|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2009 Авыл
ФЕРМЕР БУЛУ АНСАТМЫ?!Андый мәзәк суд процессында булганым юк иде әле. Бу илдә бернигә дә гаҗәпләнергә кирәкми дип яшәсәм дә, шаккатмалы нәрсәләр бар икән! Югары Ослан районында фермерны хезмәткәрен кыйнауда гаепләп, җинаять эше ачканнар. Бер елга якын(!) тикшерүдән соң, суд та башланды. Гаепләнүче бөтен утырышларга да вакытында килә, ә менә зыян күрүче – юк! “Кыйналган” бәндә өч процесста да күренмәгәч, хөкемдар эшне кире прокуратурага кайтарды. Бер яктан мәзәк, икенче яктан хәтәр, һәм, өченчедән, бик буталчык вакыйга булып чыкты ул. Хәер, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп карыйк... Җире түгел, бәясе бар...
Суд эскәмиясендә гаепләнүче буларак утырган фермер – Альмир Сабитов үз эшчәнлеген әле 2003 елда ук башлап җибәрә. Югары Ослан районында бер гектар җир сатып ала, 49 елга арендага тагын 15 гектар булдыра. Каралты-куралар төзеп куя, терлек асрарга керешә, үз умартачылыгын торгыза. Җире дә нинди урында диген! Введенская Слобода бистәсендә, Зөя елгасы Иделгә кушылган искиткеч гүзәл почмакта! Биләмәләреннән башкалабыз да, Свияга монастыре дә күренеп тора, кул сузымы арада – “Казан” тау чаңгысы комплексы. Бәлки, фермерлык бизнесын мондый төштә башламаса, бу кадәр мәшәкатькә дә чуммаган булыр иде?.. Хәзер ул турыда сүз куерту мәгънәсез. Ләкин бер нәрсә бәхәссез – теләсә кем кызыгырлык җир кишәрлекләре Альмир әфәнденең шактый чәчен агартырга өлгергән...
2007 елда Югары Ослан районы 1290 гектар җирне сатуга чыгара. Бу мәйданнарны тулысы белән “Свияга” чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыять сатып ала. Әлеге сатылган мәйданга Альмир Сабитовның 2052 елга кадәр арендага алынган 15 гектары да “кереп киткән”. Фермер чынлыкта үзенең бер гектар җире белән төп башында утырып кала. Ләкин Альмир әфәнде алай ансат кына бирелергә җыенмый. Арбитраж судларда озын-озак процесслар тотына. Судлаша-судлаша, фермер теге 15 гектар мәйданга хокукын кайтарырга тырышып йөри башлый. Нәкъ менә шул судлашкан чагында, аның тирәсендә сәер хәлләр куера.
Әлеге вакыйгалар артында зур кешеләр һәм зур акча торуы әллә ни шик тудырмый. Теге 1290 гектар җир “Свияга” җәмгыятенә 20 миллион сумга сатып җибәрелгән. Бер гектары 15 мең сумнан чак кына кыйммәтрәк дигән сүз. Шул ук вакытта, август аенда “Коммерсантъ” газетасына Татарстанның риэлторлар гильдиясе Президенты Валерий Әбсәләмов белдергәнчә, Введенская Слобода тирәсендәге җирләрнең бер сутые уртача 100 мең сум чамасы тора икән. Ягъни сүз миллиардлар өчен көрәш турында бара. Шуңа да бу мәсьәлә ике як өчен дә четерекле, ике як өчен дә якын, ике як өчен дә, ай-һай, кыйммәтле...
Андый кеше бармы ул?!
Үз хокукларын яклап судка мөрәҗәгать иткәч, Альмир Сабитов утарына төрле инстанцияләрдән тикшерүчеләр еш килә башлый. Бәйләнерлек нәрсәне озак эзләргә кирәкме инде? Ләкин фермерның бөтен кәгазьләре-документациясе тәртиптә булып чыга.
Казан янындагы хуҗалыкның бәласе – эшче куллар җитенкерәмәү. Хезмәткәрләр чакырып, Альмир Сабитов әледән-әле газеталарда белдерүләр биргәли. 2008 елда аның утарына эшкә урнашырга ирле-хатынлы гаилә килә. Хатын-кызның барлык документлары да була, ә менә ир-ат, үзен Александр Некрасов дип таныштырып, бераз сабыр итүләрен үтенә – тиешле кәгазьләр элеккеге эш урынында калды, озакламый барып алачакмын, ди. Фермер боларга эш, яшәр урын бирә. Күп тә үтми, Александр Некрасов хуҗалыктагы башка хезмәткәрләрдән төрле сәбәп табып 40 мең сум чамасы акча җыеп ала һәм юкка чыга. Ә инде 2008 елның августында Альмир Сабитовка каршы башта оператив, аннан җинаять эше дә кузгатыла. Фермерны Александр Некрасовны кыйнауда һәм аңардан 320 мең сум акча талауда гаеплиләр. Бер елдан артыкка сузылган тикшерү эшләре башланып китә. Казына-актарына торгач, Сабитовның акча таламавы, ә киресенчә, Некрасовның үзенең Сабитовка һәм фермерда эшләгән тагын берничә кешегә җәмгысе 40 мең сум чамасы акча тиеш икәнлеге ачыклана. Ләкин кыйнау турындагы гаепләүләр үз көчендә кала.
Зыян күрүченең үзенә килгәндә, җинаять эше кузгатылганда ул Некрасов Александр Николаевич буларак барса, озакламый аның бөтен анкета билгеләмәләре үзгәрә. Чынында ул Таҗикстанда туып-үскән Асладдин Замонов булып чыга. Югары Ослан районы милиционерлары моны хәрби билет күчермәсе буенча ачыклый. Бер елдан артык барган тикшерү вакытында шул күчермәдән башка Замоновның шәхесен раслый торган башка документ юк. Мин прокуратура вәкилләренә бу хакта сорау да бирдем, ник паспорт ясатуын таләп итмәдегез, дидем. Дәүләт гаепләүчесе, паспорт булмау ул әле кешене кыйнарга ярый дигән сүз түгел дип җилкә сикертте.
Тикшерү барган чорда Альмир Сабитов Асладдин Замонов турында бик күп кызыклы мәгълүмат казып чыгара. Теге “зыян күрүче” 2005 елдан бирле федераль эзләүдә. Бөтен эшләрдә дә Замоновның шәхесен ачыклый торган бердәнбер документ – әлеге дә баягы хәрби билет күчермәсе...
Әйткәнемчә, Асладдин Замоновны суд залында күрү бәхетенә ирешмәдек. Ул өч процесска да килмәде. Ике тапкыр эзләп тә карадылар үзен – башта суд приставлары, аннан милиция хезмәткәрләре. Ләкин “зыян күрүче”нең койрыгын тота алмадылар. Шуннан хөкемдар эшне кире прокуратурага кайтарды.
Альмир Сабитов ышандырганча, үзенә каршы кузгатылган җинаять эшенең җеп очы теге җир тирәсендәге бәхәскә барып тоташа. Бу вакыйгалар артында районның шактый дәрәҗәле милиция чиннары тора дип тә белдерде ул суд залында, исемнәре белән дә атады. Шулайдырмы-юкмы, анысын тикшерү органнары ачыклый торсын. Ә менә Асладдин Замоновны кыйнау уйлап табылмаганмы икән дигән шик миндә дә туды. Чөнки гаепләнүче судка вакытында килә, ә зыян күрүче – юк. Аннан соң, Замоновның кулга тотарлык документы да юк бит. Безнең илдә кәгазьсез кеше беркем дә түгел. Хокук саклау органнарына яклау сорап мөрәҗәгать иткәнем бар минем. Паспорт өстенә журналист таныклыгым да бар иде кесәмдә. Булышмадылар. Ә монда бернинди документсыз, шикле репутацияле кешенең сүзенә ышанып, зурдан кубып җинаять эше кузгаталар, елдан артык шуны тикшерәләр... Альмир Сабитовның шикләре урынлы түгелме икән? Теге 15 гектар җире өчен аңа җинаятьче тамгасын чәпәргә теләмиләрме икән? Юкса фермер үзе дә янаулар булды дип ышандыра бит...
Планнар зурдан
Суд эшләре һәм һәртөрле янауларга карамастан, Альмир Сабитов үз алдына куйган максатлардан тайпылмый. Ул үзенең җирендә авыл хуҗалыгы туризмын үстермәкче. Ягъни ял белән хезмәтне берләштермәкче, кешеләрне җиргә якынайтмакчы. Беренче чиратта, әлбәттә, яшьләрне. Моның өчен ул “Фәнсәр-бәрәкәт” проектын тәкъдим иткән. Ул – төрле милләт, дин вәкилләрен берләштерүче мәйдан булырга тиеш. Туризм, актив ял төрләре, дискуссион клубларны берләштерә торган бер “казан”. Проекты төрле күргәзмәләрдә танылу алган, Татарстан хөкүмәтендә яклау тапкан. “Фәнсәр-бәрәкәт” “Сәләт” белән берлектә тормышка ашырылырга тиеш. Дөрес, планнар зурдан. Аларны тормышка ашыру өчен, бик зур финанс чыгымнары кирәк. Әлегә проектның беренче чираты гына сафка баскан – ул да булса хәләл кануннары буенча ял итү комплексы. Кунакларга комфортлы коттедж, мунча тәкъдим ителә. Төп таләп – хәмерсез күңел ачу. Туристларга балык тоту, атлар белән, көймәләрдә сәяхәтләр, гомумән, активлык һәм хәрәкәт сораучы ял төрләрен сайлау мөмкинлеге бар.
Альмир Сабитов бу проектны төрле илләрдән җыелган яшьләрне очраштыру, татар культурасы белән таныштыру урыны дип күзаллый. Суд процесслары, тарткалашларга да карамастан, аны тормышка ашыруына шикләнми. Дини кеше буларак, үзенә карата җинаять процессының быел изге Рамазан аенда башланып китүен дә хәерлегә юраган иде. “Болай булгач, Ходай безнең белән”, - дип кереп китте ул суд залына, бер ай да узмый, җомга көнне эшен кире кайтардылар...
Барлык теләкләрен дә тормышка ашыра алырмы Альмир Сабитов? Введенская Слобода бистәсендә халыкара яшьләр лагеры торгызылырмы? Бу кадәресен мин әйтә алмыйм. Шунысы бәхәссез – фермерның тырышлыгы, үҗәтлеге, үзсүзлелеге бар. Принципиаль, үзенекендә нык торучы эшмәкәр ул. Икенчедән, Ходайга ышанып, барлык эшен дә дога белән башлый. Үзе дә муллалар нәселеннән икән. Өченчедән, хезмәт сөючән кеше, хуҗалык оештыруга да стандарт карарга яратмый. Бүген утарында атлар, төрле кош-корт шактый, сарыклар үрчетә, аларның да затлы нәселдән булганнарын гына. Шуңа да кыенлыкларны җиңеп чыга алуына шигем юк. Энергия ташып тора аңардан, тик ул хезмәткә юнәлтеләсе урынга, судлашуга, тарткалашка сарыф ителә.
Югалган “зыян күрүче” темасына, мыштым гына сатылган җирләр турындагы мәсьәләләргә әлегә нокта куярга иртәрәк. Ике яктан да судлар, тикшерүләр дәвам итә. Шуңа күрә Альмир Сабитовтан шактый энергия таләп ителә әле...
Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ |
Иң күп укылган
|