16.12.2016 Язмыш
“Туганнарның бездә эше юк”
Декабрь башында инвалидлар ункөнлеге узды. Шушы берничә көндә аларның күңелен күрергә, ярдәм күрсәтергә, башкалар кебек үк яшәргә лаек икәннәренә инандырырга тырыштылар. Әмма авырту-җәрәхәтләр, борчу-проблемаларны ун көн эчендә генә бетерү мөмкин түгел. Даими игътибар кирәк. Казанда кеше почмагында яшәүче бертуганнар Гүзәлия Мусина белән Фирдәвес Афзалова исә инде ничә еллар беркемнән ярдәм сорамыйча, үз көннәрен үзләре күрергә мәҗбүр.
– Җылыткычыбыз ватылып чыкты. Үзебез кагылмыйбыз, газның рәтен белмибез, – дип каршы алды безне мамык шәлгә төренгән апалар. – Идән бик салкын. Аяк киемегезне салмасагыз да була.
– Ничек туңмыйсыз соң? Монда ничек йоклыйсыз?
– Кочаклашып, икәү бер караватта ятабыз. Тик аяк барыбер туңа. Икебезгә бер итек бар. Шуны чиратлашып киябез.
Өйдәге суыктанмы, әллә ике җанның ничек тә бер-беренә терәк булып яшәргә тырышуын күргәнгәме – тәнгә салкын йөгерде. Гүзәлиянең төп терәге булырга тиешле улы Рамил төрмәгә эләккән. Икесенә бергә 19 мең сум пенсия акчасы ала инвалид бертуганнар. Шуның бер өлешенә фатир яллап торалар. Калганы даруга, ашау-эчүгә китә.
Күрәсеңне күрмичә...
Гүзәлия һәм Фирдәвеснең әти-әнисе – Апас якларыннан. Гаиләдә өч кыз була алар. Уртанчылары Раилә туганнары белән сирәк аралаша икән. “Үз гаиләсе булгач, безгә вакыты калмады”, – ди апалары Гүзәлия. Үзе турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый ул. Язмышы еларлык та шул. Матур гына тормыш иткәндә, 48 яшьлек ирен югалта. Әнә шул хәсрәттән соң үз янына әнисе белән авыру сеңлесен чакыртып китерә. Улы Рамил дә каршы килми. 2010 була бу. Ул чакта әнисе Оркыя апа белән Фирдәвеснең берәр бүлмәле ике фатиры, ике катлы бакча йорты була. Ә Гүзәлияләр төзелеп бетмәгән йортта көн күрәләр. Утырып киңәшләшкәч, бакча йортын Раиләгә бирәләр.
– Аннары теге ике фатирны сатмакчы булдык. Сату-алу эшләрен белмәгәч, риэлторга мөрәҗәгать иттек. Бу кешеләргә бик ышанган идек. Әмма алар безне алдады, – дип сөйли Гүзәлия. – Ике фатир сатып, берсенә дә тиешле акчаны ала алмадык. Ә бит шул акчага йортыбызны зурайтмакчы идек. Калган акчаны сорагач, теге риэлтор, сезгә йорт салганда ком китерерләр, бура алып кайтып бирерләр, дип ышандырып торды. Тик берсе дә булмады. Акчаның бер өлешенә исә Рамилгә машина сатып алдык. Шуны күреп, без өч инвалидның акчасына кызыгып, әшәке бәндәләр улыбыздан акча таләп итә башладылар. Шулай итеп, үзебез дә сизмәстән, шуларның тоткынына әйләндек. Ай саен акча түләргә туры килде.
Сәер вакыйгалар моның белән генә бетми. Рамилнең очрашып йөргән хатыны трамвай юлы янәшә дип зарлангач, хатыннар үзләре яшәгән йортны алыштырырга карар кыла. Әмма машина алганда аны залогка куялар. Шуңа күрә акчаның бер өлеше янә бурыч каплауга китә. Кыскасы, әле берничә ел элек кенә ике йорты, ике фатиры булган хатыннар бөтенләй түбәсез кала. Казанда сигез фатир алыштырсалар да, “әшәке бәндәләр” дип атаган кешеләр дә артларыннан калмый. Ә төрмәгә эләккән улларын бары яхшы яктан гына телгә алалар. “Намаз укый торган балам иде. Без аның гаепсез икәнен беләбез. Әмма берничек тә булыша алмыйбыз. Адвокат яллар өчен акчабыз юк. Аның кайтуын көтәбез”, – ди алар.
Кышкы суыкта урамда калдык
Әнә шул хәлләрдән котылырга теләп, республиканың бер районына юл тота алар. “Ярдәм итәм дип, бер хатын чакырган иде, әмма өметләр акланмады. Андагы тормыш җиңел булмады. Агач йорт, мичкә утын ягасы, җылы су юк. Авыруларыбыз тагын да көчәйде. Шул чакта әниебез бөтенләй урынга ятты. Тагын Казанга кайтып киттек”, – ди Гүзәлия.
Әмма тегендә-монда йөрүләр Оркыя апаны тәмам бетерә. Ул шул ятудан башка тора алмый. Ике кызын калдырып, мәңгелеккә ташлап китә. Әниләре үлгәч, ике туган бөтенләй бер терәксез кала. Яшәр өчен акчалары да кими. Фатирга түләп тору да кыенлаша. Шулай бервакыт, бурычлары җыелгач, аларны урамга куып чыгаралар. Фирдәвес апаның аяклары начар йөри. Махсус җиһазга тотынмыйча хәрәкәтләнә алмый. Шул чакта кая барырга да белмәгән ике бертуган өченчеләре – Раилә янына юл тота.
– Ул безне кертмәде. “Фирдәвесне кызган инде, ичмасам. Аны булса да төнгә керт”, – дип карадым. Тик ул: “Үзәктә бомжлар өчен урын бар. Шунда барыгыз”, – диде. Нишләргә дә белмичә, Ходайдан ярдәм сорап торабыз. Ярый ла күрше карчыгы булды. Ул төнгә кертте, – дип елый Гүзәлия. – Ә фатир хуҗасы акча сорап үзәккә үтте. Киемнәребезне дә бирмичә торды. Бары тик сигез ай узгач кына, акчаны түләп, әйберләребезне алдык.
– Бер генә дә ярдәм итәр туганнарыгыз юкмыни? – дип сорап куям.
– Туганнар бар. Безнең хәлебезне барысы да белә. Әмма алар бездән уңайсызлана. Шалтыратсам, әйбер сорар дип куркып торалар. Мин шуңа да аларны борчымыйм. Ашарга бар икән – ашыйбыз, юк икән – ач торабыз. Туганнарны уңайсызламас өчен, алар йөргән урамнан да йөрмибез. Өйдән чыкмауны кулай күрәбез.
Бәхетем булмады
Фирдәвесе аз сүзле. Без килгән көнне уразада иде. Авыру булса да, гыйбадәтен калдырмаска тырыша. Оркыя апа балаларын дингә өйрәтеп калдырган. Үзенең дә башыннан беркайчан ак яулыгы төшми аның. Ни генә күрсә дә, сынауларга бирешмәскә тырыша. Хәзер инде бу юлдан кызлары бара.
Буыннары сызлаудан интегүче Гүзәлия тормыш корып, бала сөю бәхетенә ирешсә дә, Фирдәвес аннан мәхрүм калган. “23 яшемдә авыруга юлыктым. Укуымны тәмамлап, яшелчә базасына эшкә кердем. Тырышлыгымны тиз күрделәр. Гади эшчедән тиз арада югарыга күтәрелдем. Ничек тиз уңышка ирешсәм, бермәлдә түбән төштем. Аякларым йөрми башлады. Салкын тигән. Бу хәлне авыр кичердем. Сөйгән егетем дә ташлап китте. Мин хастаханәгә эләккәч, өйләнгәнен ишеттем”, – дип сөйли Фирдәвес.
Монда берни кирәкми
Улы төрмәгә эләккәч, тәмам кайгыга баткан Гүзәлиянең төшенә әнисе Оркыя апа керә. “Монда берни дә кирәкми. Шундый рәхәт”, – дип кызын үз янына чакыра. Ә ул: “Ничек итеп китим инде, Рамилемне авыр чакта калдырыйммы, Фирдәвесне кем карар?” – дип җавап бирә. “Күрәсеңне күрмичә, гүргә кереп булмый”, – ди безнең халык. Гүзәлия белән Фирдәвес тә зур сынау үтә. Язмыш сынавын. Кайчак алар бөтенләй төшенкелеккә бирелсә дә, өчәр көн ашамыйча яшәсәләр дә, Аллаһы Тәгалә аларга көч бирә. Юлларында игелекле кешеләрне очратып куя.
Әнә шулай бер фатирдан икенчесенә күченеп йөргәндә, аларга Газинур абый очрый. “Хәлләрен сораша башлагач, шактый авыр тормышта яшәүләрен белдем. Ашарларына юк иде. Тизрәк дин кардәшләремә хәбәр иттем. Алар шундук ярдәм итәргә теләк белдерде”, – ди ул. Газинур абый аларның ашау-эчү якларын кайгырта. “Ул безнең өчен әти дә, әни дә булды. Мең рәхмәт аңа! Нинди генә авыр хәлдә булсак та, иң элек аңа шалтыратабыз”, – ди бертуганнар.
Әмма бу ярдәм генә җитми. Бүген аларның хәтта пропискалары да юк. Авырсалар, өйгә табиб та чакырта алмыйлар. Ике туганның бер генә хыялы бар – калган гомерләрен тынычлыкта үткәрәселәре, дәүләттән үзләренә тиешле социаль ярдәмне алып, башкалар кебек яшиселәре килә. Инде алар никадәр тырышсалар да, фатир сатып алу кулларыннан килә торган эш түгел. Шуңа күрә игелекле кешеләрдән ярдәм көтәләр. Бу гаиләнең язмышын без дә күзәтеп барачакбыз.
Күршемә ярдәм кирәк!
“Ватаным Татарстан”ны күп еллар буена алдырам. Газета килгән көнне үк бер хәрефен дә калдырмыйча укып барам. Аеруча авыр хәлдә калган гаиләләр, мохтаҗлар, гыйбрәтле язмышлар турында укырга яратам. Үзем дә, хәлемнән килгәнчә, андыйларга ярдәм итәм.
Сезгә язуымның сәбәбе – күршемә инвалид коляскасы кирәк. Үзләре кешедән сорарга яхшысынмыйлар. Шуңа да үзем мөрәҗәгать итәргә булдым. Күршеләрем – башка милләт кешеләре. Татарстанга күченеп килгәннәр. Торыр урыннары да, пропискалары да, Россия гражданлыгы да бар. Тик менә 40 яшен тутырган ханым хәрәкәтсез калды. Катлаулы операция ясаткач, аяклары йөрүдән туктады. Әле аларның 6 яшьлек кызлары да бар. Шөкер, ире ышанычлы кеше булып чыкты. Хатынын кадерләп карый, өйдәге бар эшне башкара. Әгәр бу ханымга коляска бирүче табылса, ул да әкренләп өй буйлап хәрәкәтләнер иде. Бәлки, гаиләсенә кайбер эшләрдә ярдәм итәр.
Ләлә. Казан
Редакциядән: Әгәр дә берәрегезнең үзенә кирәкмәгән инвалид арбасы булса, бу хакта хәбәр итүегезне сорыйбыз. Игелекле кешеләр 89872076910 телефон номерына шалтыратсын иде.