поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.01.2017 Шоу-бизнес

Илсур Мортаза: «Бүген эстрадада теләсә кем артист булып эшли ала, шуңа татар җыр сәнгатенең үз йөзе калмады»

Әгәр берәр артист сәхнәдән югалып торса, тамашачы аны юксына башлый. Шактый еллар эстрадада юмор остасы булып эшләгән Илсур Мортаза да соңгы вакытта Казан сәхнәләрендә күренми башлады һәм бу сәбәпсез дә түгел: бүгенге көндә Буа татар дәүләт драма театрында эшли ул.

– Илсур, ни өчен эстрададан китәргә булдың? Буа театры белән элемтәләр ничек башланды?
– Мин Раил Садриев белән балачактан таныш. Ул: «Әйдә, бездә эшләп карамыйсыңмы?» – дигәч, аңа каршы килмәдем. Театр ул – үзенчәлекле дөнья. Минем күптәннән спектакльдә уйнап карыйсым килә иде. Ниһаять, ул хыял тормышка ашты. Шулай да эстраданы ташлап бетерергә җыенмыйм. Алар бер-берсенә комачауламый.
 
– «Килә ява, килә ява» спектакле Камал театры сәхнәсендә дә барган иде. Сездә куелганында Фәрит Бикчәнтәев үзеңә сантехник Шәйхулла ролен биргән. Аның белән эшләү ничек булды?
– Камал театрында ул рольне Рәшит Шамкай, Әсхәт Хисмәт кебек танылган артистлар уйнаган. Фәрит белән эшләү зур тәҗрибә бирде. Ул күрсәткәнне, аның артыннан кабатлау җиңел түгел. Кызыклы гына образ килеп чыкты.
 
– Син сәхнәдә юмор жанрында эшләдең. Эстрададан соң театр бик җитди булып тоелмыймы?
– Әйе, эстрадада кеше көлдерү өчен нәрсә генә эшләмисең. Ә театрда артык сүз кирәкми. Анда килеп туган хәлдән мимика, хәрәкәтләр ярдәмендә чыгасың. Эстрадада тамашачы белән турыдан-туры элемтә була, ә театрда залга карасаң, образның сыйфаты югала.
 
– Элекке гадәт белән тамашачы хәзер дә елмаеп каршы аладыр әле үзеңне.
– Чыннан да, сәхнәгә чыгуга, тамашачы көлеп җибәрә. Юмор көтә. Спектакльдә юмор тирәнрәк. Эстрадада анекдотка күчеп барабыз бит инде.
 
– Театрда эшли башлагач, эстрадага карашың үзгәрмәдеме?
– Мин шундый фикергә килдем, бүген эстрадада теләсә кем артист булып эшли ала. Кемнеңдер әтисе, абыйсы бай. Бүгенге көндә эстрадада акча эшләү җиңел, дип уйлыйлар. Зәвык юк, теләсә кем көй яза, теләсә кем аранжировка ясый. Татар җыр сәнгатенең үз йөзе калмады. Мин бервакыт охшаш җырларга попуррилар да башкарган идем. Әмма аларга колак салучы гына булмады. Хәзер үз йөзе булган җырчылар аз, тембр буенча кайберләре бер-берсеннән аерылмый.
 
– Бүген эстраданы үзгәртергә мөмкинме?
– Идеология булмаганда, яшь буынны тәрбияләү мөмкин түгел. Совет чорында идеология бар иде. Хәзер мәгънәсез җырлар, башкаручылар шулкадәр күп. Берәр дәүләт программасы булганда гына эстраданы тәртипкә салырга мөмкин.
 
– Хатының Мәүлидә дә сәхнә кешесе. Үзе җырлар язып аларны башкарса да, соңгы вакытта күзгә чалынмый. Улыгыз Робертның да матур гына җырлавын беләбез. Киленегез Алия дә биюче. Читтән кеше эзләмичә, үзегез дә концерт программасы әзерли аласыз кебек...
– Безнең бергә яши башлавыбызга тиздән 25 ел була. Көмеш туебызга да килеп җиткәнбез. Шул уңайдан март аенда Тинчурин театрында үзебезнең концертны оештырырга ниятлибез. «Көмеш туй» дигән җыр да яздырырга исәп.
 
– Чирек гасыр дәвамында син ир кеше өчен кирәк булган нәрсәләрнең барысын да эшләргә өлгердең булса кирәк.
– Аллага шөкер, агач утырттым, бала үстердем, йорт салдым.
 
– Син бит әле дизайнер, рәссам да. Йорт салганда ул сәләтеңне кулланырга да җай чыккандыр.
– Әйе, йортыбызны үз проектым буенча салдым. Күп өлешен Мәүлидә белән икәү төзедек. Әмма ясаган картиналарым гына үземдә сакланмый. Дусларга бүләккә китә бара.
 
– Берничә ай элек оныгың туу үзеңә йогынты ясадымы?
– Мин бераз дуамалрак. Хәзер холкымны үзгәртергә туры килә. Бергә яшәгәч, балаларга үрнәк булырга кирәк. Гастрольләрдән дә оныгыбыз Оливияне сагынып кайтам.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 27.01.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»