|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2016 Фаҗига
Сочи янында һәлакәткә очраган самолетның кара тартмасы табылган25 декабрь көнне Кара диңгезгә егылып төшкән Ту-154 очкычының кара тартмаларының берсе табылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Диңгездә шулай ук өч кешенең гәүдәсе табылган. Фаҗиганең шаһите булган чик сакчысы самолетны арткы тәгәрмәчләрендә барган мотоцикл белән чагыштырган. Самолет егылып төшәр алдыннан гадәти булмаганча – койрыгы түбән төшкән, борыны югары күтәрелгән рәвештә очып барган. Шаһит әйтүенчә, Ty-154 кирәкле биеклекне җыя алмаган, койрыгы белән диңгезгә бәрелгән.
--- |
Иң күп укылган
|