|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2009 Медицина
![]() АННАН БАШКА БЕРНИ КИРӘК ТҮГЕЛБүген даруханә провизорларының эш көне бер үк төрле сорауларга җавап бирүдән башланып китә: "Арбидол бармы, битлек кайттымы?" "Арбидол юк, башка төрле дарулар бар, организм хәлсез булса, битлек кенә авырудан саклап кала алмый, витаминнар эчмисезме соң, дип тә карыйбыз, – ди коммерция даруханәсендә эшләүче провизор ханым. – Юк, халыкның күзе тонган: арбидолдан башка бернәрсә дә кирәк түгел, диләр". Табиблар вируска каршы саклану чарасы буларак тәкъдим иткән препаратның исемен мәгълүмат чаралары да көн саен кабатлый торгач, арбидол дигәннәре барча кешенең дә хәтер сандыгына кереп урнашкан, күрәсең. Истә калган даруны эзләү мәшәкате белән шәһәр халкы гына "яна"мы дисәм, алай түгел икән. Ни хәл итәсең, бу шаукым шау-шулы каладан тып-тыныч салага да күчә башлаган. Питрәч районына шалтыраткан идем. "Авылда вируслы инфекцияләр белән дә, салкын тидереп тә чирләүчеләр бик аз, мәктәбебез дә карантинга ябылмады. Шулай да авыл халкы пунктка килеп арбидол сорый башлады", – ди Кибәк Иле фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Гөлчәчәк Исламгәрәева. Шөкер, авыл халкы башка даруларны да кире какмый, парацетамолны да, анальгинны да сорыйлар, ди.
Казанның 18 нче поликлиникасы баш табибы урынбасары Илфат Галиев та бу уңайдан фикерләре белән уртаклашты. "Арбидол эзләп вакыт үткәрмәгез, дим мин зарланып керүчеләргә, – ди табиб. – Әнә аскорбин кислотасы нәрсәсе белән кайтыш? Фитонцидлардан – суган, сарымсакны ник онытасыз? Кул астында нәрсә бар, шуның белән дәваланырга кирәк". Соңгы атналарда авыручылар күп булу сәбәпле, поликлиника табибларын өйгә чакыручылар да арткан. "Кайбер көннәрдә 250 шәр чакыру кабул итә идек", – ди И. Галиев. Бер-ике көндә шалтыратучылар бераз кимегән. Тик авыручылар азая дип әйтергә иртәрәк әле. Татарстан буенча 35977 кешегә грипп, тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе диагнозы куелган, эпидемиология бусагасыннан 2,6 тапкыр югарырак, ди белгечләр. Башка елларда мондый күтәрелеш гыйнвар, февраль айларында гына күзәтелгән.
Дуңгыз гриппы вирусы исә республиканың 25 районы халкында табылган. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга тукталсак, 444 очрак теркәлгән. Казанда – 167, Түбән Камада – 58, Актанышта – 25, Чаллыда – 20, Әлмәттә – 16, Зәйдә 18 кеше шул авырудан дәвалана. Башка районнарда чирләүчеләр азрак. Сәфәрләр, килүкитүләр шактый күзәтелгән эре шәһәрләрдә хасталарның да хәйран булуы гайре табигый хәл түгел, ә менә Татарстан читендә урнашкан Актанышка вирусны нинди "җилләр" ташлаган? "Сырхаулар Чаллыдан, Алабугадан, Түбән Камадан каникулга кайтучылар исәбенә артты", – дип җавап бирде соравыбызга Актаныш районы үзәк хастаханәсе баш табибы Эльза Мифтахова. Якын-тирәдәге районнар халкы авырый башлагач, хастаханәдә район муниципаль берәмлеге ярдәме белән алдан ук әзерлек күргәннәр. "Барлык авырулар да күзәтү астында. Биш кеше дәваланып чыгып китте, 20 се хастаханәдә ята. Башка дарулар белән бергә арбидол да бар", – дип ассызыклады баш табиб. Районда битлеккә дә кытлык юк икән. 500 не алдан алып куйсалар, 3 меңне үзләре теккән.
Авыз, борынны каплый торган битлек хакында сүз чыккан икән, шуны да әйтим: берише белгеч аны гел киеп йөрергә киңәш итсә, кайберсе урамда кию, киресенчә, зыянлы, ди. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгеч-эксперты Эльвира Миролюбова исә битлекне кеше күп йөри торган җирләрдә – транспортта, җәмәгать урыннарында гына кияргә кирәк дип саный. Дуңгыз гриппы вирусын никадәр куркыныч дип сөйләсәк тә, ул салкынга чыдам түгел, дип аңлатты белгеч.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|