|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2016 Мәдәният
Тинчуринлылар Г.Кариев театрына 17 торт бүләк иткән (ФОТО)Кичә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Театраль Санта – 2017» флешмобын дәвам иттереп, эстафетаны Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына тапшырды. Тинчуринлылар кариевлыларны якынлашып килгән Яңа ел белән тәбрикләп, 2017 ел символы – әтәч сурәте төшерелгән 17 торт бүләк иттеләр. Бәйрәм театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәли җырлы-биюле әйлән-бәйлән уены белән дәвам итте. Г.Кариев театры коллективы да, үз чиратында, тинчуринлыларны Яңа ел белән котлап, кунакларга бәйрәм күчтәнәчләре салынган тартмачыклар өләште.
--- |
Иң күп укылган
|