поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.01.2017 Мәдәният

Резеда Ахиярова "Музыкама чит илләрдә дә ихтыяҗ зур" (ӘҢГӘМӘ)

Татар музыка сәнгатенә моңлы һәм дәртле көйләре белән килеп кергән Резеда Ахиярова һөнәр сайлаганда әнисенә: “Композитор булу — ирләр эше бит”, — дип, әлеге юнәлеш буенча китәргә икеләнүен белдергән. Әмма әдәбият-сәнгатьне яратучы, иҗат әһелләре арасында кайнап яшәүче укымышлы әти-әнисе аның сәләтен күреп, үз-үзенә ышанычын арттыру һәм эшенең чын остасына әверелдерү өчен бар көчен куйган.

Нәтиҗәдә, Резеда Ахиярова вокал, симфония, театр, кино өчен төрле жанрда музыка язып, хатынкызның да күренекле композитор була алуын искиткеч уңышлы дәлилләде. Ул татар музыка сәнгате өчен бәһасез хәзинә. Җитмешенче, сиксәненче елларда “Ак кәгазь”, “Туй күлмәге”, “Зинһар өчен, кермә төшләремә”, “Бәхетле булыгыз”, “Чаба поезд” һәм башка бик күп җырлары белән танылган, узган елда 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, Тукай премиясе лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Русия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Резеда Ахиярова белән аның бала чагыннан алып, бүгенге көнгәчә тормышына “сәяхәт кылдык”.
 
— Мин Башкортстанда, Илеш районы, Югары Яркәй авылында туып, биш яшемә кадәр шунда яшәгәнмен, аннан гаиләбез белән Казанга күченеп килгәнбез. Шулай да без сеңлем белән ел саен җәйгә каникулга авылга кайта идек. Картәтәй белән картый (бездә әби белән бабайны шулай атыйлар) Кыргыз авылында яшиләр иде. Сугыштан бер аяк белән генә кайткан картәтәем искиткеч уңган, тырыш, булдыклы кеше иде. Дистәләгән еллар миллионер “Агыйдел” колхозын җитәкләде, Ленин Ордены кавалеры иде. Иртәнге дүрттә шоферы белән машинага утырып чыгып китә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә иде. Шаян, шат күңелле, һәрвакыт күтәренке кәефле картәтәемне мин бик ярата идем.
 
Ире - композитор Олег Любивец белән
 
— Сезне дә гаҗәп оптимист кеше диләр, көр күңеллелек нәселдән килә, димәк.
— Шулайдыр, әткәем белән әнкәем дә төшенкелеккә бирелә белмәүче, күңелле, кояш кебек балкып торучы ачык кешеләр иде. Мин дә аларга охшаган. Тормышта зур югалтулар кичергән, коточкыч авыр чаклар булды, билгеле. Әнкәй, мин үлгәч, син минем блокнотларымда кызыклы әйберләр табарсың әле дигән иде. Чыннан да, вафатыннан соң күпмедер вакыт үткәч, аны югалту сагышы әле бик ачы вакытта, архивны актарганда аның блокнотында шигырь формасында язылган бик акыллы, гыйбрәтле фикерләр таптым. Алар арасында “Иң авыр чакларыңда иң бәхетле минутларыңны күз алдыңа китер” дигән җөмлә дә бар иде. Шуннан бирле әлеге сүзләр минем өчен тормыш девизы.
 
— Сезне композитор булырга өндәүче, шул сукмакка кертеп җибәрүче дә әниегез бит...
— Әйе, Казанга күчкәч, берничә ел кеше почмагында яшәгәннән соң, безгә Попов урамында яңа “хрущевка”дан фатир бирделәр. Безнең ишегалдында музыка мәктәбе ачылды, әни мине шунда бирде. Ә укырга шулай ук йортыбыздан ерак түгел, әле яңа төзелгән 72 нче мәктәпкә йөрдем. Анда икенче класстан немец телен дә өйрәтәләр иде (шул чактагы белем онытылмый, хәзер немец телендә иркен сөйләшәм, язам). Әткәй белән әнкәй бик укымышлы кешеләр, икесе дә Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, шунда танышып, өйләнешкәннәр. Укып бетергәч, әткәйнең туган ягына, Башкортстанга кайтып киткәннәр. Балык Бистәсе районы, Балыклы Чүкәй авылында туып-үскән әнкәй педагогика фәннәре кандидаты, галимә кеше иде. Ул СССР һәм РСФСР Мәгариф министрлыгы заказы белән дәреслекләр язды. 200дән артык дәреслеге һәм методик кулланмалары бар. Ил- дәге барлык мәктәпләр аның “Русский язык для тюркоязычных школ” дигән дәреслеге буенча белем бирде.
 
Эшләре бик күп булса да, әткәй белән әнкәй кышкы кичләрдә сеңлем белән мине урамга алып чыгалар, урамыбызга орынып торган урман полосасында чана, чаңгы шуа идек. Мин шул кичләрне бик ярата идем. Хәзер уйлыйм: алар без сәламәт үссен, табигатьне белсен, яратсын өчен тырышканнар, вакытларын, көчләрен кызганмаганнар бит! Табигатьнең кечкенәдән күңелемә сеңгән һәр авазаһәңе киләчәктә минем музыкама күчте.
 
Музыка мәктәбенә кергәндә скрипка, фортепианоның нәрсә икәнен дә белми идем. Шул чакта әткәй, әллә кемнәр белән сөйләшеп, ерак бер авылдан өйгә пианино кайтартты. Бик кыйммәтле, алты йөз сум тирәсе торган, “Казань” дип аталган өр-яңа, кап-кара, зур пианино иде ул (хәзер Сәйдәш музеенда саклана, шунда бүләк иттем). Ул чакта товар кытлыгы, пианино табу зур проблема, тапкан очракта да аны хәлле кешеләр генә ала ала иде.
 
Кечкенә Резеда әбисе, әтисе һәм әнисе белән
 
Сәләтемне әни күреп алды. “Яле, кызым, күк күкрәве ничек яңгырый, ай нурын нинди аваз белән чагылдырыр идең?” — дип, фантазиямне дә ул үстерде. Шуннан пианинода, скрипкада уйнап, күк күкрәвен, ай нурларын, табигатьнең төрле аһәңнәрен тасвирлый-чагылдыра башладым. Миңа җиде яшь иде. Әти белем күтәрү курсларына укырга киткәч, аны сагынып, “Я скучаю по папе” дип атап, көй яздым. Шулай итеп, төрле әсәрләр: вальслар, полькалар, маршлар, фортепиано, скрипка, пианино өчен кечкенә романслар язарга тотындым.
 
Займище поселогында язучыларга, шагыйрьләргә — сәнгать әһелләренә бакчалар бирделәр. Әткәйләр дә алдылар һәм без шунда Иделдә су коенып, урманда йөреп, җәйге табигать кочагында хозурланып үстек. Бакчабыз шагыйрьләр Әхсән Баян, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеевләрнеке белән янәшә иде. Әткәй белән әнкәй әлеге шагыйрьләр, ә без аларның балалары белән дус идек. Сәнгать кешесенә әверелүемдә кечкенәдән зыялылар арасында бөтерелеп үсүем дә зур роль уйнагандыр. Кич Шәүкәт абый белән Илдар абыйның кулларын артка куеп, әкрен генә сөйләшеп, көлешә-көлешә (Шәүкәт абый шулкадәр бик мәзәкчән кеше иде бит) бакча тирәсендә йөргәннәрен тәрәзәбездән күзәтеп тора идем.
 
“Иҗат кешеләре, бөек кешеләр шулай була икән...” — дип уйлый идем. Шәүкәт абыйларның бакча йорты белән безнеке арасында тар гына сукмак иде. Аларның тәрәзәсе безгә карый, иртән ул ачык була һәм аннан шагыйрьнең “шакы-шыкы” машинкада эшләп утыруы ишетелеп тора иде. Ул тавыш әле дә колакта яңгырый сыман. Хатыны Фәридә апаның верандада иртәнге аш әзерләп йөргәне күренә... — гаиләләре бик матур иде аларның.
 
Әткәй белән әнкәй безне театрларга, “Алтынчәч”, “Шүрәле” кебек татар опера-балетларына, Натан Рахлин оркестры оешкач, симфоник оркестр концертларына һәрвакыт алып бардылар. Мин Мирсәет Яруллин, Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов музыкаларын аеруча ярата идем. Аннан, Композиторлар берлегенә кергәч, алар минем өлкән иҗади дусларыма әйләнделәр. Шундый бөек кешеләр белән таныш, дус булуым, аралашып яшәвем белән дә үземне чиксез бәхетле саныйм. Консерваториядә укыганда оркестровка фәнен безгә Нәҗиб абый Җиһанов өйрәтте, аның белән дә бик дус идек. Курста бер генә кыз булгангадыр, ул миңа аерым игътибар күрсәтә иде. Мин аңарда көчле, ышанычлы кеше дигән тәэсир тудырганмындыр, күрәсең, бервакыт: “Мин синең белән аю ауларга барыр идем”, — диде.
 
...Музыка мәктәбен скрипка буенча тәмамладым, пианино икенче белгечлек иде. Аннан музыка училищесына кердем, ул хәзер минем фатир тәрәзәсеннән күренеп тора: бер дә уйламаганда мин әдәбият-сәнгать әһелләре өчен Жуковский урамында төзелгән йортка килеп эләктем. Училищеда музыка теориясе бүлегендә укыдым. Ул белем миңа музыканы тирән аңларга, күренекле композиторларны, аларның әсәрләрен киңрәк өйрәнергә ярдәм итте. Аннан консерваториягә, теоретик композиторлык факультетының композиторлык бүлегенә кердем һәм яратып укып, вузны уңышлы тәмамладым.
 
— Әниегез дә үсендереп торгач, саллы белем дә туплагач, баштанаяк эшкә чумып, рәхәтләнеп иҗат иттегез инде...
— Әйе, әткәй белән әнкәй һәрвакыт икесе бер фикердә иде, алар миңа гел теләктәшлек белдереп, хуплап, рухи ярдәм биреп тордылар. 1980 елдан үземнең тормышымны профессиональ композиторлыкка багышладым. Шагыйрь Ренат Харис белән 1983 елда Вафирә Гыйззәтуллина өчен махсус “Юатма” дигән романс яздык. Вафирә аны бик яратты, соңгы елларына кадәр барлык концертларында җырлап йөрде. Шуннан безнең иҗат дуслыгы башланды. Ренат абый белән бик күп җыр яздык. Шәүкәт Галиев, якташым Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин шигырьләрен көйгә салдым.
 
Аннан Туфан абый Миңнуллин миңа “Гармун белән скрипка” дигән беренче пьесасын тәкъдим итте. Ул әсәрдә җыр текстлары күп иде, мин аларга көй язып, аны Тинчурин театрында куйдык. Ул пьесадагы “Кайда алар?” дигән җырны хәзерге яшь артистлар әле дә җырлап йөриләр. Аннан Фәүзия Бәйрәмова пьесасына, Зөлфәт, Зөлфәт Хәким әсәрләренә, Минзәлә театрына, гомумән, бик күп театрларга көй яздым. Безнең дини, милли горефгадәтләр, хәтта сүзләр “коллык”тан котылып, якты дөньяга чыга башлагач, әссәламегаләйкем сүзе дә кулланышка керде. Шуннан шагыйрь Госман Садә миңа “Әссәламегәләйкем” дигән шигырен алып килде. Аңа көй яздым, аны кечкенә Муса Маликов җырлап, популярлык казанды.
 
Аннан аны Асаф Вәлиев тә җырлый башлады. Римма Ибраһи мова “Әйтмә миңа”, “Бәхетле булыгыз” җырларын, Венера Ганиева “Зинһар өчен, кермә төшләремә”, “Сөембикә” һәм башка җырларны яратып башкарды. Айдар Фәйзерахманов “Җанаш”, “Чаба поезд”, “Идел-йорт”ны халыкка танытты (сүз уңаеннан, мин көй язасы текстларны башта әни карап чыга, аңа ошамаса, көй язудан баш тарта идем. Әни-цензор тәҗрибәсенә, аның зәвыгына ышана, таяна идем. Хәзер әни өйрәткәннәргә таянып, текстларны үзем тәнкыйть күзлегеннән карап сайлап алам). Бу — сиксәненче еллар азагы, туксанынчы еллар башы иде, әлеге җырларны “Татарстан” радиосы иртән дә, кичен дә яңгыратты. Бик популярлашып киттем, шагыйрьләр, язучы, драматурглар миңа әсәрләрен тәкъдим итәргә керештеләр. Төрле радио, телевидение тапшыруларына чакыра, җырчылар җыр сорап килә башлады. Лидия Әхмәтовага, Георгий Ибушевка атап шактый җыр яздым. Якташым Рөстәм Маликов белән бергә күп эшләдек, мин аңа “Ватаныма” дигән контата яздым. Шулай ук Башкортстаннан Идрис Газиев, Рөстәм Асаев белән дуслар без. Электән бергә эшләгән җырчыларның барысы белән дә, шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гаташ белән дә дустанә мөнәсәбәттә, аралашып яшибез. Алар барысы да минем иҗатташ дусларым. Барысы да хезмәт юлларында зур дәрә җәләргә ирештеләр. Мин белгән әдипләр халык язучылары булдылар, Тукай премиясе алдылар.
 
— Сез үзегез дә Тукай премиясе иясе бит.
— Әйе, Ренат Харисның Тукайга багышлап язылган “Шагыйрь мәхәббәте” исемле либреттосына иҗат иткән опера өчен 2006 елда миңа Тукай премиясе бирелде. 2003 елдан Җәлил опера һәм балет театры белән тыгыз эшлим. Бу театр өчен “Алтын Урда” балеты яздым, узган елны “Сөембикә” операсын тәмамладым. Соңгы унбиш елда шундый күләмле әсәрләр иҗат итү белән шөгыльләнәм. Менә хәзер тагын бер яңа балет язасым килә, шул турыда уйлый башладым. Бер җигелгәч, туктап булмый.
 
— Яхшы бит инде, иҗади кризис юк, димәк!
— Юк, миндә андый нәрсәнең булганы да юк. Эш һаман бар, заказлар бирәләр. Спектакльләргә дә көйләр язып торам. Тинчурин театры өчен Нурмөхәммәт Хисамовның “Йосыф Зөләйха” пьесасына көй яздым. Камал театры белән дә актив эшлим. Туфан абый белән “Акбай” трилогиясен иҗат иткән идек, Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр артыннан”, Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” спектакленә көй яздым, Илгиз Зәйнинең “Бәби” спектакленә мюзикл эшләдем. Курчак театры белән шактый эшләдек, иҗади дуслыгыбыз дәвам итә. Балалар өчен байтак музыка иҗат иттем, фортепиано пьесалары, музыка мәктәпләре өчен әсәрләр, мультфильмнарга, әкиятләргә музыкалар...
 
Оныклары Никита һәм Захар белән
 
— Сезнең көйләр чит илләрдә дә яңгырый дип беләм.
— Әйе, бик җитди, дәрәҗәле залларында яңгырый. Симфоник әсәрләрем, җырларым, арияләрем, кыллы квартет Америкада, Франциядә, Испаниядә, Германия, Польша, Литва, Латвиядә, Төркиядә яңгырады. Соңгы елларны алсак, 2015 елны Лондонның король концерт залында король симфоник оркестры минем “Моңлы сазым” дигән симфоник поэманы башкарды. Былтыр шул ук поэмам Грециянең Салоники шәһәре концерт залында яңгырады. Колумбиядәге Багота шәһәрендә кыллы триом башкарылды. Ә Швециядә тулы бер турне үтте. Бервакыт мине Казанга фестивальгә килгән швед продюсеры эзләп тапкан һәм гитара өчен әсәрләр язарга тәкъдим иткән иде. Мин яздым һәм швед гитарачасы Матс Бергстрем белән турне үткәреп, бөтен Швецияне гизеп чыктык. Алар миңа яхшы гына акча түләделәр, билгеле. Музыка теле — халыкара тел бит ул һәм мин, музыка язып, теләсә-кайсы илдә әйбәт кенә яши алыр идем дип уйлыйм. Музыканы бөтен кешегә дә аңлашыла торган телдә — европа стиле белән милли аһәңнәр кертеп язам. Көйләрем Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Уфа, Чабаксар кебек зур шәһәрләрдә төрле фестивальләрдә яңгырый. Мактану түгел, дөресе шул — минем музыкага чит илләрдә дә, үзебездә дә ихтыяҗ зур.
 
— Иҗат кешесенең көне-төне, бәйрәме-ялы юк. Сезгә дә айның, көннең, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында “илһам килеп керә”ме?
— Шулай. Башымда һәрвакыт ниндидер музыкаль уйлар, идеяләр йөри, өзекөзек көйләр, бик матур темалар килә. Өйдә булсам, шунда ук пианино артына утырып, язып куям. Бүтән җирдә чакта кәгазь алып, кулдан нота станы ясыйм да, музыкаль “оеткыны” шунда төшерәм. Ә заказ булганда илһамны көтеп тормыйм, ул эш барышында үзеннән-үзе килә. Әсәрләремне бервакытта да җәфаланып, көчәнеп язганым юк. Холык-фигылем дә җиңел, музыка язу да җиңел бирелә. Хәзер, һөнәри тәҗрибә, эш багажы бик зур булгач, бигрәк тә — теләсә-кайсы музыканы яза алам. Заказга эшләргә яратам: тема билгеле, язып өлгертергә тиешле сроклар билгеле — эшлә дә эшлә генә. Менә әле дә заказым бар: СанктПетербургта яшәүче, морзалар нәселеннән чыккан татарлар “Морзалар гимны” язарга тәкъдим иттеләр. Бу миңа бик кызык тоелды, сүзләре ошады, хәзер шул эшкә тотынам.
 
— Сез бер әңгәмәгездә: “Хатын-кызга иҗат итүе авыррак, чөнки ул йорткөнкүреш-хуҗалык эшләренә дә күп вакыт сарыф итәргә мәҗбүр”, — дигәнсез. Шуңа да карамастан, хезмәтегез иксез-чиксез, әсәрләрегезне санап бетерә торган түгел, ничекләр өлгерәсез?
— Безне әни кечкенә чагыбыздан ук оешканлыкка өйрәтте, без бөтен нәрсәгә өлгерергә тиеш идек. Бер мисал. Займищеда яшәгәндә Шәүкәт, Илдар абыйлар белән бергә поездга утырып, әткәй белән әнкәй иртән Казанга эшкә китәләр иде. Сеңлем белән мин иртән йокыдан торганда өстәлдә һәрвакыт без башкарасы эшләр язылган исемлек ята иде. Әнкәй зур хәрефләр белән тезеп киткән: чүп утарга, җиләкләрне җыярга, кайнатма ясарга, су сибәргә, төшке ашны әзерләп ашарга, кичкә аш әзерләргә... Әниләре, әбиләре өйдә торган кызлар су коенып, кызынып ятканда, без сеңлем Лилия белән әнкәй кушканнарны җиренә җиткереп эшләп, шул арада иптәшләр белән уйнап та өлгерә идек. Мин инде композитор булгач, бервакыт Шәүкәт абый әнкәйгә: “Резеда кечкенәдән бик эшләп үсте, Лилия, кая йөрисең, әнкәй безгә түтәлләрне йомшартырга кушкан иде бит дип, сеңлесен дә әрли-әрли эшләтә иде”, — дип көлеп сөйләгән иде әле. Ул ачык тәрәзәдән безне карап торган булган икән.
 
Оешканлык кирәк, вакытны дөрес бүлә белсәң, барысына да өлгерәсең. Мин кызым Алинәне өченче курс уртасында — 25 декабрьдә таптым. Шуңарчы барысын да алдан планлаштырып, сессияне 1 ноябрьгә кадәр бары тик “5”кә генә тапшырып бетердем. Декрет ялына китмичә укыдым, иремнең әти-әнисе булышты. Кызым үскәндә товар кытлыгы иде. Җеп сатып алып, аңа бөтен нәрсәне диярлек үзем бәйләп кидерттем. Аннан дәү әнинең иске “Зингер” тегү машинасы бар иде, кечкенә чагымда шуңарда алъяпкычлар, итәкләр тегәргә өйрәндем. Аннан мәктәптә “домоводство” дәресе бар иде, тегү эшенә анда да өйрәттеләр. “Бурда” журналы чыга башлагач, әти миңа аны киосктан сатып алып кайта башлады. Шуннан карап, матур күлмәкләр, костюмнар тегәргә өйрәндем. Әле хәзер дә вакыт булганда тегәргә яратам. Өйгә тәрәзә пәрдәләрен, вактөякне үзем тегәм, хәтта тун, пальтоларга кадәр тегә алам. Гомумән, бөтен нәрсәне яратып эшлим һәм барысына да өлгерәм. Һөнәрем оешканлык та, оештыра белү сәләте дә таләп итә, чөнки әсәрне язу белән генә түгел, аны сәхнәдә куярга да кирәк бит әле. Ә моның өчен режиссерлар, җырчылар, биючеләр, дирижер, хор артистлары һ.б. белән сөйләшергә, уртак тел табарга, барысын да җайларга-көйләргә кирәк.
 
— Резеда ханым, ирегез дә композитор, сез бер дулкында, аңлашып, киңәшләшеп, уртак уйлар белән яшәгәнсездер?
— Әйе. Олег дөньякүләм танылган композитор. Ул минем икенче ирем. Аның белән 23 ел яшәдек. Ә беренче ирем Яша белән музыка училищесында укыганда танышкан идек. Аның белән 17 ел бергә яшәдек, кызыбыз Алинәне үстердек. Ул музыка белгече, хәзер музыка мәктәбе директоры. Аның белән талашмыйча, зыялы рәвештә, тыныч кына аерылыштык. Сәбәбе: мин Олегны очраттым. Олег Любивец — танылган композитор. Ул минем, чыннан да, икенче яртым иде һәм без бербөтен булып яшәдек. Ул Голливуд актеры Шон Коннерига охшаган бик чибәр кеше иде. Америкага очканда самолетка кергәч, пассажирлар: “О-о, Шон Коннери!” — дип, аның белән фотога төштеләр хәтта. Олег скрипка һәм оркестр өчен концерт, камера-инструменталь әсәрләр, ораторияләр язды, шулай да, нигездә цирк өчен музыка иҗат итте. Аның әсәрләре әле дә Җир шарының төрле җирендә яңгырый. Музыкасы искиткеч матур, цирк номерларын дистә еллар аның көйләре белән эшлиләр, бүтәнгә алмаштырасылары килми. Олег Америкада, Япониядә, Испаниядә, Венгриядә озак эшләде. Безнең рухи бәйләнеш көчле иде. Икебез дә Русия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзалары. Иҗатка чумып, кайнап эшләп-яшәп ятканда, ул кинәт чирли башлады һәм 2015 елның 2 июнендә үлеп тә китте. Ашказанында яман чир таптылар. Олег шулкадәр тәртипле, сабыр, түзем кеше иде, ыңгырашып бер аваз чыгармады. Көчле рухлы кеше иде, күренекле врач-профессор операция ясыйм дисә дә, терелмәячәген белеп, баш тартты. Күз алдымда ябыгып, йөз кило авырлыктан илле килога калып, бик газапланып китеп барды. Аңа 77 яшь иде...
 
Ул соңгы көннәрен яшәгәндә миңа “Сөембикә” операсын язарга заказ бирделәр. Билгеле, яза алмадым, миңа бик авыр иде. Бу хакта әле хәзер генә тыныч сөйли алам. Ул чакта коточкыч тетрәнү кичердем. Олегны югалткач, бу фатирны әллә сатып китәргәме дигән уйлар да килде башка. Үз хәлемә кайту өчен шактый вакыт кирәк булды. Шуннан үземне кулга алып, эшкә тотындым. “Сөембикә” операсын тиешле вакытка язып өлгерттем. Аны тәмамлаганда тагын нәрсәдер язасы килү хәленә кергән идем инде. Хәзер “Сөембикә”не сәхнәләштерү процессы башланачак, мин бу вакытны бик яратам. “Татар утары” дигән шигырьгә җыр язарга җыенам.
 
— Кызыгыз сезнең юлдан китмәдеме?
— Юк, гәрчә ун ел музыка белеме алса да. Алинәнең ике югары белеме бар: КФУның юридик һәм педагогика институтының чит телләр факультетын тәмамлады. Хәзер юрист, ире эшмәкәр. Зур оныгым Никита дүртенче класста укый, ә Захарга дүрт яшь. Мин аларны үлеп яратам. Ярый әле алар бар, миңа яшәү көче бирәләр. Аннан җанымны тынычландыручы тагын бер нәрсә — әнкәй үләр алдыннан миңа Коръәннән догалар укырга кушты. Коръән шулкадәр фәлсәфи, зирәк китап, анда кеше өчен кирәкле төп кыйммәтләр язылган. Мин дини фанат түгел, әмма әнкәй кушкан догаларны яратып укыйм. Әнкәй дә динне хөрмәт итүче иде. Аның Илдус Әмирхан белән бергә язган “Коръән әлифбасы” дигән китабы да бар.
 
— Әти-әниегез сезнең татар кешесенә кияүгә чыкмавыгызга ризасызлык белдермәделәрме?
— Юк. Әнкәй беренче мәхәббәте белән кавыша алмаган, шуңа мин беренче мәхәббәтемне очратып, аңа кияүгә чыгарга теләгемне белдергәч, берсүзсез ризалашты. Без Яша белән берберебезгә үлеп гашыйк яшьләр идек, шуңа хәерфатыйхаларын биреп, әткәй белән әнкәй дөрес эшләгәннәр дип уйлыйм. Яша белән матур, тату яшәдек. Әле дә аралашып яшибез, аның якыннары белән дә араны өзгән юк. Лаеш районы, Атабай авылында янәшә салынган, зур ике йортыбыз бар, оныгыбыз Никита тугач, шунда икенче хатыны белән Яша да килде, Олег белән мин, әткәй белән әнкәй, кызыбыз, киявебез — барыбыз бергә җыелып, туган көн үткәрдек һәм бу очрашуны гадәткә керттек. Никита җәй көне туды һәм ун ел рәттән аның туган көнен бергә җыелып, Атабайда шулай күңелле итеп уздырдык. Мин үткән тормышымның бер өлеше өчен дә үкенмим.
 
Барысы да шулай булырга тиеш булган дип уйлыйм. Олег үлгәч, Яша минем кайгымны да уртаклашты. Мин аны 60 яшьлек юбилеема да чакырдым. Кыскасы, без бик кешелекле, җылы мөнәсәбәттә яшибез. Шулай аңлашып яшәргә кирәк. Гомер кыска бит ул, нигә аны талашу, үпкәләшүләр белән ямьсезләргә? Менә мин ике ел эчендә (2014-15) бик кадерле, иң якын өч кешемне югалттым. Хәер, әле башта, 21 ел элек, диссертация яклыйм дип торганда Казан Дәүләт педагогика институтында укытучы филолог сеңлем Лилия йөрәк чиреннән үлеп китте, аннан аның улы Камил авырып үлде, аннан әткәй, аннан әнкәй (әткәйнең 51е көнне әнкәйнең өчесен үткәрдек)... Әткәй белән әнкәй үлгәч бөтенләй югалып калдым. Алар кайгысы бераз сүрелә дигәндә генә, Олег авырый башлады... Бу дөньяда биш якыным, биш бармак — бер кулым юк дигән сүз. Икенче кулым — үзем, кызым Алинә, киявем Андрей һәм оныкларым Никита белән Захар. Шушы кулыма исәнлек телим хәзер.
 
— Сезнең күзлектән караганда, хәзер күренекле шәхес булырлык сәләтле композиторлар бармы?
— Алтмышынчы-җитмешенче елларда көчле композиторлар иҗат иткән алтын чор булып алды. Рәшит Кәлимуллин, Луиза БатырБолгари, Мәсхүдә Шәмсетдинова, Рәшит Абдуллин — минем чордашлар, берсеберсен кабатламаучы, иҗатлары белән көчле шәхесләр, чын талантлар иде. Мин дә үз юлым, үз стилем белән аерылып торам. Ә хәзер менә бу егеттән яки кыздан бөек композитор чыгачак дип, кемнедер аерып әйтә алмыйм, күрмим әле андый яшьләрне. Кызганыч, бик сай йөзү, көнбатыштан яки рус сәнгатеннән күчерү, бертөрлелек күзәтелә...

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.01.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»