12.01.2017 Язмыш
“Сөйлисе килмәвемнең сәбәбе – тормыш авырлыгы"
Күңелендә сугыш еллары хатирәсен саклаган Балтач районының Түнтәр авылында гомер итүче, озакламый 96 яшен тутыручы Фәүзия апа Рәхмәтуллина нигәдер үткәннәре турында сөйләргә ашкынып тормады. “И балам, мин хәзер үземне ничә яшьтә икәнне дә оныттым бит инде. Кызым Гөлфия, ничә яшь әле миңа?” – ди ул, уенын-чынын кушып.
Әби баштарак тыйнаклык күрсәтеп, белмәмешкә сабышса да, соңрак үткәннәрне барларга тотынды.
“Сөйлисе килмәвемнең сәбәбе дә – тормыш авырлыгы. Бер дә рәхәт күрмәдек бит без. Ачлык еллары искә төшеп үзәкләрне өзә. Эшләмәгән эшем калмады. Алатырь станциясе янында окоп казыдык. Казанны танклардан сакладык. Кеше кырмыска төсле күп иде анда. Чувашиядә бер әбидә йортта тордык. Чиратлашып ашау пешерәбез, идәнгә ятып йоклап ала идек. “Казан каймасы” төзелешендә минем дә өлеш бар. Ул чакта бик күпләр авырды. Туңучылар күп булды. Туңмас җиреңнән туңарсың. Аякта чабата, өстә юка бишмәт. Күрде инде газиз башларыбыз”, – ди әбекәй.
– Сугыш елларында Шәмәрдән бистәсенә җәяү йөрдек. Ашлык ташыдык. Чанага ике пот ашлык салып Кукмарага урман аша йөри идем. Курку да булмаган. Ярый ла, без ул чакта – яшь кызлар. Арабызда балалы хатыннар да бар иде. Аларны кызганып кала идек.
Салым агенты булып та эшли әле Фәүзия әби. Әнә шул хезмәтнең авырлыгын әйтеп бетерә алмый ул. “Күтәреп эшлисе түгел, әмма җанга тия торган эш. Кешеләрнең актык әйберен сорап аласың. Салым түләтәсең. Өстән кушалар, планны үтәргә кирәк”, – ди ул. Сугыш беткән көнне Фәүзия апа яхшы хәтерли. “Ул хәбәрне ишеткәч, шатлыктан еладык хәтта. Яшь-җилкенчәк идек. Кияүгә чыгып, балалар үстерәсе килә иде”, – ди ул. Бу хыялы да тормышка аша. Ире белән 1946 елда тормыш корып, 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Тик ишле гаиләнең төрле чагы була. Кайчак ашарларына да җитми. Менә шул чакта балаларын ашатыр өчен, Фәүзия әби бер стакан онны бер чиләк бәрәңгегә алыштыра торган була. Әле ярый, оны булган! Бер-бер артлы туган сабыйлар эне-сеңелләрен тәрбияләшәләр. Бүген аларның алтысы исән-сау. Тик менә олы абыйлары гына үлеп китә. Әтиләре дә, 74 яшен тутырып, бакыйлыкка күчә.
“Әти сугышта катнашты. Яуда алган яралары үзен гел сиздереп торды. Әнә шуңа да ул озак яши алмады. Әле бит әни белән тигезлектә яшисе дә яшисе иде югыйсә. Тик Ходайдан узып булмый. Аның каравы әниебез озын гомерле булды”, – ди кызы Гөлфия.
Әбекәй бернинди авырудан да зарланмый. Җылы өендә, кызы тәрбиясендә гомер итә. Атна саен балалары кайтып хәлен белеп тора. Оныкларга, аларның балаларына сөенеп яши. Без килгәндә, туганнарның түгәрәкләнеп җыелган чагы иде. Ак яулыгын япкан Фәүзия апа кадер-хөрмәттә гомер итә. Үткәннәрне нигә искә төшермәгәнен әнә шунда аңладым мин. Бүгенге рәхәт тормыштан китәсе килми аның. Хәтта ачлык-ялангачлык турында уйлыйсы килмәвенең сәбәбе илләрнең тыныч, табыннарның мул булуында икән.
“Ил җитәкчеләренә рәхмәттән башка сүзем юк. Өебез җылы, табыннарда – мул ризык. Балаларым әнием дип өзелеп тора. Хәтта киленнәрем дә үз әниседәй тәрбияли. Аллаһы Тәгалә актык көннәремне бәхетле итте. Күрәсен дә күрдек, черек бәрәңгесен дә ашадык, аяклар туңып бетә иде, тик сынатмадык. Безнең буын нык булган ул. Үзебез үстергән ризыкларны ашап, табигать нигъмәтләре белән тукланганга сәламәт без. Дөньядан һич кенә дә туеп булмый. Яшәгән саен яшисе генә килеп тора”, – ди әбекәй.