|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2017 Мәдәният
«Вамин» турында берничә роман язарга һәм спектакль куярга мөмкин иде – Фатыйх СибагатуллинРоссия Дәүләт Думасы депутаты, язучы, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Г.Камал театрыннан идеологик спектакльләр көтүен әйтте. Депутат Фатыйх Сибагатуллин Г.Камал театрының Мәскәүдәге гастрольләре вакытында «Хуҗа Насретдин», «Галиябану», «Бармы ришвәттән дәва?», «Мәхәббәт ФМ» спектакльләрен карагач, соңгы елларда татар театрының прогрессивлашуын һәм үсешен билгеләп үтте. Гастрольләрнең төп нәтиҗәсе – яшьләрне татар мәдәниятенә тарту. “Спектакльләргә бик күп яшьләр килүенә мин бик шат. Элек традиция буенча театрга өлкән һәм урта буын йөри иде, ә хәзер татар яшьләре татар театры, бигрәк тә камаллылар белән кызыксына. Спектакльдә кызларның джинсадан килгәннәре очрый, менә бу мине борчый”, – дип сөйләде «Татар-информ»га Фатыйх Сибагатуллин.
Александр ДОЛГОВ |
Иң күп укылган
|