поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
01.02.2017 Фаҗига

Вәсилә Фәттахованың Сания апасы: «Соңгы кайтуында ул никтер берүзе генә иде»

Сания Гыймранова:
– Соңгы тапкыр Белорецкига кайтканда, Вәсилә никтер берүзе генә кайтты. Моңарчы гел Кәрим белән кайтты, каенанасын да ияртә иде. Ике көн миндә булып, барлык туганнарын күреп, хәлләрен белде. Хәзер генә аның шул рәвешле безнең белән хушлашыр­га кайтканын аңлыйм.

Соңгы тапкыр 29 декабрь көнне телефон аша сөйләштек. «Сания апа, шулкадәр чирлим мин, ашказаным яна», – диде. Аны-моны уйламадым да, үтә торган чирдер, дидем. Безнең өчен зур югалту булды ул. Үлемен авыр кичердек, хәзер җырларын тыңлау да бик кыен.

Ул бит тормышны нык яратты. Артыгы белән тырыш булды. Янындагы барлык кешеләрне мактап туя алмый иде. Кешене бүлдерми тыңлый белә иде. Тыңлап бетергәч, киңәшләрен жәлләмәде.



Әтисе дә, әнисе дә матур кешеләр булды. Гадиләр. Флүзә – төзүче, Рәзиф шофер иде. Әтисе ягыннан бар туганнары да татарлар. Камилә исемле искитмәле дәү әнисе бар иде. Аның исемен кызына куштырды да.

Вәсиләнең елын уздырырга иң олы апабызда – Рәкыя апада җыелышабыз. Бер ел үтте, әмма әле дә ышанып бетеп булмый. Табын артында утырганда, елмаеп, Вәсилә кайтып керер төсле...   


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 31.01.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»