факультетында 2 курста укый.

Җиңүләре: районда оештырылган “Алтын каләм” фестивальләрендә 1-2 урыннар, “Шигъри сабантуй”, “Иделем акчарлагы” конкурсларында актив катнаша.

Беренче шигыре: “Кыш җитте” дип атала. Район газетасында, 2 сыйныфта укыганда басыла.

Тематика: күбесенчә милли темаларны күтәрә, мәхәббәт турында сирәк яза.

Тел-әдәбият өлкәсенә егетләр сирәк килә бит. Син ничек бу өлкәгә кереп киттең?  Килеп керүем очраклы хәл түгел.  Кечкенәдән милләт, әдәбият белән кызыксындым, шигърият миңа якын иде. Кызык, әмма гаиләбездә, нәселдә иҗади кешеләр юк.

Хәзерге моментта сине нәрсә борчый: Безнең авыруыбыздыр инде – милләт пробелмасы... Белмим, нинди дәва табарбыз, нинди дару кулланырбыз.

Тәүлекнең кайсы вакытында язасың? Үзем генә калганда язам, кич белән.

Кәгазь-каләмнең нинди булуы иҗатка тәэсир итәме? Шигырь язарга утыргач, каләмең язмый башлавы җанны ашый инде. Калганы мөһим түгел.

 

 

ЯЗ

 

Язылмыйча калган күп сүзләрне

Язда язып була.

Каләм кулда, күңел,

Әйдә яз.

Ярым коры салкын җир өстеннәнән,

Вак чүпләрне җил куып килә.

Урманнарда әллә карга елый,

Әллә күке көлә.

Янәшәдә үскән ике каен,

Берсе яшен түгә,

Берсе бөресенә сөенә...

Ә җирдә яз,

Каләм кулда, күңел,

Әйдә яз.

                                                                             

УЯНЫРГА КИРӘК

 

Җирдә аунап ята берәү,

Кыйнаганнар әллә?

Әй, табиб, монда кил,

Яраларын бәйлә.

Чү, туктале,

Бу бит кыйналмаган,

Хәмер белән аңын җуйган

Түгелме соң?

Әй, әфәнде, абзый уян.

Битләренә сугам аның,

Әллә үлгән,

Әллә тереме соң?

Тик кем белгән,

Тибә кебек йөрәк.

Абзый, уян инде,

Күптән инде уянырга кирәк.

Уян инде,

Башкаларны уятырга кирәк,

Абзый,

Күптән кирәк.

Уянмады. Китеп бардым

Мин читкәрәк.

Читтә берәү ята йокымсырап,

Кулын сузып.

Күрәм үткән аның гомре

Хәер сорап.

Йолкып аны уятам мин.

Күзен ачты ул берзаман.

– Нәрсә, ахырзаман әллә,- диде.

– Юк, юк, әлегә безнең заман,

Уян гына, җитмәс ахырзаман.

– Юк, уятма мине,

Бер уянган идек инде,

Көчләп йоклаттырды заман.

Хәзер тыныч йокы теләп,

Ятабыз без көтеп заман...

Ерак түгел нәни малай,

Торырга маташа.

Вәт сиңа тамаша.

Йокла егет,

Сиңа иртә әле уянырга.

Чирәмнәрне йолкый,

Үзе елый,

Нидер сөйли үзе.

Ялкынлана, яна ике күзе.

Йокла егет,

Бер нәрсә дә уйламыйча.

Йокла егет,

Атаң-әнкәң уянмыйча

Торып басып юлга чыкма.

Йокла.

Тик онытма уянырга,

Тик онытма уятырга.

Үткән буын йоклап калды,

Үз вакытын уянырга.

                                                                                            

УЕНЫ, ЧЫНЫ...

 

Телевизор бүген миндә,

Футбол карыйм мәш килеп.

– Кая тибәсең инде син,

Уйна, йөрмә баш иеп.

 

Тәгәрәде, керде китте,

Ух, молодцы егетләр.

Шатланалар ауный-ауный,

Булдырасыз егетләр.

 

Алардан да артык янып,

Мин кычкырам “ Бис, ура”.

Әби чабып килеп керде:

– Нәрсә, нинди бичура?

 

– Безнекеләр ота әби,

Кайларда йөрисең син?

- Лампаның рәте беткән бит,

Шуңа салдым керәчин.

 

– Әй, әби, ниткән лампа ул,

Күптән бетте ул гасыр.

– Кайдан килеп бетсен, онык,

Бездә һаман шул гасыр.

 

Тиз арада безнең якка

Туп очып килеп керде.

Исәпне тигезләделәр,

Күрсәтә бергә берне.

 

– Әй, әби, йөрисең шунда,

Күрми дә калдым юньләп.

Утыр, әйдә футбол кара,

Йөрмә лампалар рәтләп.

 

– Безнекеләр дисең онык,

Кайсылар соң безнеке?

Өч-дүрт кара малай йөри,

Әллә шулмы безнеке?

 

– Әйе, әби, шул безнеке,

Әллә без аларныкы.

Үзләре кара булса да

Бәясе ханнарныкы.

 

– Алай икән, – диде әби,

Һәм чыгып китте торып.

Ә футбол кызганнан кыза,

Бар да уйный котырып.

 

Туп керә генә дигәндә,

Менә сиңа, сүнде ут.

Әллә җиңдек, әллә тигез,

Әллә керде, әллә юк.

 

– Әби йөгер лампаң белән,

Монда дөнья караңгы.

Әби чабып килеп керде:

– Нәрсә, нинди корчаңгы?

 

Әбинең җылы лампасы,

Ялт иттерде бүлмәне.

– Бездә онык, гел шул гасыр,

Шуны белеп тор яме,

Әзер булып тор яме.

 

* * *

 

Гомеремдә беренчегә

Чәчәк букеты алып,

Барам аның янына

Дер килеп калтыранып.

Ул сораса ни әйтермен,

Тел бәйләнмәсә ярый.

Ак күлмәк, коңгырт галстук,

Күкрәктә йөрәк дулый.

Әле ярый ялгыз түгел,

Минем кебекләр дәрья.

Имтихан бирәбез бит,

Ярдәм итче, йә Алла.

                                                                                                  

МИН ИШЕТТЕМ

 

Әнкәй,

Мин бит бүген генә тудым әле,

Әнкәй, тыңла.

Мин ишеттем карында булганда,

Кеше явыз диеп.

Шуңа бераз явыз булып тудым,

Бераз гына...

Әнкәй, тыңла,

Барысын да сөйлим сиңа.

Мин ишеттем,

Имеш, кеше акча колы булган,

Һәм башында аның мәкер тулган.

Мин ишеттем,

Әти-әниләре балаларын

Ташлап китә диеп,

Кайберәүләр мескеннәрне

Үрти ятим диеп.

Әнкәй, ятим сүзен,

Төшенмәдем үзем...

Әнкәй, тыңла.

Кеше шундый оста итеп

Өйрәнгән ди ялганларга.

Мин дә нәни кеше, әнкәй,

Бу һөнәрне беләм бераз гына.

Әнкәй, тыңла.

Мин ишеттем карында булганда,

Кеше икейөзле диеп,

Тик нигәдер икейөзле булып туалмадым.

Әнкәй,

Ә мин хәзер кеше булалмаммы?..

 

МЕНӘ ШУЛАЙ

 

Кайбер көнне ялгызлыктан качып

Халык арасында йөрим, кеше күзлим.

Кайбер көнне ялгызлыкны эзлим үзем,

Хаклык эзләп туеп... Түзмим.

Бик нык үрчеп китте хәзер

Чебеннән фил ясаучылар,

Куян гомере өчен кайгыручы

Ач аучылар,

Балык өчен кайгыручы

Балыкчылар,

Кеше гомерен кайгыртучы

Ялганчылар.

Алдакчылар белән тулды кебек

Инде дөнья.

Җир әйләнә диләр,

Ышанырга, ышанмаска

Һәр кешенең ихтыяры.

Күбрәк акча отып калу

Күпләгәннең зур хыялы...

Чүплектәге бер гөл чәчәк аткан,

Июль уртасы.

Чүплектән дә ямь бөркелә икән,

Кем уйласын.

Кем уйласын,

Кемдер түккән шул гүзәлгә чүп оясын...

Кызык. Көләсе дә килми хәтта,

Китәсе дә килми  кебек бу баткактан.

Нәрсә, без бит чиста,

Чалбарлар да, күлмәкләр дә бар да актан.

Җаннар гына бераз каралганнар,

Карарлык та хәтта калмаганнар.

Әй, кем күрә ул җанны...

Без инанган ике-икең дүрт булуга,

Тик бик күпләр тигезләде аны бишкә.

Өч өлешен үзе ала, икесе дус-ишкә.

Менә шулай.

Кабат шыгыр-шыгыр шул ук трамвай.

Урын бирмәс өчен басып барам,

Кемдер күзен йомып бара,

Йоклый бугай.

Янда басып бара бер карт кына бабай,

Күкрәгенә медальләрен аскан.

Заманында калдырган ул күзен яуда,

Иле өчен әзер булган

Күчерергә тау да.

Ә тик иле аңа дошман кебек карый.

Әйдә, чукынсыннар шунда, бабай,

Үзең исән әле ярый.

Менә шулай, ялгызлыктан качып

Халык арасында йөрим, кеше күзлим...

Кайчакларда Бауман буйлап

Йөрим көннәр буе,

Һәрчакта да гөрли монда

Халык туе.

Мәхәббәттән исергәннәр йөгерешә,

Хәмер белән исергәннәр тик йөрешә.

Кем генә юк монда,

Гөрләп торган Казан үзе шунда.

Бер башында җыр яңгырый

Чит һәм якын телдә.

Ерак түгел көй агыла

Җанга җылы телдә.

Без күптелле илдә...

Тезелешкән хәер сораучылар,

Бу аларның һөнәрләре инде күптән.

Алар нидер өмет итә бездән,

Өмет өзми алар зәңгәр күктән.

Бер читтәрәк әби-чәби чәчәк сата,

Алар өчен таңнар гел шушында ата,

Гел шушында ата...

Менә шулай,

Ялгызлыктан качып

Халык арасында йөрим.

Кеше күзлим,

Халык арасыннан кеше эзлим.

                                                         

ИРТӘ ӘЛЕ АТЫЛЫРГА

 

Рәфикъ Юнысның “Корабыбыз батып барганда” дигән язмасын укыгач туган уйлар.

 

1.

Капитан!

Кораб комга бата.

Әйе, суга түгел комга.

Түгел буын гына,

Халык бата.

Капитан,

Иртә әле атылырга.

Ач күселәр сибелделәр тирә-якка,

Чүлдән китә алсалар,

Исән калыр алар.

Ә бетсәләр,

Аннан инде кире кайтмыйлар.

 

2.

Без диңгездә идек,

Аңа кадәр океанда...

Мин хәтерлим елгаларны,

Саф чишмә суларын.

Мин хәтерлим горур экипажның,

Бөек кыз-улларын.

Без батырга тиеш түгел әле,

Капитан!

Бәлкем язмыш ялгышкандыр,

Бәлкем каргыш ябышкандыр безгә...

 

3.

Нух көймәсе йөзә.

Капитан,

Ярдәм кирәк диеп сигнал бирик.

Бер кызыбыз белән бер улкайны,

Пәйгамбәргә биреп җибәрик.

 

4.

Уңга борыл,

Уңга таулар үскән.

Биек таулар ташлы тимердән.

Кадерләрлек бер ни калмады,

Ни кадерле газиз гомердән?!

Әйдә, бәрел шул тауларга, дустым,

Әйдә, таулар бәрелсен безгә.

Бер ни булмас,

Таш-тимер тәнебез.

Урын бирик давылга, җилгә.

Таратсын ул комны

Кире диңгез ярларына.

Капитан,

Кем әмере зур корабны батырырга?

Океанда, зур-зур дулкыннарда,

Атынырга безгә, атынырга.

Капитан,

Сиңа иртә әле атылырга.

 

Ә КАЗАН АЛЫНГАН

 

Саташып уяндым, куркудан,

Имештер зур Казан алынган.

Кан ага Казансу юлыннан,

Исәннәр барысы кол булган.

Куркудан уяндым,

Юрганны очырдым бер читкә,

Ә үзем читлектә,

Берүзем.

Читлектә тәрәзә уелган,

Челтәрләр эленеп куелган.

Йөгердем ыргылып

Тәрәзә янына,

Бер мизгел сузылды җеп булып.

Басылды кемнеңдер җанына

Шул чакта.

Челтәрне җыерып

Урамга күз аттым,

Ә Казан алынган.

Кол булган исәннәр

Хуҗалар булганнар,

Имештер.

Кайдадыр еракта

Кызарып таң ата,

Казаннан чит якта.

Читлеккә керергә омтыла

Канатлы тик телсез бер кошчык,

Дөньялар болганчык.

Без телле, канатсыз – читлектә,

Безне соң монда кем ишетә.

Ә Казан алынган,

Мә кошчык бер язу,

Оч әле читләргә, тапшыр бу хатымны,

Канатлы, теллегә ирештер...

Ә Казан алынган,

Ә Казан алынган,

Ә Казан алынган имештер.

 



Матбугат.ру
№ | 20.11.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы