|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2017 Фаҗига
Кара диңгезгә төшкән Ту-154нең һәлакәткә юлыгу СӘБӘБЕН атадыларКара диңгезгә төшкән “Ту-154” очкычының борттагы үзьязгычларын расшифровкалаганнан соң, авиаһәлакәт сәбәбләрен атый башладылар. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы экспертлары фикеренчә, фаҗигагә берьюлы берничә фактор китергән. Җирдән кузгалып киткәндә шасси белән идарә итә торган рычагларны канатларның арт өлешендәге механикалаштыру элементларыныкы (закрылки) белән бутаган икенче пилотның хатасы һәм очкычта тиешледән артык йөк булуы, дип хәбәр итә «Лайф». Фаҗиганың төгәл сәбәпләре тикшерү беткәч аталачак. Тулырак: В Минобороны назвали выдуманным обвинение второго пилота в крушении Ту-154
--- |
Иң күп укылган
|