|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2016 Фаҗига
Апас районында «свидание» вакытында иске мәктәпне яндырганнар13 декабрь көнне Апас районы Көлкәш авылында иске мәктәп бинасына кызыл әтәч үрмәли. Авыл халкы сөйләвенчә, моңа «свидание» үткәрергә кергән егет белән кыз гаепле. – Бу – 1891 елгы Сәетша Җиһаншин исемле кешенең йорты, – ди Кызыл-Тау авыл җирлеге башлыгы сәркатибе Алсу Гыймранова. – Хуҗалар вафат булгач, өйне икегә бүлеп, бер ягын фельдшер-акушерлык пункты, икенче ягын башлангыч мәктәп итеп файдаландылар. Дистә елга якын кулланышсыз торды ул, авыл җирлеге балансында түгел. Уты-газы да юк, рәшәткәләре дә искереп беткән, капкасы да терәлеп кенә тора. Йорттан төтен күтәрелү хәбәрен миңа мәктәпнең каршы ягында торучы Баһавиевлар шалтыратып әйтте. Янгын сүндерү машиналары тиз килде. Өйдә төнлә яшьләр булган диләр. Алар, күрәсең, җылыну максатыннан ут куллангандыр. Ут чыгуга тәмәке төпчеге гаепле дигән вариант та бар. Бәхеткә, зур зыян килмәде. Без килгәндә өйнең эчен кап-кара төтен баскан иде. Пластмасса янган ис таралды. Стеналарына ут үрмәләргә өлгермәгән. Идәннең кайбер урыннары кара көйгән иде.
Чулпан ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|