поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.11.2009 Авыл

ИРЕНМӘСКӘ ГЕНӘ КИРӘК

Сентябрьнең матур бер көнендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим хезмәтчәннәре белән очрашуга килеп киткән иде. Аны район үзәгендә яшәүче суд приставы Рамил Латыйповның шәхси хуҗалыгы белән дә таныштырдылар.

Рамил гади генә суд приставы түгел, ул төп эшеннән тыш бик күп мал-туар асрый. Моның өчен ике мәртәбә ЛПХ кредиты да алган. Ихатасының гомуми мәйданы нибары 10 сутый. Шунда өй дә, мунча, келәт-сарай, мал абзарларын да ничектер сыйдыра алганнар. Биләмәсе әллә ни зур булмаса да, Рамил һәрчак дистәгә якын үгез симертә – кайсын суя тора, тагын ала. Бүген җиде үгезе, бер аты бар.

 

– Фәрит Мөхәммәтшин кунакка кергәч, нәрсә дип әйтте соң? – дип сорадым Рамилдан.

 

– Карап, танышып чыкты да: “Шушы кечкенә генә ихатада бик күп мал асрыйсың икән, маладис”, – диде. Сыйдырам дисәң, тагын була әле монда, – ди Рамил.

 

Ә боларның барысы да ЛПХ кредитлары турында ишеткәч башланган. Рамил беренче мәртәбә 2006 елда 100 мең сум алып карарга булган. Беренче кредитын “Татфондбанк”тан, икенчесен – 50 мең сумны “Россельхозбанк”тан алган.

 

– 100 мең сумны 5 елга дип алган идем. Өч елын түләдем инде, ай саен 2 мең сум тирәсе чыга, әле менә 21 800 сум субсидиясен кайтардылар. Ә 50 меңне ике елга дип алган идем, анысын киләсе елга түләп бетерәчәкмен. Икенчесе буенча аена ике мең ярым тирәсе түләп барам. Шулай ук субсидиясе кайтып тора – ЛПХ кредитының шул ягы яхшы бит. Процентлары бик аз чыга – еллык 4 процентлы кредитны кайдан алыр идең әле? Әйтик, алган 50 мең сумны ике ел эчендә 58 мең тирәсе итеп кайтарам. Безнең өчен бик кулай бу.

 

Рамил Латыйпов иртә яздан үгезләрнең 8-9 айлыгын, авырлыгы ике центнерга якынлашканын ала икән. Мондыйлары уртача 13-15 мең сумга төшә.

 

– Җәй буе яшел масса ашатып симертеп, кышка суярлык дәрәҗәгә җиткезәм. Шул үгезләрнең берсе-берсе 4-5 центнерга җитә. Вак бозаулар белән шөгыльләнмәскә булдым, үзем өчен иң кулай шушы юлны таптым, – диде Рамил. – Саламын да, печәнен дә сатып алам. Үгезләргә фуражны пешереп ашатам. Алай күперә, бүртә, күләме зурая – азыкка экономия дигән сүз. Бер атналык пешереп куям, ул ачый. Андые файдалырак, яхшырак та үзләштерелә.

 

Үгезләр әйбәт кенә үсәләр. Башта өчне алдым да, суеп саттым. Берсе 46 мең сумлык булды, калганнары 40 мең тирәсе. 3 центнердан артык иде.

 

– Үгез симертеп сатуның файдасы ару гына инде, алайса?

 

– Үзеңнең хезмәтеңне акчалата исәпләмәгәндә, файдасы кала инде. Шул беренче саткан үгезләр акчасына тагын сатып алдым. Шулай артып киттеләр.

 

Конкрет саннар белән исәпләп күрсәткәндә, әйтик, әйбәт кенә ашатканда, үгез көненә кило ярымга үсә. Кайберәүләр ике килога кадәр ди. Мин кило ярым дип исәплим. Шуны җидегә (үгезләр саны) тапкырласаң, 10 кило ярым чыга. Ун кило ит бүген 150 сумнан исәпләгәндә – мең ярым. Ә шул җиде үгезне көнлек ашатуга ике капчык фураж китә. Бер капчыгын 150 сумнан санасак, бер көнгә гомумән 300 тәңкә дигән сүз. Шул мең ярымнан 300 сумны алсаң, 1200 сум керем кала.

 

– Итен ваклап сатасыңмы, әллә тулысы белән арадашчылар алып китәме?

 

– Кайчак суеп, ваклап та сатам, түшкәсе белән алучы арадашчыларга да биреп җибәрәм. Дөресен генә әйткәндә, үгезне сату авыррак, чөнки күбрәк тана ите сорыйлар һәм халыкка очсызрак кирәк бит инде. 150-160 сумнан сатам. Ә күпләп сатып алучыларга 140-142 тәңкәдән биреп җибәрәм.

 

– Мал асрауны башка төп эш белән алып баруы авыррактыр инде? Суд приставына Мөслимдә эш күпме?

 

– Иртәнге сәгать биштә, алтынчы яртыда торам, малларны карап, мунча кереп, эшкә китәм. Кайтуга еш кына иптәшем белән малай малларны карап куйган булалар. Дөрес, берүземә генә бик авырга төшәр иде.

 

Суд приставларына бүген эш кайда да җитәрлектер ул, заманасы шундый. Кредитын каплап бармаучылар, квартплата, һәртөрле штраф түләмәүчеләр бик күп. Безнең йөкләмә – кешегә барып, закон нигезендә бурычын түләттерү. Нигә түләмәдең дип, аны җитәкләп алып килү. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый инде. Телевизорда күрсәткәнчә, өйләреннән әйберләрне алып чыгып китүгә кадәр барып җиткәнебез юк әле. Кеше акчаны туганыннан, башка җирдән таба.

 

– Бурычларын вакытында түли алмаучыларны эшеңдә һәркөнне күреп, үзең кредит алырга курыкмагансың?

 

– ЛПХны һәркемгә алырга киңәш итәм, чөнки аның проценты куркыныч күп түгел. Бүген эшләгән кешегә менә дигән мөмкинлекләр бар. Курыкмаска, иренмәскә генә кирәк. Кредит алырмын да, ничек түләрмен икән дип куркып утырасы түгел. Бер алып карасаң, аннары китә инде ул. Кредитларым тиздән бетәчәк, ә маллар абзар тулы!

 


Алсу САБИРОВА
Ирек мәйданы
№ 20 | 13.11.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»