|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2009 Милләт
АСТАН ТИБӘЛӘР, ӨСТӘН БАШКА СУГАЛАРСоңгы елларда урыс булмаган милләтләргә федераль үзәкнең басымы көчәйде. Бу аеруча мәгариф өлкәсендә сизелә. БДИны татарча бирү тыелды, мәгариф стандартлары дип милләтләр бер кысага кертелә... Үз хокукыбызны яклап та карыйбыз, иҗтимагый оешмалар да сүзен, фикерен әйтми калмый, ләкин алга китеш сизелмәгәч, өметсезлеккә биреләбез. Мондый чакта “Хакимият, чиновниклар, сайлап куелган депутатлар кая карый? Алар нишли?” дип ачынабыз, дәгъваларыбызны белдерәбез, тәнкыйтьлибез. ТР Дәүләт Советындагы депутатлар арасында милләт эшләрен кайгырткан кешеләрне дә утлы табада сикертәбез. Артка чигенеш зур, ләкин башкарылган эшләр, тырышулар, талпынышлар да юк түгел. Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советында киләсе елның бюджет проекты карала. Беренче укылышта ул кабул ителде. Тагын ике укылыш булачак. Икътисадый кризис вакытында милли проектларга акча бирелерме дигән шикләнүләр бар. Бу турыда ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән эшләре буенча комитет рәисе Разил ВӘЛИЕВтан сораштык.
– Разил әфәнде, 2010 елга Татарстан бюджетының кереме 66,1 млрд., чыгымы 78 млрд. сум дип фаразлана, дефицит – 11,9 млрд. сум. Милли мәгариф һәм мәдәният белән бәйле нинди проектлардан, алдан билгеләнгән планнардан баш тартырга туры киләчәк?
– Бюджетның дефицит белән кабул ителүе борчый. Гомумән, мәдәнияткә, мәгарифкә, милли мәсьәләләрне хәл итүче проектларга акчаның кирәк булганыннан бик нык киметеп бирелүе күңелне кыра. Әгәр бюджетның 3/4 өлеше социаль сферага каралса, дефицит иң беренче чиратта мәгариф, мәдәният, фән өлкәсенә китереп сугачак. Бу акча булса, бирәбез, юк икән, бирмибез дигән сүз. Ә финансларның булу-булмавы кыл өстендә. Шулай да, өметсез – шайтан, ди. Нефть бәяләре артыр дигән фаразлар бар. Шулай булса, дефицитны капларбыз дип уйлыйм.
Мәгариф, сәнгатькә акчаның аз күләмдә бирелүе бюджетны төзүчеләрдән тора. Депутатлар сорый, таләп итә, чыгыш ясый, ләкин уңай нәтиҗә сирәк була. Бюджет проекты эшләнгән чакта алдан ук барысы да билгеләнергә тиеш. Министрлыклар проектларын булдыра, аннары ТР Финанс министрлыгында киңәшмәләр уздырыла, документ хөкүмәткә, президентка тапшырыла. Шушы эш процессында милли мәсьәләләрне хәл итәр өчен акча каралмаган булса, Дәүләт Советындагы укылышлар вакытында бюджет проектын үзгәртү бик авыр.
Узган елның бюджетын майда уртача 20 %ка кыскарттык, ә китап бастыруга каралган акча 46 %ка киселде. Бу турыда премьер-министрдан да сорадым, депутат таләбе буенча хатлар да юлладым, ләкин әлегә кадәр анык тәфсилле җавап алганым юк. Әлеге дә баягы электрон китапханәгә күчәбез дигән сүзләр белән чикләнәләр. Халык электрон китап укысын, диләр. Бу юк сүз. Әгәр дөнья китапларны электрон форматта укуга күчсә, бу беренче чиратта Көнбатыш илләрендә гамәлгә керер иде. Ләкин аларда китап бастыру һич кенә дә кимемәде, киресенчә, арта бара. Шушы көннәрдә АКШ Конгресс китапханәсе директоры Джеймс Беллингтонның интервьюсын укыдым. Ул – дөньяда электрон китапханә булдыручыларның берсе, бу эшне гамәлгә куючы. Әмма әңгәмәдә: “Китапны компьютердан укырга яратмыйм, уңайсыз. Эш вакытында аларны кулланам, ләкин уйланып, ләззәтләнеп укырга теләсәм, традицион басма китапны кулга алам”, – дигән.
Дәреслекләр мәсьәләсе бик кискен тора. Русиядә, республикада эшче көчләр, һөнәр ияләрен әзерләү эше бара. Инженерлар җитми, дибез. Ләкин әзерлекле һөнәр ияләрен укытып чыгару өчен бездә гап-гади дәреслекләр юк. Уку йортлары дәреслекләр белән 20 % кына тәэмин ителгән. Бастыру гына түгел, алар хәтта язылмаган. ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре уку әсбапларын булдырырга әзер. Эш процессын башлар өчен быелга гына 6 миллион 410 мең сум кирәк. Бу суммаларның да бюджетта булуын күрергә теләр идек.
Бүгенгә кадәр К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында ремонт эшләре тәмамланмый.
Татарстанда 7 меңгә якын архитектура тарихи һәйкәле бар. Аларны сакларга, реставрацияләргә шактый зур финанс кирәк. Төмән өлкәсендә узган ел архитектура һәйкәлләрен карау өчен генә бюджеттан 1 миллиардка якын акча бирелгән. Ә анда архитектура һәйкәлләре Татарстанга караганда күпкә ким. Мәсәлән, 2009 елда “Мирас” фондында архитектура биналарын, борынгы китапларны реставрацияләү өчен нибары 66 миллион сум бүленеп бирелде. Бу бик аз.
– Телевидение, матбугат аша Сезнең, Туфан абый Миңнуллинның чыгышларын, ризасызлык белдерүләрне еш күрәбез, ишетәбез. ТР Дәүләт Советында 100 депутат, тик татарны яклап авыз ачучылар әллә ни күренми. Татарның мәнфәгатен яклаучы, республикада яшәүче гражданнарның интеллектуаль, рухи тормышын кайгыртуны беренчел урынга куеп эш итүчеләр бармы?
– Коллегаларымны тәнкыйтьләргә җөрьәт итмим. Ләкин бер нәрсәне әйтми булдыра алмыйм. Өйгә кайткач, интернетны карыйм һәм шунда Разил Вәлиев белән Туфан Миңнуллинны гына тәнкыйтьлиләр. Эшлибез, безне сүгә торалар, ә кыл да кыймылдатмаган кешеләр турында берни әйтмиләр. Никадәр тырышсаң, шулкадәр сыртыңа камчы аласың. Чыгышларыбыз читтән бик күңелле булып күренәдер, ләкин икенче яктан бу бит җитәкчелек, халык алдында зур җаваплылык. Безгә астан тибәләр, өстән дә башка сугалар төсле. Тибәләр, сугалар дип эш башкармый утыра алмыйбыз, кулдан килгәнчә тырышабыз, әйтәбез. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның бервакытта да “ник алай сөйләдегез, ни өчен фәлән әйберне таләп итәсез” дигәне булмады. Коллегаларның яклавы шунда: каршы дәшмәгәч, безне хуплыйлар дип кабул итәбез.
– Аида Камалова татар гимназиясендә белем алучы баласының БДИны татарча бирү хокукын алу өчен Русия мәхкәмәләре юлын таптый. Әлегә нәтиҗәсез. Татарстан хакимиятеннән әллә ни ярдәм юк дип зарланалар. Чыннан да, бу очракта алар бер адвокат түгел, ә берничә юрист төркеме белән Русия мәхкәмәләрендә үз хокукларын дәлилләргә тиеш кебек. Татарстанның яхшы адвокатларны эшкә җигә алмавына ышанып булмый. Димәк, теләк юк?
– Аида ханым Камаловага зур рәхмәт, хатын-кыз булса да, егетләрдән көчлерәк булып чыкты. Үзенең милләтпәрвәр икәнен сүз белән түгел, гамәлдә исбатлый. Аның кебек шәхесләр юрист, депутат, хөкүмәт кешеләре арасында күбрәк табылса, хокукларны яклау, уңышка ирешү җиңелрәк булыр иде.
Барысы өчен дә җавап тотарга җыенмыйм, үземә килгәндә, эшсез утырмыйм. Язмаган, таләп итмәгән инстанцияләр калмады диярлек, ТР Дәүләт Советы эше, закон проектлары аша мәсьәләне хәл итәргә тырышабыз. 2008 елда милли мәгарифкә кагылышлы зур киңәшмәләр уздырдык, РФ Дәүләт Думасында парламент тыңлаулары үткәрдек, РФ Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты каршында шушы мәсьәләне хәл итү буенча төркем оештыруга ирештек. Әлегә кадәр РФ Мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла. Бу эш белән көн саен шөгыльләнәм.
Аерым шәхесләр, иҗтимагый оешмалар, хөкүмәт кешеләре, депутатлар бергә кулга-кул тотынышып, үз өлкәләрендә эшләргә тиеш. Юристларыбыз күп, әмма милли мәнфәгатьләрне белгән, кайгыртканнар гына әллә ни күренми. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да кул кушырып утыра, читтән битараф күзәтеп тора дип әйтә алмыйм. Алар башкарган эшләрен артык кычкырып әйтмидер генә.
Русиянең яңа мәгариф стандартлары эшләнеп бетте. Ул расланды. Анда татар милләтенең теләге, таләпләре исәпкә алынды. Моны күпмедер дәрәҗәдә җиңү дип билгеләргә кирәк. Ләкин бу әле тынычланырга, туктап калырга дигән сүз түгел. Русиянең мәгариф законына милли-төбәк компонентын кайтаруга ирешү буенча көрәшне туктатмау мөһим.
– Татар зыялылары бүген Татарстанда спортка күп акча сарыф ителә дип зар елый. Бер футболчы яки хоккейчының айлык хезмәт хакы ТР Язучылар берлегенең еллык бюджетына туры килә, диләр. Икенчеләр, спорт шул ук татарларны берләштерә, ди. “Ак Барс”, “Рубин” дип, чит төбәк, илләрдә яшәүче милләттәшләрнең дә “Татарлар әнә нинди көчкә ия!” дип җан атуын мисалга китерә. “Кеше көчлеләргә, җиңүчеләргә омтыла. Шулай булгач, спортка акча түгелә дип тәнкыйтьләү дөрес микән” диючеләргә нәрсә дияр идегез?
– Спортка, аңа бирелгән миллиардларга каршы түгелмен. Әгәр безнең мәдәнияткә, мәгарифкә шул күләмдә игътибар һәм финанслау булса, моны кабул итәм. Татарда бик акыллы мәкаль бар: “Беләге юан берне җиңәр, белемле меңне егар”. Көч-куәт белән җиңү яхшы, ләкин без акыл заманында яшибез. Спорт мөһим, кеше сау-сәламәт, таза булырга тиеш, шау-шу, ыгы-зыгы да кирәктер. Ләкин спорт беренчел урында булырга тиеш түгел.
Безнең командаларның алга китүенә сөенәм, шул ук вакытта көенәм дә. Әгәр спорт буенча гына белсәләр, бер канатлы халык булачакбыз. Татарлар акыллы, гыйлемле, югары цивилизацияле милләт буларак танылырга тиеш. Шул вакытта гына алга китеш сизеләчәк. Соңгы арада спортка шундый игътибар булгач, бәлки, мәдәният, мәгарифне дә аның бер өлеше дип атарга кирәктер дигән шаярулар да ишетергә туры килә. Көлеп, ләкин шул ук вакытта ачынып әйтелгән сүзләр.
– Разил әфәнде, соңгы вакытта Мәскәү тарафыннан басым шактый, моңа өстәп икътисадый кризис дип милли мәсьәләләрне кысрыклау бара. Сез җитәкләгән комитетның эше күп, шулай да, иҗат итәргә вакыт каламы? Быел ял итә алдыгызмы?
– Ялның нәрсә икәнен белмим, ничек ял итәргә мөмкинлеген дә аңламыйм. Кеше уйлаудан туктамый. Төп эшем – уйлау. Фикер ияләренә ял эшнең төрен алыштыру дип күрәм. Быел бер атна чамасы эшкә чыкмадым, калган көннәрдә эш урынымда булдым.
Иҗатка килгәндә, еш язам дип әйтә алмыйм, вакыт әллә ни калмый. Башланган зур әсәрем бар. 80 нче еллар уртасыннан бүгенгә кадәр республикада булган вакыйгалар, сәяси катмарлыклар, төрле шәхесләр белән очрашу, эш алып бару күп булды, моның эчендә кайнадым. Электән үк көндәлек алып барам, шуны кулланам. Бу – роман-хроника, реаль вакыйгалар белән уйлануларым үрелеп барачак. Ярым документаль, ярым нәфис китап булачак.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|