|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2016 Мәдәният
Илтөзәр, Сәгыйтова, Гүзәл Шәмәрдәнова, Эльмир Низамов - Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларыБүген 17 декабрьдә Камал театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Аны Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова ачып җибәрде. Сәламләү сүзләрен мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова җиткерде һәм премия лауреатларын атады: Илтөзәр Мөхәммәтгалиев - Классик драматургия образларын иҗат итүдәге осталыгы, “Тәрҗемәләр һәм сәхнә өчен әсәрләр” китабы өчен, Татарстан Республикасының атказанган артисты.
Гүзәл Шәмәрдәнова - Театр сәнгатендәге казанышлары һәм Т. Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен.
Эльмир Низамов - Татарстан Республикасы театрларында куелган спектакльләргә оригиналь музыка язганы өчен М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, композитор.
Гүзәл Сәгыйтова - Татар театр сәнгатен пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен, тележурналист, “Калеб” иҗат берләшмәсенең җитәкчесе.
--- |
Иң күп укылган
|